«Беркем дә онытылырга тиеш түгел!»
Редакциядә хәбәрсез югалган дип саналган солдатларның туганнары белән очрашу узды.
«Россиядә үз героен хәтерләмәгән бер генә гаилә дә юктыр...» Газетабыз редакциясендә узган дулкынландыргыч очрашу «Офицерлар» кинофильмыннан күпләргә таныш җыр юлларыннан башланды.
Безгә кунакка Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырларыннан кайтмаган туганнарының язмышлары турында күп еллар берни дә белмәгән, атап әйткәндә узган елның көзенә кадәр белмәгән, чистайлылар килде. Нәкъ менә шул вакытта без газета битләрендә Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган Чистай районында туып-үскән һәм яшәгән кешеләрнең исемнәре язылган исемлекләрне бастыра башладык. Бу мәгълүматлар Татарстанның Хәрби дан клубы рәисе Михаил Черепанов тарафыннан бирелде. Исемлек бик зур, шуңа күрә ярты ел дәвамында һәр номерда диярлек бастырылды һәм бастырылып килә. Туганнарының исемнәрен тапкан укучылар күз яшьләре белән редакциягә шалтыраттылар. Һәм менә 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, аларны бергә җыйдык һәм якыннарының һәлак булу урыны һәм датасы турындагы мәгълүмат күрсәтелгән белдерү кәгазьләре тапшырдык.
– Бөек Ватан сугышы 77 ел элек тәмамланды. Җиңү өчен миллионлаган совет солдаты көрәште, күбесе – үз гомерләре бәрабәренә. Минем бабам да сугышты һәм туган ягына әйләнеп кайтты, ә бит бик күп сугышчылар фронттан кайтмады, аларның язмышлары турында туганнарына бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүмат эзләү эшен үз өстенә алган Хәрби дан клубы кебек патриотик оешмаларның булуы куандыра, – диде «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррир урынбасары Наталья Миронова.
Йолдыз мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, туган якны өйрәнүче Альмира Шәрифуллина да җыелганнарга мөрәҗәгать итте. Ул Хәрби дан клубы белән патриотик эшчәнлектә актив хезмәттәшлек итә.
– Бүген тантаналы һәм моңсу, авыр һәм җиңел, чөнки 26 чистайлы үз ватанына «әйләнеп кайтты». Бүген аларның туганнары бу белдерү кәгазьләрен алачак, ә икенче яктан, аларның кайтуы шулай озакка сузылуы кызганыч... Хәрби дан клубы Казан Кремле территориясендә урнашкан. Сентябрьдә Омскида узган форумнарның берсендә Михаил Валерьевич чистайлыларның зур исемлеге формалашуын әйтте, ул аны киң җәмәгатьчелеккә яңгыратуны, һәлак булганнарның туганнарын табуда ярдәм итүне сорады. Мин район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать иттем һәм исемлекләр басылып чыкты. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк, беркем дә онытылырга тиеш түгел, һәр солдат «кайтырга» тиеш, – диде Альмира Инзил кызы.
Очрашуга килгән чистайлылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде. Берәүләр исемлекләрдә бабаларын тапса, икенчеләре – карт бабаларын, ир туганнарын... Әмма һәркем өчен бу очрашу көтеп алынган һәм дулкынландыргыч булды, ә аларга тапшырылган белдерү кәгазьләре – иң кыйммәтле документларның берсе, чөнки аларда туганнарының һәлак булу урыны, хәрби дәрәҗәсе, нинди төр гаскәрләрдә хезмәт итүе турында мәгълүматлар тупланган. Аны кулларына алганда күпләрнең күзләренә яшь тулды...
Бу көнне редакциягә килүчеләр арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе, милиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин да бар иде. Исемлекләрдә ул Исләй авылында туып-үскән бабасы Хәсәнша Дәүләтшинны тапкан. Белдерү кәгазендә булган мәгълүматларга караганда, 154нче укчылар дивизиясе кызыл армиячесе 1941 елның августында Белоруссиянең Могилевский өлкәсендә һәлак булган.
– Без бабабызны күптән эзләдек, интернетта да күп мәгълүмат укыдык, әмма берни дә таба алмадык. Хәрби дан клубы вәкилләренең Чистайга бер килүендә мин аларга бабамның хәбәрсез югалуын хәбәр иткән идем. Бераздан район газетасында аның һәлак булу урыны турында мәгълүмат табылуын укыдым. Фронтка бабам ике ир туганы белән сугышның беренче көннәреннән үк киткән. Өчесе дә әйләнеп кайтмады һәм хәбәрсез югалган дип саналды. Һәм менә бабабызның һәлак булу урыны турында гаиләбез белә, ә аның ике бертуганының язмышы бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Әмма алар турында да тиздән мәгълүмат табылыр дип өметләнәбез. Шундый кирәкле
һәм игелекле эш башкаручыларга, хәбәрсез югалган совет солдатлары турында мәгълүмат эзләп табучыларга рәхмәт әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте Илдар Әхмәдулла улы.
Михаил Черепанов үзе әлеге чарада шәхсән катнаша алмады, әмма бу очрашу өчен махсус видеомөрәҗәгать яздырган.
– «Хәрби дан клубы» ассоциациясенең эшче төркеме тарафыннан Марий Эл республикасы эзтабарлары, дусларым һәм оныкларым белән берлектә табылган мәгълүматлар базасы һәлак булучыларның гаиләләренә барып җитүе бик күңелле. Безнең төп бурычыбыз – 80 елдан соң, ниһаять, тол хатыннарына булмаса, балаларына, башка туганнарына аларның әтиләре, бабалары, карт бабалары беркая да югалмаган, ә фронтта, яралардан, әсирлектә һәлак булганнар дип хәбәр итү. Бу мәгълүматлар, архивларда сакланса да, күптән түгел генә әле сер булудан туктады. Шуңа күрә мин туган якны өйрәнүчеләр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре белән берлектә бу эшне дәвам итәрбез дип өметләнәм, – диде «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов.
Михаил Валерьевич хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнвар-май айларында Татарстаннан 34 меңнән артык солдат һәм офицерның һәлак булу сәбәпләре, бүләкләү шартлары турында мәгълүматлар табылган. Алар арасында безнең районда туып-үскән егетләр дә бар. Исемлекләр шулай ук «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы битләрендә дә басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев