Без спорт геройларына ышаныч белдерәбез!
Түбән Новгородта армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Әлеге ярышларда төрле төбәкләрдән килгән иң яхшы спортчыларны ачыкладылар.
Җиңүчеләр киләсе елның язында узарга тиешле Россия беренчелегенә һәм чемпионатына барачаклар. Әлеге ярышларда барлыгы 350дән артык көрәшче катнашты. Алар Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгәннәр иде. Татарстан җыелма командасы составында Чистай районы спортчылары да бар иде. Әйтергә кирәк, алар лаеклы чыгыш ясадылар.
Медальләрнең күпчелеге – югары дәрәҗәдәге. Ярышларда «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар арасында тәҗрибәле спортчылар да, яңа гына спортка кереп китүчеләр дә бар.
– Түбән Новгородка минем 14 спортчым барды. Бу ярышлар безнең өчен озак көтеп алынган булды, чөнки соңгы стартлар агымдагы елның март аенда ук булган иде. Малайлар һәм кызлар аларга тырышып әзерләнделәр, күнегүләр ясадылар – дәрәҗәле ярышларда лаеклы чыгыш ясыйсылары һәм район данын яклыйсылары килде. Спортчылар моны эшли алдылар, алар 15 медаль яуладылар, шуларның 10сы – югары дәрәҗәдәге. Афәрин, егетләр һәм кызлар! – дип сөйли «Батыр» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Радик Камалов.
Үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны Диләрә Гарифуллина, Адилә Җамалиева, Рәфинә Сибгатова яуладылар. Халыкара класслы спорт мастерлары Адилә Фаздалова һәм Екатерина Прусакова беренчелектә дә, чемпионатта да икешәр алтын медальгә лаек булдылар. Ир-егетләр командасы да югары үрләр яулады. Үз категорияләрендә Тимур Корнилин, Рушан Фәрхәев, Риназ Латыйпов җиңүчеләр булдылар. Кискен көрәштә Роман Дряхлых көмеш медаль яулады. Ә Илья Рябков үз авырлык категориясендә өченче урынны алды.
Яшь кул көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясадылар. Марат Сәхәбетдинов көмеш медальгә ия булды, Родион Иванов ике төр ярышта дүртенче урынны алды. Шулай ук Әмир Сибгатов та 4нче урынга ия булды. Мактау баскычына күтәрелү өчен бер адым җитмичә туктап калган Самат Фатыйхов мондый күләмдәге ярышларда беренче тапкыр катнашты һәм дүртенче урынны яулады.
Ярышлар вакытында Рәфинә Сибгатовага, Тимур Корнилинга һәм Рушан Фәрхәевка спорт мастерлыгына кандидатлар документларын тапшырдылар. Ә Екатерина Прусакова һәм Роман Дряхлых Россия спорт мастерлары таныклыкларын һәм билгеләрен алдылар.
Түбән Новгородта узган ярышларда тренер-укытучы Алексей Румянцев җитәкчелегендә кул көрәше белән шөгыльләнүче «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 4 бала да катнашты. Матвей Батенев беренчелектә үз авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Алексей үзе дә көрәште. 90 килограмм авырлык категориясендә ул Идел буе федераль округы беренчелеге чемпионы булды.
Җиңү беренче генә булмаса да, мөһим! Салават Кадыйров бик күп ярышларда катнашкан булса да, бу чемпионат аның өчен үзенчәлекле булды. Спортчы беренче тапкыр 100 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясады, өстәвенә, узган ел кичергән имгәнүләрдән соң. Ул сул һәм уң кул көрәшендә беренче урыннарны яулады.
– Чемпионат Түбән Новгородта узды, дәрәҗәсе бик җитди иде. Анда илнең төрле төбәкләреннән балалар җыелды. Мин беренче тапкыр 100 килограммга кадәрге категориядә чыгыш ясадым. Көндәшләрем – бик көчле егетләр. Мин Башкортостан, Ульяновскидан килгән спортчылар белән көрәштем. Җиңү яулаганыма бераз гаҗәпләндем дә, чөнки узган ел имгәнүләр алган идем. Алар үзләрен белдертерләрме икәнен ахыргача белмәдем. Тренировкаларда моны аңламыйсың, чөнки каршыңда көндәшең басып торганда гына тулы көчеңә эшлисең, – ди Салават.
8 ел дәвамында спортчының көндәлек хезмәте бушка узмый – ул танылган кул көрәшчеләре арасына керә. 2018 елда армрестлер Салават Кадыйров Дөнья кубогына ия була. Чистай спортчысы өчен бөтен шәһәр һәм республика җан атты. Егет дөнья пьедесталын яулап, туган ягына көмеш һәм алтын медальләр алып кайтты.
Салаватның төп максаты – армрестлинг дөньясында ирешелгән югарылыкта калу өчен физик форманы ныгыту.
«Лидер» – лидерлар рәтендә! «Лидер» спорт мәктәбе көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышларда катнашучылар арасында кызлар да, егетләр дә бар. Аларның спорт портфолиосында – горурланырлык нәтиҗәләр.
Кызлар малайлардан көчсезрәк дип кем әйтә?! Яшь спортчылар Анастасия Петрова, Полина Милютина, Дарина Лавренова ярышлардан алтын медальләр алып кайттылар. Җиңүдән бер адымда гына Евгения Козлова, Алеся Крюшкина, Софья Староверова, Карина Исхакова калыша. Маер Козлов шулай ук көмеш медальгә ия була.
Мактаулы өченче урынны – Камилла Хәбибуллина, бишенче һәм җиденче урыннарны шул рәвешчә Вера Ланцова һәм Алинә Нәбиуллина алдылар.
Чемпионаттан тренерлар составы да яхшы нәтиҗәләр белән кайтты. Хатын-кызлар арасында I урынны Виктория Воронина алды. Сергей Ульянов та уңышлы старт күрсәтте.
– Хәзер безнең мәктәп командасын Бөтенроссия ярышларына ныклап әзерлек көтә. Алар Орел шәһәрендә 2021 елның мартында узачак, – диләр тренерлар.
Барлык спортчыларны саллы җиңүләре белән котлыйбыз! Югары казанышлар, яңа спорт рекордлары, чыдамлык, җиңүгә көч һәм ихтыяр телибез. Сезгә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев