Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый

Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт.Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә… Күңелгә бөек Тукайның шигырь юллары килә.

Без – китаплы халык. Безне­келәр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Ул кулъязмаларны махсус күчереп язучы осталар – хәттатлар барлыкка килгән. Аннары инде басма китаплар чоры башланган. Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә гыйлем өстәгәннәр, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә укый-яза белгәннәр.

Китап дигән сихри дөнья белән танышырга мине әнием Билалова Гөлсем Минхәйдәр кызы алып килде. Әнием гыйлем нурын күрсәтүче булды. Безне кунакка чакырып, татар әкиятләрен, пьесаларын сәхнәләштереп күрсәтте. Мин әниемне беренче укытучым кебек күрәм, чөнки балада китапка мәхәббәт уяту дигән эш бик кыен, ә ул шундый рәхәтлек белән чын күңелдән башкара аны.

Әнием 1976 елдан бирле, Татар Баганалысы китапханә­сендә, китапханәче булып эшли. Ул үз эше турында түбәндә бәян итә.

– Китапханәдә эшли башлавыма да 47 елдан артык вакыт үтеп киткән. Әле беренче эш көннәремне уйлыйм да, үземнең китапханә эше турында бик аз белгәнемне искә төшерәм. Башкалар эшләгәндә бик җиңел кебек бит инде, китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Шулай дип уйлый торган идем. Ләкин эшли башлагач, китапханә эшенең төбенә төшкәч, бу һөнәрнең нинди икәнен тулысынча аңладым. Китапханәче һөнәре дә җа­ваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп итә торган һөнәр икән. Еллар узып азмы-күпме тәҗрибә туплагач шуңа төшендем.

Китапханәче һөнәрен гаять киңкырлы, өстәмә белем бирүче укытучы дип әйтер идем мин. Чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, таблицалар һ.б.

Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан китаплар, яңа гына чыга башлаган газета-журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар куллану отышлы. Ләкин хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем мин. Бүгенге көндә тормышыбызга ныклап үтеп кергән телевизор, компьютер, интернет-китап укуга булган ихтыяҗны бик нык киметте. Әлбәттә, телевезор каршында утыру күпкә җиңелрәк. Чөнки укыйсы да юк, уйлыйсы да юк. Ләкин без бары тик китап укыганда гына андагы геройлар белән бергә көенәбез, шатланабыз. Мин үзем китапны укып бетергәнче шул кешеләр белән яшим. Әле укып бетергәч тә кат-кат әсәр турында уйлыйм, мин алар урынында нәрсә әйтер идем икән дим. Минем үзем өчен китап уку тел байлыгын арттырырга ярдәм итә.

Минем иң зур теләгем – шушыларны укучыга җиткерү.Моның өчен төрле ысулларны куллланып карыйм. Күптөрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәм. Бер генә язучының да юбилейларын билгеләми калмыйбыз. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп, исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк. Китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү аны тулаем уку өчен этәргеч булып тора.

Китапханә мәгълүмати үзәк булырга тиеш. Заман белән бергә атлаучы китапханәче өчен хәзер бик күп мөмкинлекләр бар. Китапханәдә компьютер булу минем өчен зур бәхет. Болар төрле электрон язучыларның СД дискларын, аудио дискларын куллану өчен мөмкинлек бирә.

Шулай ук мәктәпкәчә яшь­тәге балаларны экскурсия­ләргә чакырам, кызыклы конкурслар аша нәниләр күңеленә ачкыч табам. Укучыларга китапка мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү ниятен­нән чыгып мәгълүмати дәресләр, әдәби сәгатьләр үткәрәм.

Китапханә үзенә тартып торсын дисәң, әлбәттә анда шартлар булырга тиеш. Безнең китапханәдә бар мөмкинлекләр дә бар. Китапханә зур, якты, китаплар тиешенчә киштәләргә тезелгән, газета-журнал уку өчен уку залы бар. Күптөрле стенд­лар, папкалар укучылар өчен ярдәмлек булып тора. Гөл­ләр яратам, алар да бүлмәмне бизәп торалар.

Мин үз эшемне бик яратам. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйм. Мондый җиңүләр мине тагын да яхшырак эшләргә рухландырып тора.

Теләгем бер: укучылар китап­ханәдән читләшмәсен, бары тик шул очракта мәктәптә дә яхшы укырлар, тормышта да үз урыннарын дөрес табарлар. Мин шундый ышаныч, өмет белән яшим. Чөнки кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эш­чәнлеген үстерергә булыша. Китап, чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез, сез­нең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр, – дип сүзен төгәлләде әнием.

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез.

Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул сездән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә.

Хезмәтегез, гасырлар дәва­мында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезне чын күңелемнән, китапханәчеләр көне белән тәбрик итәм!

Барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телим. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын!

 

Айгөл Һадиева, Чистай шәһәренең 2нче филиал китапханәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев