Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без баланы күкрәктән имезү яклы!

Бала тудыру йортында күкрәк белән имезүне сайлаган әниләрне бүләкләделәр.

Күкрәк сөте бала организмын тукландырып кына калмыйча, аны саклый да. Ул балага инфекцияләр белән көрәшергә ярдәм итә, авыруларны кисәтә, балага нык булып үсәргә ярдәм итә.

Бала тудыру йортында Бө тендөнья күкрәк сөтен име зү гә багышланган бәйрәмгә килгән әниләр моңа йөз процент инаналар.

Тантаналы шартларда әниләр һәм аларның нәни ләре истәлекле һәм татлы бүләкләр алдылар. Әлеге балалар күптән түгел генә Чис тай бала тудыру йортында аваз салдылар. Шул вакытта аларның әниләре булдыра алганча күкрәктән озак имезергә дигән фикергә килделәр, чөнки нәкъ менә ана сөте генә яңа туганнарны кирәкле туклану матдәләре белән тәэмин итә һәм хатын-кызларның сәламәтлеген сак ларга ярдәм итә.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән гинекология бүлеге мөдире, табиб, акушер-гинеколог Вячеслав Карташов мөрәҗәгать итте. Белгеч хатын-кызларның күкрәк сөте имезүләрен хуплады, аларның гаиләләренә ныклы сәламәтлек, бәхет теләде.

– Баланы күкрәк сөте имезеп үстергәндә әнигә җиңелрәк тә була. Бала барлык туклыклы матдәләрне, витаминнарны ала, шуңа да тизрәк үсә, – дип билгеләп үтте Вячеслав Викторович.

Имезүче аналарның үзара аралашуы җылы, дустанә мохитта үтте. Әлеге чарага ба лаларның яраткан герое Буба да чакырылган иде. Анима тор яшь эзләнүчеләр өчен кызыклы конкурслар һәм мавыктыргыч бию программасы әзерләгән иде.

Очрашу турында истәлек билгесе итеп бала тудыру йорты кунакларына һәр бала турында мәгълүматлар язылган исемле кружкалар, татлы ризыклар бүләк ителде. Чакырылучылар арасында дүрт бала анасы Ксения Голякова да бар. Ул күкрәк сөте балалар сәламәтлегенең чыганагы дип саный. Бүген ул бер үк вакытта ике яшьлек улына һәм биш айлык кызына күкрәк сөте имезә.

– Мин белемем буенча медик, күкрәк сөте имезүне һәрвакыт файдалы дип санадым. Беренчедән, балаларда имммунитет, икенчедән, бала белән ана арасында элемтә ныгый, – ди Ксения.

Ә яшь әни Евгения Мельникова яшь ярымлык кызы Викториягә күкрәк сөте имезә, алда да дәвам итәргә ниятли – әниләр өчен әлеге процессны саклау бик мөһим. Беренче мөмкинлек белән үк балага күкрәк каптырырга кирәк. Бала табу йортының медицина персоналы һәрвакыт яшь әниләрне өйрәтә, авыр вакытта ярдәм итә, – дип фикерләре белән уртаклаша Евгения.

Күкрәк сөте имезүнең файдасы турында аларга балалары туганчы ук сөйлиләр – булачак әниләр бала тудыру йортында махсус курслар үтәләр. Бала табу йортыннан чыкканнан соң да яшь әниләр үзләренең проблемалары белән үзләре генә калмыйлар. Аларга табиблар телефон, социаль мессенджерлар аша, шулай ук шәхси очрашуларда да җавап бирәләр. Бөтендөнья күкрәк сөте белән имезү атнасында катнашу, балаларны ашатуда тагын бер кат үз позицияңне белдерү – балалар йортының традициясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев