Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без сезнең белән янәшә!»

Өлкән буын вәкилләре гуманитар ярдәм җыйдылар һәм хәрби хезмәткәрләргә хатлар яздылар.

Өлкәннәр Россия хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм сыйфатында азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, җылы оекбашлар, бияләйләр һәм башкаларны җыйдылар.

Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) советы активистлары барлык әйберләрне тартмаларга тутырдылар.

– Боларның барысын да безнең пенсионерларыбыз ике көн эчендә җыйдылар. Шәһәрдә барлыгы 74 башлангыч ветераннар оешмасы эшли, һәркайсының әгъзалары гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар. Күпләр әйберләр генә түгел, ә тиз арада җиңү белән кайту теләкләре, хәрбиләргә җылы сүзләр белән хатлар яздылар, – дип сөйләде Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Ольга Добронравова.

– Бу әйберләр хәрбиләрне салкыннарда җылытсын, – ди Валентина Галләмова, җылы оекбашларны аерым тартмага салып. Тамара Аблеева аңа бу эштә ярдәм итә. Башка өстәлдә – азык-төлек тупланмалары. Аларны Ольга Добронравова һәм Татьяна Шведчикова төрләргә аера.

Ветераннар советыннан җыелган гуманитар ярдәмне балалар китапханәсенә тапшырдылар. Бу «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте эше кысаларында оештырылган дүрт җыю пунктының берсе.

– Өлкән буын вәкилләре беренчеләрдән булып безгә гуманитар ярдәм китерделәр. Читтә калмаулары өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Соңрак башка тупланмалар белән бергә аларны Казан штабына җибәрәчәкбез, – дип аңлатты үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Герасимова.

Ветераннар советында гуманитар ярдәм җыю башлану турында игълан ителүгә үк, пенсионерлар әйберләр алып килә башлаганнар, шуңа күрә барысын да тиз, оператив рәвештә башкара алганнар.

– Әлбәттә, без хәзер бик катлаулы чор кичерәбез, ил сакчыларыбыз өчен борчылабыз. Иң мөһиме – без бергә, чөнки җәмгыятьнең, төрле яшьтәге, милләттәге кешеләрнең берләшүе мөһим. Безнең ветераннарыбыз үз оныклары, оныкчыклары белән рәсемнәр ясыйлар, хатлар язалар. Бөек Ватан сугышы тәҗрибәсе буенча, без хәтта таныш булмаган кешеләрдән дә мондый ярдәм рухны күтәрүен беләбез! – диде хакимият һәм идарә органнарының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Алексеевна. Ул бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген ассызыклады.

Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) советының мәдәни-ял итү комиссиясе рәисе Тамара Аблеева хәрбиләргә багышлап шигырь язган. Ул аны безгә дә укыды.

В годину трудную всегда

щедро свое мы не жалели,

Чтоб каждый воин твердо знал:

надежный тыл ведет их к цели!

Примите скромные дары

от пожилого поколения,

Мы с вами рядом, мы в строю,

плечом к плечу без поражения!

Оденем вас, накормим всех,

обнимем там, в далеком крае,

Пусть будет хлеб, как оберег,

как щит земли пред тою силой!

– Мин бу шигырьне бер төн эчендә яздым. Гомумән, минем махсус хәрби операциягә багышланган берничә шигъри әсәрем бар, бу аларны тулыландыра. Мин бар күңелем белән ир-егетләребез, безне яклаучылар өчен борчылам, аларның барысы да исән-сау, җиңү белән кайтсыннар, – диде Тамара Евгеньевна.

«Солдатка хат»

Өлкән буын вәкилләре солдатларга хатлар да яздылар. Зур булмаган дәфтәр битләрендә хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары сугышчыларга батырлыклары, каһарманлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аларга туганнары һәм якыннары янына тиз арада әйләнеп кайтуларын теләделәр, аларның барысын да өйдә көтәләр, дип яздылар.

– Кайбер хатлар – прозада, икенчеләре шигырь формасында язылган, әмма аларның һәрберсендә эчкерсез, җылы һәм күңелгә хуш килгән сүзләр. Хатларны өчпочмаклап төрдек, тиздән алар җибәреләчәк, – диде Чистай районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Ольга Добронравова.

«Кадерле Ватан сакчысы! Мин сиңа бик рәхмәтлемен. Син безнең горурлыгыбыз! Без сезнең барыгызга да тынычлык, аяз күк йөзе өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең кадерлеләребез, үзегезне саклагыз! Сезне өйдә әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, ир һәм кыз туганнарыгыз, дусларыгыз көтүен онытмагыз. Аллаһы Тәгалә тизрәк әйләнеп кайтырга насыйп итсен! Без сезне көтәбез һәм сезнең өчен дога кылабыз!»

«Кадерле улым, оныгым! Син – минем горурлыгым! Үзеңне сакла, уяу,

игътибарлы бул. Исеңдә тот, сине өйдә көтәләр. Барыгызның да исән-сау кайтуыгызны көтәбез!»

«Кадерле солдат! Исән-сау кайт! Сине туганнарың, якыннарың киң колач җәеп каршы алсыннар! Намус белән хезмәт ит. Дошман пулясы сине читләтеп үтсен! Ата-бабаларыңның батырлыкларын истә тот һәм синең хәрби бурычың – Ватанга намуслы хезмәт итү икәнен бел! Очрашканга кадәр!»

 

Сүз уңаенда

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» җәмәгатьчелек хәрәкәте мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен киң колачлы кампания башлады.

Гуманитар ярдәм җыю пунктларының адреслары:

– Үзәк балалар китапханәсе, Энгельс ур., 68нче йорт, дүшәмбе-шимбә көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр;

– «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, Ленин ур., 42нче йорт, дүшәмбе-җомга көннәрендә 9дан 17 сәгатькә кадәр;

– «Иман» мәчете, Җиңүнең 40 еллыгы ур., 11нче йорт, көн саен 8дән 19 сәгатькә кадәр;

– Сергий Радонежский мәхәлләсе, Бутлеров ур., 21нче йорт, көн саен 8дән 16 сәгатькә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев