Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без кемнәр һәм без күпме?

2021 елның апрелендә Бөтенроссия халык санын алу үтәчәк. Ул беренче тапкыр санлы технологияләрне исәпкә алып үткәреләчәк.

2021 елның апрелендә Бөтенроссия халык санын алу үтәчәк. Ул беренче тапкыр санлы технологияләрне исәпкә алып үткәреләчәк.

Әзерлек эшләре турында без Чистай районында халык санын алу мәсьәләләре буенча уполномоченный Суфия Гафиятуллина белән сөйләштек.

– Суфия Кәшаф кызы, анкеталаштыру яңалыклары турында сөйләгез әле.

– Халык санын алу 1-30 апрельләрдә үтәчәк. Монда төп яңалык булып ЕСИАда расланган исәпкә алу булса, өй компьютеры яисә телефоныннан «Дәүләт хезмәтләре» порталында халык белән мөстәкыйль рәвештә языша алу мөмкинлеге тора. Торак йортларны тикшергәндә халык санын алучылар мәгълүматлар кертеләчәк махсус прог­раммалы планшетлар куллана алачаклар. Шулай ук күпфункцияле үзәкләрдә язышып булачак.

– Санлы технологияләр нинди өстенлекләр бирәләр?

– Беренче чиратта мәгълү­матларны кертү тизләшә, хаталар саны һәм исәп-хисапка вакыт кими. Бу исә нәтиҗә ясарга һәм аларны киләсе елга бастырып чыгарга мөмкинлек бирә. Элек моңа берничә ел китә иде.

– Нинди сораулар булачак?

– Халыкка үзенең яше, никахтамы-юкмы икәнлеге, балалар саны, милләте, теле, яшәү урыны, торак шартлары, бинаның төзеклеге, мәшгульлеге турында сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. Без халык санын алу вакытында бернинди дә шәхси мәгълүматлар җыймыйбыз. Бар мәгълүматлар да иясез. Әмма ул озак елларга алдан идарә итүче карарлар нигезенә ятачак.

– Әзерлек ничек бара?

– Узган ел махсус сайланган һәм өйрәтелгән регистраторлар өйләрнең алдан тезелгән исемлеген һәм картографик материалны, аларның фактта урында булуларын, шулай ук урам исемнәрен, өй номерлары билгеләренең булуларын ачык­лау үткәрделәр. Хәзер исә халык санын алучы персоналны туплау буенча актив эш алып барыла.

– Кем халык санын алучы була ала?

– 18 яшьтән өлкән булган, планшет белән эш итә белүче теләсә кайсы Россия гражданины халык исәбен алучы була ала. Билгеле, 2021 елның 1-3 апрелендә өйрәнүләр  булачак. Халык санын алучыларга ничек дөрес сорау бирергә һәм анкетаны ничек дөрес тутырырга кирәклеген өйрәтәчәкләр. 210 кеше катнашыр дип планлаштырыла.

Теләүчеләрнең дәүләт статистика бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.Адресы: Ленин урамы 42а, телефоннар: 5-15-53, 5-26-15.

Халык санын алучының һәрберсенә 550 кеше яшәгән аерым участок булачак. 2010 елда норма азрак - 400 кеше генә иде. Бу юлы халыкның бер өлеше үз анкетасын мөстәкыйль рәвештә тутырачагы истә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев