Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без егетләргә өйдән җылы хәбәрләр алып барабыз»

Чистайлылар арасында гуманитар ярдәм җыеп кына калмыйча, аны махсус хәрби операция зонасына үзләре илтеп тапшыручылар да бар. Шундыйларның берсе – Чистай авыл җирлеге башлыгы, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ришат Мәгъсүмов.

Махсус операция зонасында ул күп тапкырлар булды инде, ә беренче тапкыр моннан бер ел элек барган иде. Сугышчылар белән очрашу мизгелләре, бу ярдәмнең сугышчыларга ничек кирәк булуы турында Ришат Миңневакыйф улы безнең газета корреспондентына да сөйләде.

– Анда баргач ирексездән күзләргә яшь тула, чөнки егетләребез гади шартларда яшәмиләр. Әмма аларның сугышчан рухлары бик көчле! Аларның күзләрендә курку юк, Ватаныбызның куркыныч хәлдә, аларның яклавына мохтаҗ булуын аңлыйлар. Без алар белән горурланабыз! Сугышчылар безне, якташларын, күргәч, бик шатланалар. Аларга туган өйләреннән посылкалар алып барабыз, моны ихлас күңелебездән, йөрәгебез кушканга эшлибез. Моңардан аларның сугышчан рухлары тагын да күтәрелеп, көчәеп китә!

– Былтыргы белән чагыштырганда тәэмин итүдә аерма бармы?

– Әлбәттә, бар. Әгәр дә махсус операция башланганда тәэмин итү белән азрак авырлыклар булса, хәзер барысы да җайланды Без анда аена ике-өч тапкыр барабыз, хәрбиләр белән аралашабыз һәм Оборона министрлыгы һәм тылдан да тәэмин ителеш яхшы икәнен үз күзләребез белән күрәбез. Бәлки каядыр җитешсезлекләр дә бардыр, әмма алар өстендә эшлиләр. Егетләр азык-төлек тә, кораллар да җитешүен сөйлиләр.

Махсус операция бик күпләргә кагылды, шунысын да онытмаска кирәк, россиялеләр – күпмилләтле, тату, дус халык. Безнең егетләр анда бер дә юкка гына сугышмыйлар, бу операция Донбасстагы халыкны, балаларны, картларны яклау өчен кирәк иде. Башкача фикер йөртүче кешеләр дә үз фикерләрен үзгәртерләр һәм ярдәм итә башларлар дип уйлыйм.

– Сез кайсы торак пунктларда булдыгыз? Сезне җирле халык ничек каршы ала?

– Без барлык фонтны үттек. Херсон, Донецк, Луганск, Харьков өлкәләрендә, Запорожьеда, Мелитополь, Волноваха, Сватово, Ровеньки һәм башка шәһәрләрдә булдык. Бомбага тотылган, җимерелгән шәһәрләр аша үткәндә йөрәк кысыла... Анда яшәүче халыкка килгәндә, күбесе безнең сугышчыларны яклый. Безне дә алар шатланып, кулларына флаглар тотып, каршы алалар. Алар безнең гуманитар ярдәмне сугышчыларга да, җирле халыкка да китерүебезне беләләр.

– Сез фронтка ничә тапкыр бардыгыз?

– Минем исәбем буенча 15 тән артык. 20 дән артык фура гуманитар ярдәм белән китте, анда автомобильләр дә, мотоцикллар да бар. Соңгы баруыбызда без егетләргә тәгәрмәчле мунча алып бардык. Егетләргә ярдәм итүче предприятиеләргә, эшмәкәрләргә ихластан рәхмәт әйтәсе килә. Гади шәһәрлеләргә исә рәхмәтнең иң зурысы. Битараф булмаган, киң күңелле кешеләр бик күп, азык-төлек, медикаментлар, кием-салым һәм башка әйберләр китерәләр. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә.

– Сугышчыларга беренче чиратта нәрсә җитешми?

– Барысы да җитә. Иң мөһиме без аларга туган өйләреннән хәбәрләр, йөрәкләребезнең җылысын, якташларыннан хатлар алып барабыз. Болардан да кадерле нәрсә, миңа калса, юктыр ул. Бәлки, азык-төлек кайчакта җитешмидер дә, чөнки анда даими рәвештә артиллерия ата, шуңа күрә тыл аны чыгарып та өлгермәскә мөмкин. Ә болай бик кирәк булган нәрсәләрнең барысы да бар

– Сез махсус операция зонасына кайчанга кадәр барырга уйлыйсыз?

– Шәһәребезнең бер абруйлы кешесе миңа болай диде: «Ришат, ташлама! Башлагансың икән, җиңүгә хәтле әлеге эшеңне дәвам ит!» Фронтта минем туганнарым, дусларым, иптәшләрем бар, гомумән анда берсе дә чит түгел, барысы да үзебезнекеләр. Мин аларны ташламыйм. Күңелем анда тартыла. Әмма егетләр тылдан ярдәм кирәк булуы турында әйтәләр. Сугышчылар безне һәрвакыт көтәләр, без күпме кирәк булса, шуның кадәр барачакбыз.

Барыбыз да махсус операция тизрәк бетүен, тизрәк тынычлык урнашуын теләп дога кылабыз. Иң мөһиме, егетләребез исән-сау булып, үзләрен ышанып көтеп торучы әниләре, гаиләләре, якыннары янына кайтсыннар иде. Безгә ярдәм итеп торучы барлык район халкына тагын бер кат олы рәхмәтемне җиткерәм!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев