«Бездә патриотизм көчле иде»
Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллин үзенең сугышчан юлы турында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел вакыт та үтеп китте. Сугыш совет халкына бик кыйммәткә төште. Илебездә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр минемчә.
Безнең Ватаныбыз тарихында әлеге фаҗигаләр турында яшь буын нәрсә белә соң? Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яулануын аңлыймы?
Еллар узган саен Җиңү китергән яздан да ераклаша барабыз. Без бүгенге тормышыбыз белән бурычлы булган ветераннарыбыз да елдан-ел кими бара, шуңа күрә алар турында истәлекләр безнең өчен бик кадерле.
Һәр ветеранның үзенең сугышчан юлы, үз ярасы, үз истәлекләре... Әлеге чын, уйлап чыгарылмаган, истәлекләр сугыш турындагы бердәм тарихка әверелеп, совет халкы турында якты хатирәне сакларга ярдәм итә. Сугыш михнәтләре турында Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллин да кемнәрдәндер ишетеп кенә түгел, үз күзләре белән күреп белә...
Нәкыйп Мөбарәкша улы 1924 елның 25 февралендә Чистай районы Каргалы авылында туа. Әти-әнисе гади колхозчылар була, колхозда хезмәт итәләр. Нәкыйп дүрт баланың иң өлкәне, сугыш башланганда аңа 17 яшь кенә була әле. Бүгенгә кадәр Бөек Ватан сугышы башлану турында хәбәрне яхшы хәтерли.
– Без иртән дусларыбыз белән урманга җиләк җыярга киттек. Кайткач сугыш башлану турында коточкыч хәбәрне ишеттек. Аннары гына кемнең кем белән сугышуын аңладык. Башта безгә бу хакта өлкәннәр әйтте, аннары радио дан ишеттек, – дип искә төшерә әлеге көнне Нәкыйп Хәйруллин.
9 сыйныфны тәмамлагач, Нәкыйп җәй буе тракторда эшли. Ә 1942 елның 12 августында аны армиягә чакыралар. Ул пехота училищесының курсанты була. Ветеран әйтүенчә, училищеда уку вакытында аңа мәктәптә алган белемнәре ярдәм итә.
– Без көн саен походка йөрдек. Бер көндә 25 километр араны үтәргә кирәк иде. Безне мина эшенә, автомат һәм винтовкадан атырга өйрәттеләр, корал төзелешләрен өйрәндек. Авыр булмады, чөнки без аларның барысын да мәктәптә өйрәнгән идек, безнең хәрби эш укытучысы бик яхшы булды. Аның дәресләрендә без мылтыкны бәйләнгән күзләр белән сүтеп җыя идек, шуңа күрә бу эшне мин бик яхшы үзләштергән идем, – дип билгеләп үтә Нәкыйп Хәйруллин.
Училищены тәмамлап ярты ел үткән нән соң аңа кече лейтенант офицер званиесе бирелә.
Нәкыйп Мөбарәкшә улының сугышчан юлы 1943 елның февралендә Төньяк фронтта, Смоленск астында, 274 нче укчылар дивизиясенең 963нче укчылар полкы составында башлана.
– Мине солдатларның укчылар взводы комадиры итеп билгеләделәр, чөнки укчылар взводында командирларга ихтыяҗ зур була. Шуңа күрә дә миңа солдатларның штраф батальоны взводын бирделәр, – дип сөйли ветеран.
Нәкыйп Хәйруллин алар белән уртак тел таба, аларга яхшы мөнәсәбәттә була, шуңа күрә яшь булуына карамастан (бу вакытта аңа 19 яшь кенә була), аны солдатлар хөрмәт итәләр.
– Билгеле, шикләнүләр һәм ниндидер курку бар иде Мин аларны атакага алып бара идем, миңа аларга ышанырга мөмкинме-юкмы икәнен белү кирәк иде. Кешеләр төрле-төрле, кемнеңдер ачуы килсә, алар сиңа хәтта атарга да мөмкин икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Җитмәсә алар штрафниклар иде, мин аларның нәрсәгә сәләтле булуларын белми идем,– дип уртаклаша Нәкыйп Мөбарәкша улы.
Командир бик кыю рәвештә башкаларны да үзе артыннан ияртергә, атакага кыю барырга, дошман белән батырларча сугышырга тиеш була. Көчле рухлылар гына әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итә алалар.
– Фильмнарда командирның пистолет тотып алга омтылып: «Алга!» дип кычкыруын күрергә мөмкин. Без кайвакытта дошманның туктаусыз явып торган уты астында алга ыргылдык. Йөгерергә, ятарга, аннары яңадан торырга һәм йөгерергә туры килде. Бу вакытларда бик күпләрне курку хисе биләп алды һәм алар селкенергә дә куркып, бик озак җирдә ятуларын дәвам иттеләр. Әмма җирдә озак ятылса, миномет уты барысын да үтерәчәк. Димәк, солдатларны күтәрергә һәм тагын да алга барырга кирәк. Бүлек командиры артыннан барысы да күтәреләләр иде. Взвод белән ике ел җитәкчелек иткән вакытта качу очраклары бөтенләй булмады. Барысы да приказны үти
иделәр. Безнең халыкның рухы нык, патриотизм бик көчле иде, – ди ветеран.
– Башкаларны да үз артыңнан ияртү өчен үзеңә дә Җиңүгә ышанырга, бернинди дә шикләнүләргә юл куярга ярамагандыр?
– Без гел бер уй белән яшәдек – без нең эшебез дөрес һәм без, һичшиксез, җиңәчәкбез. Башкача булу да мөмкин түгел иде. Бервакыт, Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә, без берничә көн алга бардык. Немецлар шунда ук атаканы кире кайтардылар, безгә чигенергә туры килде. Алдагы көндә бу янә кабатланды. Мин аннары гына моның ни өчен шулай булуын аңладым. Нәкъ шул вакытта Сталинград сугышы бара иде. Без немецларга көчләрен үз гаскәрләренә ярдәмгә ташларга ирек бирмәгәнбез икән, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Ул шулай ук совет сугышчыларына хас булган иптәшләрчә дуслыкны да билгеләп үтә.
– Кайчакта немец солдатлары белән бергә-бер сугышырга туры килде, чөнки траншеяларны алгач, кул сугышы башлана иде. Офицерларның пистолетлары бар иде, әмма мин, гадәттә, автомат белән генә сугыштым. Траншеяда немец басып алучылары, шулай ук безнең сугышчылар да штыклар белән иделәр, әмма штык сугышына кадәр барып җитмәде, дошман качып китә иде. Безнең пехотаның «үзең үлсәң дә, иптәшеңне коткар» дигән девизы бар иде. Без шулай сугыштык, – дип искә төшерә ветеран.
Нәкыйп Мөбарәкша улы берничә тапкыр яралана. Беренче тапкыр 1943 елның көзендә яралана, ике атнадан соң яңадан сафка баса. 1944елның башында яңадан яралана, шул ук елның җәендә Нәкыйп Хәйруллинның аркасын пулы кыйпылчыгы яралый, ул үлемнән көчкә качып котыла. Ул шул кыйпылчык белән бүгенге көнгә хәтле яши.
– Ул миңа көч бирә, – дип шаярта ветеран.
1944 елның декабрендә Нәкыйп Мөбарәкша улы фронтка кайта. Белоруссия, Украина, Польша территориясендәге сугышларда, Варшаваны азат итүдә катнаша, Висла, Одерны кичә. Аның җитәкчелегендә солдатлар Берлинны штурмлауда катнашалар. Нәкыйп Хәйруллин икенче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Җиңү килгәннән соң Нәкыйп Мөба рәкша улы Германиядә кыр эшлә рен оештыру белән шөгыльләнә. Демоблиза цияләнгәннән соң туган авылына кайта, педагогия училищесын тәмамлый, аннары педагогия институтына керә, Каргалы мәктәбендә укытучы, аннары директор булып эшли. Тормыш иптәше Зәкия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше һәм бер улы бу якты дөньяда юк инде.
Ветеранны бүгенге вакыйгалар бик борчый.
– Сугыш юлы үткән кеше буларак, мин Украинадагы хәлләрне бик борчылып күзәтәм. Барысы да җайланыр дип ышанасы килә, – дип өмет белән сөйли ветеран.
Нәкыйп абый бик аралашучан, оптимист кеше. Рәхәтләнеп гармунда яраткан көйләрен башкара, шахмат уйный. Ул бүгенгәчә Ватаныбызга хезмәт итә, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә үзеннән өлеш кертә. Ул мәктәп учреждениеләрендә еш кунак була, шулай ук үзе дә өендә укучыларны кабул итәргә әзер. Малайлар, кызлар белән очрашуда үзенең сугышчан юлы, күңелендә онытылмаслык эз калдырган вакыйгалар турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев