Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Берничә сорау биреп, кешедә психик авырулар бармы икәнен ачыкларга мөмкин"

Машина йөртү таныклыгы алу өчен, транспорт белән идарә итәргә өйрәнеп кенә калмыйча, психик авырулар булмавын да исбат итәргә кирәк.

Булачак шоферлар һәм стажлы машина йөртүчеләр медицина белешмәсе алу өчен медкомиссия узганда, стандарт табиблардан тыш, психиатр белән әңгәмә дә мәҗбүри булуын беләләр.

Машина йөртү хокукы алу өчен киртә булган нечкәлекләр, үзенчәлекләр турында без табиб-психиатр Рафаэль Гыймаев белән сөйләшәбез.

Тышкы яктан күзәтү, мимика, сүз запасы, хәтер, фикерләү сәләте... Машина йөртү мәктәбе укучысы була аласыңмы, юкмы - боларга да бәйле. Психиатрда кабул итү вакытында үзеңне күрсәтүнең һәм медицина белешмәсен алып чыгуның бернинди авырлыгы юк кебек тоела. Әмма 40 еллык стажы булган белгечне хәйләләү җиңел түгел.

– Эмоциональ халәт тә бик мөһим. Сораулар биреп, кешенең психикасы белән проблемалары бармы-юкмы икәнлеген ачык ларга мөмкин. Кагыйдә буларак, тыелган матдәләр яки исерткеч эчемлекләр кулланасыңмы, имгәнүләр алганың булдымы, кайда да булса исәптә тордыңмы, дип сорыйм. Тагын берничә сорау бирергә кирәклеген аңлыйм икән, сөйләшүне дәвам итәм. Әгәр кеше психик яктан сәламәт дип табылса, психиатр һәм наркологта исәптә тормаса, әлеге белешмә бернинди тоткарлыксыз бирелә, – дип аңлата Рафаэль Имам улы.

Кешенең нинди сыйфатларга ия булуын күпме вакыт эчендә белеп була?

– Монда аерым кысалар юк, барысы да индивидуаль. Әгәр кеше күтәренке рухлы, аның җаваплары төгәл, мимикасы яхшы, сөйләме куелган икән, бик яхшы. Кайвакыт кешене хәрби билет сорау да уңайсыз хәлгә куя. Эш шунда, билгеле бер вакыттан бирле хәрби билетта егетнең армиядән нинди сәбәп аркасында кайтарылуы яки хезмәт итәргә яраксыз булып табылган маддәнең номеры куелмый. Анда ул яраклымы яки хезмәт итүе чикләнгәнме икәне генә күрсәтелгән. Ә сәбәпләре төрле була, алар безнең өлкәгә кагыламы-юкмы икәнен ачыкларга кирәк.

– Ә бу медицина белешмәсе алуга ничек йогынты ясарга мөмкин?

– Турыдан-туры. Билгеле бер срок хезмәт иткән солдатны безнең маддә буенча өенә кайтарып җибәргән очраклар да була. Мондый очракларда кешеләр безгә килергә, исәпкә куелырга теләмиләр. Шуңа күрә без хәрби билет таләп иткәндә, төрле нечкәлекләр барлыкка килә. Пациент хәрби билет күрсәтмичә генә медицина тикшерүен узарга тырыша. Бу очракта без хәрби комиссарга рәсми соратып алу ясыйбыз һәм дөреслекне беләчәкбез.

– Бу мәгълүмат яшерен түгелме?

– Юк. Бу мәгълүматны эштә файдалану өчен соратып алырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, хәрби билеттагы «хезмәт итү чикләнгән» дигән язу сагайта, әмма бу егетнең психик авыруы бар дигән сүз түгел. Шуңа күрә без алга таба ачык лык кертәбез.

– Тайпылышлар ачыклаганда пациент табиб күзәтүендә буламы? Аңа психик яктан сәламәт булмавы турында белешмә биреләме?

– Бу кеше психиатрда исәптә тормаса да, белешмә бирелми. Кеше клиник психологка тикшеренүгә җибәрелә. Әлеге тикшерү җитәрлек булмаган очракта, психиатр пациентны махсус медицина ярдәме күрсәтүче Федераль учреждениегә тикшеренүгә җибәрергә хокуклы.

– Кеше элек сездән рөхсәт алган булса да, берничә елдан, машина йөртү таныклыгын алыштырган вакытта, комиссияне узмаган очраклар буламы?

– Тормыш бара. Теләсә нәрсә: исерткеч эчемлекләргә бәйлелек, инсульт, психик авырулар килеп чыгарга мөмкин. Бигрәк тә өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр өчен әлеге авырулар киртә булып тора. Хәтер бозыла, игътибар кими. Мондый очрак ларда, бигрәк тә 65 яшьтән узганнарны, без алдан ук клиник психологка җибәрәбез.

– Пенсионерларга ничә яшьтә машина йөртергә рөх сәт бирергә ярамый?

– Барысы да шәхсән хәл ителә. Кайвакыт 70 яшьтән узганнарга да бәйләнерлек түгел. Әйе, әлеге ветераннар арасында да күтәренке рухлы, игътибарлы булганнары бар. Һәм алар юл хәрәкәтендә катнашучылар булуларын дәвам итәләр. Әмма еш кына хәтта профессионал булмаган кешегә дә кайбер олы кешене автомобиль руле артына утыртырга ярамаганлыгы күренә.

– Пациентларның сезнең белән килешмәгән очраклар буламы?

– Шактый еш. Безгә комиссия үтәргә 75, 80 һәм аннан да өлкәнрәк бабайлар килә. Әлбәттә, күбесенең машина йөртү стажы зур. Һәм хәзерге вакытта бакчага, кибеткә генә барабыз, диләр. Аларның кайберләре автомобиль йөртү хокукын нык яклыйлар. Пенсионерлар белән аралашу аерым игътибар таләп итә. Ни өченме? Сәбәбе гади –әлеге өлкән яшьтәге кешене һәм янәшәдә яки каршы як полосасында хәрәкәт итүчене хәвеф-хәтәрдән саклау өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев