Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без үзебезнең милли проектыбызны үстерергә тиеш»

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов предприятие эше белән танышты һәм иң яхшы студентларга исемле стипендияләр тапшырды

Чистайда эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте.

Алгарышлы социаль-иктисади үсеш территориясе резидентлары җитештерүне киңәйтәләр

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов озатуында Олег Викторович «Чистай» индустриаль мәйданында урнашкан «Барс» аяк киеме фабрикасында булды.

Предприятие махсус аяк киемнәре җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниянең директор урынбасары Рәмис Гайнуллин сөйләвенчә, предприятиедә сәнәгать тармагы, гади кешеләр, шулай ук балык тотучылар, аучылар өчен махсус аяк киеме әзерләнә. Җитештерелгән продукция күләме елына 800 мең пар тирәсе тәшкил итә.

– Милекченең үз эше белән нык­лап кызыксынуы күренә. Иң мөһиме, җитәкчелек табышны җитештерүне киңәйтүгә инвестицияли. Бу нык сөендерә. Бүгенге санкция шартларында без үзебез милли җитештерүебезне арттырырга тиешбез. Бу исә җирле халык өчен үз шәһәрендә эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үтте Олег Викторович.

2022 ел нәтиҗәләре буенча предприятиедә 170 кеше эш тапкан. Цехларда тегү машиналары, аяк киеменең борын һәм табан өлешен формалаштыру өчен пресслар бар. Башка залда кисүчеләр махсус материалдан аерым детальләр кисәләр.

Эш барышы продукциянең төреннән һәм материалдан тора. Мәсәлән, ПВХдан сапогилар ясау югары температурада башкарыла: җылыту вакытында термопластик материал эри һәм кирәкле формага бөгелә. Аннары аяк киеме чис­тартыла. Төрүче парларның сыйфатын тикшерә, тартмаларга сала, складка тапшыра.

Олег Викторович игътибар белән җитештерү цехларын һәм әзер продукцияне: сапогиларны, ботинкаларны һәм башка нәрсәләрне карады.

Дәүләт Думасы депутаты тагын «Технология успеха» компаниясендә дә булды. Теплица комплексы яшел үләннәр үстерү белән шөгыльләнә. Компаниянең җитештерү процессы белән директор Рөстәм Нуруллин таныштырды. Кунак­ларга үсентеләрне ничек үстерүләрен, аларга су сибү, төрү ничек башкарылуын күрсәттеләр.

– Безнең продукция азык-төлек кибетләрендә һәм яшелчә базарларында сорала, шулай ук без эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итәбез. Алдагы планнарыбыз – җитештерүне һәм ассортиментны киңәйтү, – диде компания җитәкчесе.

Экскурсия «туу бүлегеннән» башланды. Чүлмәкләрдә кечкенә яшел үсентеләр үсеп утыра, ә алдарак розмаринның һәм салатның сусыл яфраклары җәелеп киткән... Күрше теплицада хуш исле базилик, петрушка һәм башка витаминлы үләннәр үсә. Хәтта иң кояшлы вакытта да биредә кайчакта яңгыр ява. Менә шундый тылсымлы урын! Чынлыкта исә бу – су сиптереп сугару. Әлеге очракта үсемлекләргә дым өстән килә. Әлеге процесс кыска вакыт эчендә зур мәйданнарны дымландырырга мөмкинлек бирә. Ә су исә сиптерү өчен тигез күләмдә бүленә.

Олег Морозовка һәм башка кунакларга һәр детальне һәм теплица комплексының эш үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Шулай ук эш визиты кысаларында депутат җитәкчеләр белән аралашты, борчыган сорауларга җавап бирде.

Исемле стпендия – иң яхшы студентларга

Олег Морозов белән КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары һәм укытучылары очрашты. Традиция буенча ул үзләрен берничә семестр вакытында үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән дүрт студентка исемле стипендия тапшырды.

Олег Викторович муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов, КАИ-КНИТУның ректор киңәшчесе Булат Зиннуров, филиал директоры Илшат Мөхәммәтҗанов белән берлектә студентлар белән дөньядагы, илдәге вәзгыять, дөнья икътисады һәм милли проектлар турында сөйләште. Һәркем Олег Викторовичка үзен борчыган сорауны бирә алды. Яшьләрне Кораллы Көчләр сафында хезмәт итү кызыксындырды, шулай ук ашыгыч хезмәттә булучылар өчен чакыру яшен арттыру турында закон да тикшерелде. Армиягә чакырылу яше 21 дән 30 га кадәр этаплап арттырылуы хакында закон кабул ителүе беркемгә дә сер түгел.

Соңгы дүрт семестрны бары бишлегә генә тәмамлаучыларны Олег Морозов традиция буенча исемле стипендия белән бүләкләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул семестрга бер тапкыр бирелә һәм әлеге мактаулы исем

студентлардан уку вакытында уңышларга ирешүләрен, университетның фәнни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуларын таләп итә.

Әлеге стипендиягә «Информатика һәм исәпләү техникасы» юнәлешендә укучы 3 курс студенты Екатерина Лаптева, «Икътисад» юнәлешендә укучы 4 курс студенткалары Дарья Данилова һәм Екатерина Бочкарева, «Прибор төзелеше» юнәлешендә белем алучы 4 курс студенты Алимхан Утенов лаек булды.

– Без бик яхшы билгеләренә генә укыйбыз, университетның мәдәни тормышында катнашабыз. Бездән күбесе барысына да ничек өлгерәсез дип сорыйлар. Моның сере юк, теләк кенә кирәк. Безнең дусларыбыз Морозов стипендия­сен алганда без алар өчен бик шатландык, үзебезнең дә алар арасында буласыбыз килде. Бүген безнең хыялыбыз тормышка ашты, – дип уй-кичерешләре белән уртаклашты стипендия ияләре.

– Минем өчен һәрвакыт югары мәктәпкә ярдәм итү мөһим булды. Аеруча бүген, профессионал кадрлар үстерү, аларны үзләре укыган шәһәрдә төпләндереп калдыру турында сөйләгән вакытта, бу зур әһәмияткә ия. Бу зур эш, – дип ассызыклады Олег Морозов.

– Сер булмаса әйтегез әле, конверттагы сумма чыннан да шундый зур тырышлыкка лаекмы?

– Ул гадәти стипендиядән 10 тапкырга артык. Элек бу хакта әйтми идем, хәзер серне ачам. Һәр стипендиат конвертында 20 мең сум, – дип җавап бирде депутат.

Морозов стипендиясен тапшыру традициясе 2021елдан бирле яшәп килә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Олег Морозовның ике стипендия программасы бар: берсе – Түбән Камада, икенчесе – Чистайда. Пресс-конференцияләрнең берсендә Олег Викторович киләчәктә дә КАИ студентларына ярдәм итүен дәвам итәчәген белдерде. Стипендия фонды яши, ул аны шәхси акчаларыннан формалаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев