«Без тискәре күренешләргә каршы торырга тырышабыз»
Бүгенге тормышны төрле гаджетлардан, элемтә чараларыннан һәм интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Кешеләр күп вактларын виртуаль киңлекләрдә үткәрәләр: укыйлар, эшлиләр, төрле өлкәләрдә кирәкле мәгълүматлар эзлиләр. Кызганычка каршы, интернетта булган бар нәрсә дә файда китерми.
Рухани гаиләсе виртуаль киңлектә үз каналын булдыра алган, ул күп төрле, әмма аз файда китерә торган мәгълүматка лаеклы альтернатива булып тора. Тимофей һәм Анастасия Маташовлар үзләренең гаилә православие каналын булдырганнар. Алар анда православие гаиләсенең ничек яшәвен күрсәтәләр, православие һәм гаилә традицияләре, бәйрәмнәргә әзерлек, шәһәр храмнарында ничек итеп бәйрәмнәр үткәрелүе һәм башка нәрсәләр турында сөйлиләр. Канал 2018 елда оештырылды, бүгенге көнгә аның меңгә якын язылучысы бар.
– Без ничек кенә каршы торырга тырышсак та, бар аралашу саннарга күчеп кала.Үзебезнең аудиторияне югалтмас өчен, без әлеге киңлектә интернетта куелган бик күп тискәре күренешләр арасында ниндидер якты, күңелләрне җылыта торган, яхшы нәрсәләр күрсәтергә тиешбез. Шуңа күрә дә мин зур булмаган роликлар төшереп, социаль челтәрләргә куя башладым, – дип сөйли Чистай районы благочинные Тимофей Маташов.
Болар интернет киңлекләрендә беренче адымнар була, канал булдыру идеясе аларга соңрак килә.
Берсе артыннан икенчесе православие гаиләсенең бер төрле, кызыксыз тормышы турындагы мифларны юкка чыгаручы роликлар пәйда була башлый. Маташовлар билгеләп үткәнчә, канал аларга кешеләрнең дин әһелләре турындагы күзаллауларын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә.
– Барысы да руханиларның гаиләсе сер булып кала дип уйлый. Ә чынлыкта исә без үз мәнфәгатьләребез, мавыгулары булган гадәти кешеләр, актив тормыш белән яшибез, безнең шуны күрсәтәсебез килә. Шул ук вакытта безнең ниндидер файдалы мәгълүмат та җиткерәсебез килә. Мәсәлән, мин тәмле һәм гадәти булмаган пост рецептлары куярга тырышам. Шулай ук без еш кына чиркәү бәйрәмнәренә ничек әзерләнүебезне, балалар белән вакытыбызны ничек файдалы һәм кызыклы үткәрүебезне, ниләр ясаганыбызны күрсәтәбез, – дип билгеләп үтә Анастасия.
– Безнең аудитория төрле һәм без һәркем бездә үзе өчен кызыклы нәрсә тапсын өчен төрле контент тәкъдим итәргә тырышабыз. Якшәмбе мәктәбендә төшерелгән фильмнарыбыз, балалар өчен пластилин мультфильмнарыбыз бар. Өлкәннәргә гыйбадәт вакытыннан төшергән видеолар, тәре тотып йөрүләр, пост рецептлары, ир-атларны «Газель» ремонтлавыбыз, ремонт ясавыбыз, мәхәлләдә эскәмияләр урнаштыруыбыз турындагы блоглар кызыксындыра. Без барлык өлкәләргә дә кагылабыз, аларның һәрберсе дин белән бәйләнгән. Үзебезнең канал белән без тискәре контентка каршы торырга тырышабыз, – дип ассызыклый Тимофей. – Мисалга һава-десант гаскәрләре көнен алыйк. Күпләр әлеге бәйрәмне аракы эчү, фонтоннарда коену, шау-шулы компанияләр буларак күз алдына китерсә, без аны мәхәлләдә үткәрелүче тыныч, шау-шусыз чара итеп күрсәтәбез.
– Кире элемтә сизеләме?
– Әйе, хәзер аудитория җанлана башлады, комментарийлар күбәйде. Алар безгә язылучылар белән кисешү ноктасын табарга, алар белән якынаерга, дингә мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә. Кешеләрнең сине башта кеше буларак танулары, аннан соң гына рухани итеп кабул итүләре мөһим.
– Кайсы контент күбрәк җәлеп итә?
– Безнең ялны ничек үткәрүебез хакындагы блоглар. Кешеләргә, күрәсең, православие гаиләсенең тормышына күз салу ошый. Икенче урында масса чаралары. Әйтик, Һава-десант гаскәрләре көне, якшәмбе мәктәбе ачылу, гомумшәһәр чаралары. Кайвакыт кешеләр атакайга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә куркалар. Безнең каналны карагач, кешеләр мине социаль челтәрләрдә эзләп табалар һәм сорауларын бирәләр. Мондый вакытта, дөрестән дә, безнең каналның кешеләргә хезмәт итүен аңлыйсың.
– Үзегезнең каналны нинди юнәлештә үстерергә уйлыйсыз?
– Аудитория мәнфәгатьләрен истә тотачакбыз, комментарийлардан чыгып эш итәчәкбез. Мәсәлән, мин пост ризыклары рецептларын куя башлаганда, язылучылар сез ит ашыйсызмы дип кызыксындылар. Шул вакытта мин иттән теләсә нинди ризык әзерләвемне күрсәтергә уйладым. Киләчәктә дә без кешеләргә кызыклы булган контентны җиткереп барачакбыз.
Сезгә бу эшегездә уңышлар телисе килә. Актив һәм рәхмәтле язылучыларыгыз күбрәк булсын!
Тыңлаучыларга чын күңелдән шатлык бүләк итте
«Бәхетле кеше җыры» – чистайлы, автор-башкаручы Инсаф Гайнуллинның Казан тамашачысына тәкъдим иткән концерт программасы әнә шулай аталды.
Ике сәгатьлек концертта танылган татар музыка телеканалларында трансляцияләнә торган популяр җырлары да, яңалары да яңгырады. Барлык җырларына Инсаф үзе текст та, музыка да язган. Алар гаилә кыйммәтләренә, мәхәббәткә, тугрылыкка багышланган. Концерт хәйрия характерында булды, Игелек һәм хөрмәт ункөнлегенә багышланды.
Казан тамашачылары, ә аларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр иде, җырчыны җылы каршы алдылар һәм алкышларын кызганмадылар. Инсафка көч биреп торырга аның коллегалары – «Чистай» мәдәни үзәгенең иҗат бүлеге дә килгән иде. Концертта шагыйрь Илфат Мусин, Казанның «Инеш» ансамбле солисткасы – Җәмилә, Буа театры артисты Наилә Имангулова, Диләрә Әхмәдова һәм Люция Гайнетдинова катнаштылар.
– Бу концертны март аенда ук үткәрергә ниятләгән идек, әмма пандемия белән килеп чыккан вәзгыять үз төзәтмәләрен кертте. Мин әлеге проектны әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтлемен. Мин башкала тамашачысына үз җырларымны тәкъдим итә алуыма бик шатмын, – дип кичерешләре белән уртаклашты Инсаф.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, чистайлыларның Казанда концертлары еш булмый, республикабыз башкаласында шәһәребезне лаеклы тәкъдим итү өчен кыю һәм тәвәккәл булырга кирәк. Инсаф моңа ирешә алды дип уйлыйбыз. Автор-башкаручыга алга таба да иҗади уңышлар һәм шәһәребез, республикабыз мәйданчыкларында һәм аннан читтә күбрәк концерт куюын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев