Берәүләр самокатта йөрсәләр, икенчеләре машина юлында уйныйлар
Каникуллар дәвам итә!
Әмма ваемсыз ялга, күңел ачуларга бирелеп, урамда сагалап торырга мөмкин булган куркыныч турында да онытмаска кирәк. Ә кайбер малайлар һәм кызлар, кызганыч, бу хакта оныталар, моны статистика да раслый.
Җирле ЮХИДИ хезмәткәр ләре тарафыннан үткәрелә торган һәр кисәтү чарасы вакытында яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәмәү очраклары ачыклана.
– Җәйге каникуллар башлану белән балигъ булмаган велосипедчылар, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү, балалар юл-транспорт имгәнүләренә юл куймау буенча даими рәвештә рейдлар үткәрелә, – дип билгеләп үтә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУның Чистай бүлеге башлыгы Светлана Сидорова. – Аларда ЮХИДИ бүлекчәсе, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе вәкилләре, педагоглар һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитеты әгъза лары да катнаша.
Рейдлар вакытында «Тукта – синең тормышыңа куркыныч яный!» дигән мәгълүмати карточкалар төзелә. Кайбер очракларда тәртип бозу урынына ата-аналар да чакырыла, алар белән кисәтү әңгәмәсе үткәрелә. Һәр кагыйдә бозу турында яшь хокук бозучы укый торган белем бирү учреждениесе җитәкчелегенә дә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә дә хәбәр ителә. Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга, ә алар арасында тәртипле җәяүлеләр, велосипедчылар да аз түгел, юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик белешмәлекләр таратыла.
Еш кына тәртип бозучылар арасында машина юлыннан җилфердәп узучы велосипедчылар да бар. Кайберәүләр яшьтәшләре күзләрендә оста күренергә тырышып, мастер-класс күрсәтергә омтылалар: әле бер кул белән идарә итәләр, әле педальдән аякларын алалар, әле барганда телефоннан сөйләшергә дә өлгерәләр.
– Юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүеннән үткәндә, һичшиксез, велосипедтан төшәргә һәм үз транспорт чараңны руленнән тотып, этеп чыгарга кирәк. Эш шунда, машина йөртүчеләр велосипедта зур тизлек белән юлны аркылы чыгучыларны күреп бетерә алмыйлар. Шуның аркасында аварияләр килеп чыга, – дип сөйли ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рафис Гарифуллин. – 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедчылар бары тротуарлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары, шулай ук җәяүлеләр зоналары буенча гына хәрәкәт итәргә тиеш.
Кызганычка каршы, машиналар йөри торган юлда самокатта йөрүчеләр дә бар. Аларның күбесе өлкәннәрнең күзәтүеннән башка куркыныч территорияне үзләштерә, бу бигрәк тә шәхси секторда күзәтелә. Нишләптер кайбер ата-аналар өйләреннән ерак булмаган урында кече яшьтәге уллары яки кызларының самокатта йөрүе куркыныч түгел дип уйлыйлар. Янәсе, транспорт чарасы күренүгә, алар тиз арада юл кырыена чыгачаклар. Әмма балаларның үз-үзләрен ничек тотуларын еш кына алдан белеп булмый, ә алар югалып калсалар? Хәер, руль артында да адекват булмаган шофер утырырга мөмкин.
Соңгы рейд вакытында да анда катнашучыларның күз уңына юлның машина йөри торган өлешендә самокатларда йөрүче 4 бала эләккән. Ә хокук бозучыларның икесе анда туп белән уйнаган.
Сүз уңаенда, республика ЮХИДИ идарәсе ТР Дәүләт Советы белән берлектә самокатларда, сегвейларда һәм электр скутерларында йөрүчеләрнең хокукый статусын билгеләү өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында закон проектын әзерләргә планлаштыра. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча алар җәяүлеләргә тиңләштерелә һәм юл читеннән транспорт чараларының каршы агымына таба йөз белән хәрәкәт итә алалар. Әмма әлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның төгәл статусы булмау җитди проблемаларга китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев