Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Без узып баручы елның барлык планнарын тормышка ашырдык»

«Сетевая компания» АҖ филиалы «Чистай электр челтәре» директоры Руслан Касыймов предприятие эшчәнлеге турында сөйләде.

Энергетик көне белән!

Заманча дөньяны электрдан башка күз алдына китерә аласызмы? Әлбәттә, юк! Ул көнкүрештә кешегә уңайлылык бирә, эшен җиңеләйтә, җылыта һәм яктырта.

Карагыз әле, хәзер урамда ничек матур! Шушы Яңа ел алды көннәрендә бәйрәм чыршылары һәм иллюминацияләр йөзләгән төрле төстәге лампочкалар белән балкыйлар, һәр тәрәзәдә диярлек гирляндалар яна. Боларның барысы да электр энергиясе һәм үз хезмәтләре белән аны өзлексез бирүне тәэмин итүче, йортларда, дәваханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдә якты булсын өчен тырышучы кешеләр ярдәмендә мөмкин!

Бүген сүз, әлбәттә, энергетиклар турында барачак. 22 декабрьдә, елның иң кыска якты көнендә, алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата алдыннан без «Сетевая компания» АҖ филиалы «Чистай электр челтәре» директоры Руслан Касыймов белән аралаштык.

– Руслан Илдусович, сез һөнәри бәйрәмегезне нинди нәтиҗәләр һәм казанышлар белән каршылыйсыз?

– Ел ахырына якынлаша, ул чираттагы тапкыр тарихка җиңелләрдән булмаган ел буларак кереп калачак. Һәм бу без инде яшәргә өйрәнгән коронавирус авыруы белән генә түгел, ә агымдагы ел башында үз алдыбызга куелган бурычларны үтәү, компаниянең стратегик күрсәткечләренә ирешүгә бәйле. «Сетевая компания» АҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев ярдәме белән без ярдәмче станция җиһазлары белән читтән торып идарә итү сис темасын гамәлгә кертү проектын тормышка ашыра алдык, филиалыбызның хезмәт күрсәтү зонасына керүче җиде муниципаль берәмлектә бүлү челтәре объектларында капиталь ремонт һәм үзгәртеп төзекләндерү эшләре тәмамланды. Моның өчен без Илшат Шәеховичка чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Шулай ук шәһәрнең иң мөһим, 20 меңнән артык шәһәрле өчен ток бирү үзәге булып торган ярдәмче станцияләренең берсе – «Часовая-1» ПСны үзгәртеп төзекләндерү буенча проект эшләре төгәлләнде. Агымдагы елда Чистай тарихи үзәгенең ышанычлылыгын арттыру буенча күләмле проектны тәмамладык, ток бирүче яңа кабель линияләре һәм ярдәмче станцияләр файдалануга тапшырылды. Бу шәһәр үзәген өзлексез электр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

– «Чистай электр челтәре» – актив үсә торган компания, ул замана белән бергә атлый. 2021 елда нинди яңа технологияләр кертелде?

– Узып баручы 2021 ел – яңа бурычлар һәм яңа чынбарлык елы. Безнең бүгенге эшебез – республиканың электр энергетикасы үсеше драйверларына, кулланучыларга нәкъ шундый ук җавап. Аларның арта баручы ихтыяҗлары – безнең күпчелек инновацион карарларны кертүгә сәбәп булып тора. Узып баручы елның төп характеристикасы – системалы цифрлы трансформация. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2022 елны Цифрлы трансформация елы дип игълан итте.

Без инновацион җиһазларны һәм яңа технологияләрне актив кертәбез, бу электр җайланмаларында күчерү ләр башкаруга вакытны берничә тапкыр кыскартырга, производство процессында кешенең катнашуын мөмкин кадәр киметергә һәм персоналның эштә хата җибәрүен булдырмаска мөмкинлек бирә. Көчәнеш астында эш башкару технологиясе сизелерлек алга китте, безнең лидерлык монда бәхәссез: безгә укырга киләләр, бөтен Россиядән коллегалар бездә тәҗрибә туп лыйлар. Без ирешелгәннәрдә туктап калмыйбыз һәм яңа елга яңа проектлар белән керәбез.

«Сетевая компания» акционерлык җәмгыятендә гамәлгә ашырыла торган барлык көчәнеш дәрәҗәсендәге объектларны автоматлаштыру, интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру, заманча аналитик программа продуктларын гамәлгә кертү диспетчерлаштыруның ике бас кычлы системасына ышанычлы күчәргә мөмкинлек бирде.

– Һәр предприятиенең уңышы анда эшләүче кешеләрдән тора. Үзегез нең коллективыгыз, нинди принципларга таянып эшләвегез турында сөйләгез әле.

– Безнең компания өчен иң беренче планда кешеләр булды һәм шулай булып кала да. Планетабызның күпчелек халкы бер-берсеннән чит ләш терелгән һәм дистанцион режимда булган бу чорда үзебезгә ышанып тапшырылган территориядә, шул ук вакытта энергетикларның сәламәтлеген максималь

рәвештә саклап, оператив пандемиягә каршы тора алдык. Бу әзерләнергә вакыт булмаган шартларда килеп чыкты. Әмма безнең хезмәткәрләрнең һөнәрилеге һәм рухи ныклыгы, ветеран- энер гетик ларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе, энергосистема яшьләренең мавыгучан һәм алдынгы карашлы булулары узып баручы елның барлык планнарын тормышка ашырырга ярдәм итте. Мин шундый кешеләр белән эшләвем белән горурланам. Безнең күз алдында әйләнә- тирә дөньябызны глобаль дәрәҗәдә үзгәртеп кору тормышка ашырыла, боларның барысы да зур тизлек белән бара. Безнең бурыч – бу ритм га җайлашу, эшләү алымнарын хәрәкәтчәнрәк итү, коворкингның күнекмәлә рен һәм төрле ысулларын шомарту, булган мәгълү матлар белән максималь рәвештә төгәл һәм нәтиҗәле идарә итү. Моның өчен барлык кирәкле нәрсәләр дә булуына иманым камил.

– «Чистай электр челтә ре» коллективы үз эшчәнлеклә рендә профессионаллар бу ларак, шәһәрнең җәмә гать тормышында, шулар исәбеннән төрле акция ләрдә һәм чараларда актив катнаша.

– Без зур коллективның, Чис тай дип аталган бик матур тарихи шәһәребезнең бер кисәкчеге. Зур горурлык һәм шатлык хисләре белән шәһәребез тормышында кайныйбыз, мәдәни-күләм чараларда катнашып кына калмыйча, социаль ярдәм дә күрсәтергә тырышабыз. Шундый үсеш векторы безнең компаниянең барлык филиалларына, җиде мунициаль районда урнашкан барлык филиалларның подразделениеләренә дә хас. Без дә бик актив һәм ал дын гы карашлы яшь ләр эшли. Аларның идея ләре һәрвакытта филиал җитәкчелеге тарафыннан яклана. Мин Яңа елда да, киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм!

– Һөнәри бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

– Хөрмәтле коллегалар – энергетиклар! Һөнәри бәйрәмебез һәм якынлашып килүче Яңа ел алдыннан бездән иң изге теләкләре безне кабул итегез! Сезгә бәхет, шатлык- сөенечләр, күңел тынычлыгы юлдаш булсын! Киләсе ел барыбызга да мәрхәмәтле булсын, өйләребезгә иминлек, тынычлык, муллык алып килсен. Һәм, билгеле инде, бу мизгелләрдә барыбызга – сезгә дә, якыннарыгызга да сәламәтлек теләү иң мөһиме. Ихлас күңелемнән сезгә иминлек, барлык эшләрегездә тотрыклылык, рухи ныклык һәм киң күңеллелек күрсәтеп, оптимизм белән 2022 елга аяк басуыгызны теләп калам!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

Коммерция нигезендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев