Беренче сыйныфка баручы укучылар букчалар алдылар
Предприятие һәм оешма коллективлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылдылар.
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Быел Чистай районында 900дән артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бу чорда аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләр өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе саллы ярдәм булып тора.
Күркәм гадәткә кергәнчә, ел саен әлеге акциягә иганәчеләр, предприятие һәм оешмалар, территориаль җәмәгать советлары җитәкчеләре һәм битараф булмаган чистайлылар кушыла.
Скарятин бакчасында бәйрәм
Скарятин бакчасында «Мәктәп кә җыенырга ярдәм ит» дигән күләмле акция узды.
Оештыручылар бу чараны беренче сыйныфка баручылар өчен чын бәйрәмгә әйләндерделәр. Скарятин бакчасы территориясендә алар өчен уен зоналары, «Иҗат бульвары» эшләде, анда балалар төрле мастер-класслар үттеләр, әкият персонажлары һәм мультфильм геройлары малайлар һәм кызларны җырларга, биергә һәм алар белән уйнарга чакырдылар.
Булачак укучыларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде.
– Белем көне алдыннан булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Мин эшмәкәрләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә елдан-ел шушы акцияне үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтлемен, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Ул шулай ук берничә көннән беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк һәм парта артына утырачак малайларга һәм кызларга, аларның әти-әниләренә теләкләрен җиткерде.
– Кадерле балалар, сезне чын күңелемнән якынлашып килүче 1 Сентябрь белән котлыйм һәм сезгә укуыгызда уңышлар, тугры дуслар телим. Ә әти-әниләргә балаларының һәрвакыт сәламәт, бәхетле булуын, уңышка ирешүләрен телим! – дип җылы теләкләрен җиткерде Дмитрий Алексеевич.
Беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен әлеге мөһим вакыйга белән шулай ук предприятие, оешма, территориаль җәмәгать үзидарәләре җитәкчеләре, шәһәр Советы депутатлары, Чистай районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм башкалар котлады. Алар шулай ук балаларга укуларында уңышлар, яңа казанышлар, ә аларның әти-әниләренә балалары өчен терәк булуларын, һәрвакыт аларны кайгыртып торуларын һәм яратуларын теләделәр.
Бер-бер артлы сәхнәгә булачак беренче сыйныф укучылары күтәрелде, 70кә якын бала букча алды. Малайларның һәм кызларның йөзләре шатлыктан балкыды.
– Мин – күп балалы әни, безнең олы кызыбыз мәктәптә укый, ә улыбыз беренче сыйныфка барачак. Мин баланы мәктәпкә җыярга күпме акча кирәген бик яхшы беләм. Шуңа күрә мондый акцияләр күп гаиләләр өчен бик яхшы ярдәм, дип ышанып әйтә алам. Өстәвенә, алар балалар тарафыннан чын бәйрәм буларак кабул ителә торган аерым атмосферада үткәрелә, – дип уртаклаша Алисә Галимова.
Акциягә кушылдылар
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе шулай ук кайбер предприятиеләрдә, территориаль җәмәгать үзидарәләрендә, дини оешмаларда узды.
«Кирпеч заводы» микро районының 8нче номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсе оештырган акция ярдәмендә 6нчы номерлы мәктәпнең булачак беренче сыйныф укучылары (20 кеше) уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар алдылар.
8нче ТҖС җитәкчесе Ислам Миңнегулов, 6нчы номерлы мәктәп директоры Дания Әхмәтҗанова булачак укучыларга җылы теләкләрен җиткерделәр.
– Балаларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыклы елмаюлары һәм бәхетле күзләре генә дә ни тора! Без күп кенә гаиләләр авыр матди хәлдә калган заманада яшибез. Шуңа күрә мондый акцияләр бик кирәк. Без әлеге игелекле эштә даими катнашканнары өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәһәр Советы депутатларына рәхмәтлебез. Алар булышлыгы белән без барлык мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтә алабыз, ә 6нчы мәктәпнең барлык беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Шул рәвешле кемне дә булса сөендерергә мөмкинлек булганда, үзеңә дә рәхәт була, – ди Ислам Миңнегулов.
– Мин инде күптән мәктәпкә әзерләнә башладым. Укырга, язарга өйрәндем, әзерлек төркеменә йөрдем. Ә безне букчалар алырга чакыргач, бик сөендем, хәтта шигырь дә өйрәндем. Букча эчендә мәктәп өчен күп нәрсә: дәфтәрләр, карандашлар, каләмнәр, альбомнар тутырылган. Мәктәптә укырга җиңел түгел дип уйлыйм, әмма мин бары «дүртле» һәм «бишле»гә генә укырга тырышачакмын, – дип кыю төстә белдерде яшь әңгәмәдәшебез Радмир Смирнов.
Аның сыйныфташлары Милена Логунова һәм Ләйсән Камалова да яхшы билгеләренә генә укырга теләүләрен белдерделәр.
– Мин бары «бишле»гә генә укырга телим. Мәктәптә рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья, рәсем, инглиз теле һәм башка бик күп фәннәр булачагын беләм, – ди Милена.
– Безне язарга, укырга һәм санарга өйрәтәчәкләр. Барлык фәннәр буенча бары яхшы билгеләр генә аласым килә, шуңа күрә мәктәптә дә, өйдә дә тырышачакмын, – дип ышандырды Ләйсән.
Әти-әниләр, үз чиратында, мондый адреслы ярдәмнең балаларны яңа уку елына әзерләүдә бик кирәк булуын билгеләп үттеләр.
– Мондый акцияләр балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә мөһим. Кайбер гаиләләрнең матди хәле кыска вакыт эчендә мәктәпкә әзерләнү өчен зур сумма бүлеп бирергә мөмкинлек бирми. Хезмәт хакы түбән, матди хәле авыр булган кешеләргә алдан ук акча җыярга туры килә. Ә гаиләдә берничә укучы булса, чыгымнар бермә-бер арта. Шуңа күрә мондый акцияләр күпләр өчен сизелерлек ярдәм, – дип ассызыклады беренче сыйныф укучысының әбисе Розалия Шакирова.
Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр һәм яңага өйрәттеләр
Ел саен мөхтәсибәт «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә актив кушыла һәм аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә ярдәм итә.
Быел 45 укучыга ярдәм күрсәтелде, шуларның 25е – беренче сыйныфка баручылар.
«Камалия» ял итү-үстерү үзәге командасы тарафыннан балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнде: балалар флешмобта катнаштылар, төрле станцияләрдә сынаулар үттеләр, мастер-классларда яңа күнекмәләр үзләштерделәр.
Биредә театр студиясе дә эшләде, анда балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. «Инглиз теле станциясе»ндә малайлар һәм кызлар чит телне белүләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, һәр теләгән кеше үзенә брошь ясый, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрен тикшерә алды.
Балаларны һәм аларның әти-әниләрен Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чис тай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар берлеге җитәкчесе Фәрит Галимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин, «Чистави» бизнес-клубы вәкилләре сәламләделәр.
Алар укучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар, аларга үз теләкләрен җиткерделәр, мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен сертификатлар тапшырдылар.
«Чистай-информ»да беренче сыйныфка баручыны котладылар
Быел редакциябез хезмәткәре Сергей Легасовның улы Серафим Легасов беренче сыйныфка барачак.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында «Чис топольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова булачак укучыга бүләк тапшырды.
– Баланы мәктәпкә озату – һәр ата-ана өчен мөһим этап. Шуңа күрә иң беренче чиратта укучының әтисен һәм әнисен һәр гаилә тормышында әлеге дулкынландыргыч вакыйга белән котлыйбыз. Ә сиңа, Серафим, яхшы билгеләр, мавыктыргыч дәресләр, тугры мәктәп дуслары телибез. Синең әтиең – безнең шәһәрдә хөрмәткә лаек белгеч, аны күпләр белә. Һәрвакыт аңардан үрнәк ал, – диде Наталья Николаевна.
Серафим яңа мәктәп формасын киеп карарга инде өлгергәнен сөйләде.
– Минем дусларым арасында мәктәпкә йөрүчеләр дә бар инде. Сыйныфташларым белән танышасым килә, 1нче гимназиядә белем алачакмын. Укытучыны күргәнем бар, ул безнең белән әзерлек төркемендә шөгыльләнде, – ди Серафим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев