Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без өлкән буынның зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен югары бәялибез»

Октябрь көннәрендә әби-бабайлар котлаулар кабул итәләр

Бу көннәрдә өлкән буын вәкилләре котлаулар, бүләкләр кабул итәләр, аларга аерым игътибар күрсәтелә. Октябрьнең беренче 10 көнендә уза торган Игелек һәм хөрмәт ункөнлеге өлкән яшьтәгеләргә Ватан иминлеге хакына хезмәтләре, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерергә тагын бер яхшы сәбәп.
Ункөнлекнең беренче көннәреннән үк район җитәкчелеге вәкилләре, предприятие һәм оешма коллективлары, җәмәгатьчелек, депутатлар һәм районыбыз кешеләре өлкән буынга аерым игътибар күрсәтә.
Район башлыгы Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Екатерина Ивановна Старикованы һәм сугышта катнашкан Евгений Андреевич Черножуковны бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда яшәүчеләр белән аралашты һәм аларны тәбрикләде.
— Без өлкән буынның зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен югары бәялибез, алар безгә якты киләчәк төзергә ярдәм итәләр. Хөрмәтле өлкәннәребез, һәр көн сезгә шатлык, сәламәтлек китерсен, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәгез! — дип язган Дмитрий Алексеевич үзенең социаль челтәрдәге битендә.
Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов тыл хезмәтчәне, ветеранның тол хатыны, бу көннәрдә 104 яшен билгеләп үтәчәк Прасковья Ивановна Беспалованы Игелек һәм хөрмәт көне белән котлады, аңа озын гомер һәм сәламәтлек теләде.
«Юлдаш» интернат-йортында яшәүче иң өлкән яшьтәге хатын-кызларны, 95 яшьтән өлкәнрәкләрне, тыл хезмәтчәннәре Ксения Ивановна Гурьянованы, Миңнесафия Миңнегәрәй кызы Баһавиеваны һәм Александра Егоровна Жеребенкованы Медиклар йорты микрорайонындагы 1нче номерлы ТҖС җитәкчесе Валерий Ваганов котлады. Ул аларга сәламәтлек теләде һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырды.
Авылларда шулай ук өлкән буын кешеләрен хөрмәтлиләр. Мәдәният йортларында алар өчен чәй табыннары әзерлиләр, концертлар һәм башка чаралар уздыралар, бүләкләр тапшыралар. Шәһәрдә һәм районда Игелек һәм хөрмәт ункөнлеге көннәрендә төрле мәдәни һәм спорт чаралары планлаштырылган, аларда пенсионерлар катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев