Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Беренче кар көртләре» салаты әзерлибез

Кышкы озын кичләрдә якын кешеләрегезне тәмле ризыклар пешереп сөендерегез. Кәефне күтәрү өчен «Беренче кар көртләре» салаты әзерләргә була.

Безгә 6 йомырка, 300 грамм пешкән сыер ите, 2 баш суган, 1 кишер, 200 грамм сыр, 200 грамм Әстерхан чикләвеге, майонез кирәк булачак.

Табада вак туралган суганны кыздырабыз, аннары аның өстенә уып кишер салабыз. Сыер итен ваклап кисәбез. Пешерелгән йомыркаларны урталай бүләбез. Йомырка сарысын агыннан аерабыз. Йомырка сарысын чәнечке белән изәбез, тоз, борыч салабыз, 2 аш кашыгы майонез, бер уч вакланган Әстерхан чикләвеге өстибез. Барысын бергә болгатабыз, килеп чыккан эчлекне йомырка агына тутырабыз.

Аннары тәлинкәгә сыер ите, өстенә кишер белән кыздырылган суган салабыз. Майонез сылыйбыз, Әстерхан чикләвеге ваклап салабыз. Шуның өстенә эчлек тутырылган йомыркаларны тезеп чыгабыз. Йомырка өстенә уылган сыр сибәбез. Салатны укроп һәм башка тәмлеткечләр белән бизәргә мөмкин.

«Беренче кар көртләре» өстәлгә куярга әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев