«Беркем дә бизнесыңны законсыз алып барасың дип әйтмәячәк»
Узган ел Татарстанда үзмәшгуль гражданнар өчен «Һөнәри керемгә салым» дигән яңа салым режимын керткән проект гамәлгә ашырыла башлады. Бу яңалыктан безнең район халкы да файдаланырга өлгерде.
Бер ел эчендә безнең районда үзмәшгульлек сыйфатында меңнән артык граждан теркәлгән. Башкарма комитетның икътисад бүлегендә билгеләп үтүләренчә, үзмәшгульләрнең эшчәнлек даирәсе шактый киң: кондитер әйберләре ясау, бәйләү, торак арендалау, фитнес-дәресләр үткәрү һәм күп кенә башка нәрсәләр.
Үзмәшгульләр яңа салым режимының төп өстенлеге итеп рәсми һәм гадел эшләү мөмкинлеген атыйлар.
– Бу үз эшләрен башлап кына җибәрүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Шәхси эшмәкәр сыйфатында рәсмиләштерелгән очракта, салымнар гына түгел, Пенсия фондына иминият взнослары да түләргә туры килә. Ә бу яңа гына эш башлаучы эшмәкәрләр кесәсенә нык суга, – дип сөйли Дилбәр Закирова. – Мин күптәннән тегү белән мавыгам. Вакыт узу белән бу мавыгу үз эшемә әверелде – заказга баш киемнәре тегә башладым. Үз бизнесымны ничек тә булса рәсмиләштерергә теләдем, мин төрле вариантларны өйрәнә башладым. Ахыр чиктә, үзмәшгуль булу – минем өчен иң кулай вариант дигән нәтиҗәгә килдем. Үз продукциямне, нигездә, социаль челтәрләрдә сатам, үзмәшгульлек аркасында, моны рәсми рәвештә эшли алам. Беркем дә бизнесыңны законсыз алып барасың дип әйтмәячәк.
Эшмәкәрлек, үз эшеңне алып бару, төрле проектларны тормышка ашыру белән кызыксыну яшь буында – студентлар, хәтта мәктәп укучыларында да еш туа.
15 яшьлек Хәниф Сөләйманов та үз эшчәнлеген башлау идеясе белән янып йөри башлый һәм узган язда үзмәшгуль сыйфатында теркәлә.
– Үземә яхшы киләчәк тәэмин итәргә телим. Моның өчен мин үз эшемне башларга булдым һәм үз кулларым белән десертлар ясый башладым. Үз кулларым белән эшләүне һәм барысын да контрольдә тотуны өстен күрәм. Бу эш минем күңелемә хуш килә, мин ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйм, үз эшемне үстерергә һәм киңәйтергә планлаштырам, – дип сөйли яшь эшмәкәр. – Үзмәшгуль буларак, өйдән чыкмыйча гына, мобиль кушымта аша теркәлергә мөмкин. Хәзер мин закон кысаларында эшлим һәм гадел рәвештә салымнар түлим.
– Әлеге салым режимының башкалар алдында өстенлеген нәрсәдә күрәсең?
– Беренчедән, хокукый киңлек кысаларында, хәтта балигъ булмаганнарга да, үз эшен алып барырга мөмкинлек бирә. Икенчедән, үзмәшгуль буларак теркәлгәндә, шәхси эшмәкәрләр кебек Пенсия фондына мәҗбүри рәвештә түләргә кирәкми. Син бары товар өчен генә түлисең, хәер салым ставкалары да күпкә түбәнрәк.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 1 гыйнварыннан һөнәри керемгә салымны физик затлар, шул исәптән товарлар җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче, эш бирүчеләре һәм ялланып эшләүче хезмәткәрләре булмаган, керемнәре календарь елда 2,4 миллион сумнан артып китмәгән шәхси эшмәкәрләр куллана ала. Башка чикләүләр дә гамәлдә: мәсәлән, гражданин акцизлы товарлар (алкоголь яки бензин) белән сәүдә итсә.
Физик затларга хезмәт күрсәткәндә һәм товарлар сатканда үзмәшгульләр табыштан – 4%, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга 6% салым түлиләр. Шулай ук 10 мең сум күләмендә салым кичерүе каралган. Әгәр салым 4% ставка буенча түләнә икән, исәп-хисап керемнең – 1%ын, 6% ставка белән ул керемнең 2%ын тәшкил итәчәк. Башкача әйткәндә, башлангыч стадиядә ставкалар сатып алучылар категориясенә бәйле рәвештә 3-4%ка тигез булачак.
Ничек теркәлергә?
Компьютер җайланмасына (смартфон, компьютер, планшет) «Минем салым» мобиль кушымта күчереп алыгыз. Барлык теркәү гамәлләре бу кушымтада башкарыла. Салым түләүченең «Шәхси кабинеты»ннан файдаланучылар кушымтага «Шәхси кабинет»тан ИНН һәм пароль ярдәмендә керә алалар, аннары кәрәзле телефон номерын расларга һәм үз эшчәнлегенең төбәген сайларга кирәк.
«Минем салым» кушымтасында теркәлгәндә сканер аша үткәрү һәм тикшерү өчен паспорт кирәк булачак, шулай ук смартфон камерасына үз фотоңны ясарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев