Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче курс студенты көне дистәләгән студентны җыйды

Яшьләрнең иҗади һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе узды

Бу тантаналы кичәдә Яшьләр үзәге бөтен шәһәрдән дистәләгән креатив һәм дәртле студентларны каршы алды. Ә барысына да анда ел саен үткәрелә торган бәйрәм — беренче курс студенты көне сәбәпче булды.
Быел беренче урын өчен 4 команда: Казан инновацион университетының Чистай филиалы, КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һәм медицина училищесы студентлары көрәште.
— Кадерле егетләр һәм кызлар, мине бу чарага чакырганыгыз өчен рәхмәт! Бүгенге көн сезнең өчен онытылмаслык булыр дип ышанам! — дип сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады район башлыгы Дмитрий Иванов. — Һәм исегездә тотыгыз: студентлык — башлангычлар өчен иң яхшы вакыт! Тормыштан барысын да алыгыз: конкурсларда һәм төрле чараларда катнашыгыз, үзегезне яраткан эшегездә күрсәтегез, укыгыз һәм максатларыгызга ирешегез!
Һәр команда үзенчәлекле һәм тәэсирле чыгышлар әзерләгән. Тамашачыларны гаҗәеп матур хореография, менә дигән костюмнар һәм кызыклы сюжетлар гаҗәпләндерде. Сәхнәдәге геройлар белән бергә алар мавыктыргыч вакыйгаларга чумдылар.
Чыгыш ясаучылар күп кенә студентлар һәм мәктәп укучылары өчен актуаль булган мөһим проблемаларны: мәктәптән соң кая укырга керергә, яхшы педагогны ничек сайларга, курку хисеннән ничек котылырга һәм үз-үзеңне ничек ышанычлырак тотарга һәм башкаларны күтәрделәр.
Юмор һәм кызыклы метафоралар ярдәмендә алар үзләренең чыгышларын онытылмаслык иттеләр. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары курку һәм шикләнүләрне күңелле тараканнар рәвешендә күрсәттеләр. Төп героиняга үз-үзенә ышанмауны җиңү өчен зур юл үтәргә туры килде.
КАИ студентлары үз күренешләрендә мәктәпне тәмамлаган казах малае тормышын күрсәттеләр. Көр күңелле абитуриент шәһәрнең барлык уку йортларында булып, алга таба белем алу өчен КАИны сайлады. Нәкъ менә шунда аңа барыннан да уңайлырак булды һәм ул анда үзе кебек казахларны очратты һәм моңа бик шатланды.
КИУ студентларының чыгышы да тамашачыларда көчле алкышлар тудырды. Тыңламаучан замана бала образын тудыру өчен алар гадәти булмаган сүзтезмәләр кулландылар.
Катлаулы трюкларны профессиональ башкарган самурайлар белән номер һәм сәхнәгә зур аждаһаның килеп чыгуы аеруча истә калырлык булды. Тагын да тәэсирле булсын өчен ул сәхнәдән төште һәм әкрен генә тамашачылар яныннан узды.
Медицина училищесы студентлары чыгышының иң матур мизгелләренең берсе — «Мистер һәм миссис Смит» фильмыннан романтик күренеш булды. Фильмның төп геройларын гәүдәләндерүче егет белән кыз башта кулларына пистолет тотып бер-берсенең каршысына чыктылар. Аларга нәфрәт белән мәхәббәт арасындагы нечкә чикне җиткерү мөһим иде. Берничә минуттан соң, ачу һәм нәфрәт басылгач, пистолетлар идәнгә төште, ә пар биюдә әйләнә башлады.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны ике команда — КИУның Чистай филиалы һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары алды, икенче урында — КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы командасы, өченче урынга медицина училищесы лаек булды.
Берничә студент сәхнәдә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
— Катнашу бераз дулкынландыргыч булды, чөнки без барысын да беренче тапкыр эшләдек. Әмма 2 айлык әзерлек юкка булмады һәм мин ничек чыгыш ясавыбыздан канәгатьмен. Бу онытылмаслык тойгылар! — диде КИУның Чистай филиалы студенты Юлиана Васильева.
— Быел Беренче курс студенты көне шәп узды! Егетләр һәм кызлар бик энергияле, актив һәм иҗади. Безнең әзерлек берничә айга сузылды, без командада яхшы эшләдек. Барысы да без планлаштырганча үтте, — дип билгеләп үтте медицина училищесы студенты Анастасия Федотова.
— Минем хис-кичерешләрем белән уртаклашасым килә, — диде аның курсташы Анна Чулкова. — Сәхнәдә чыгыш ясаганда бераз борчылдым, әмма миңа чара бик ошады. Көндәшләр лаеклы иде, миңа калса, барлык егетләр һәм кызлар яхшы чыгыш ясадылар!
— Мин быел, узган ел белән чагыштырганда, тагын да яхшырак чыгыш ясадык дип саныйм. Бездә әзерлек эшләрендә ярдәм иткән педагог-оештыручылар алмашынды. Без ике ай чамасы әзерләндек. Көн саен репетицияләргә пардан иртәрәк сорап китә идек.
Әлбәттә, укытучылар ризасызлык белдерделәр, әмма безнең максат җиңү иде, — диде Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студенты Артем Минеев. — Чыгышыбызның ахыры миңа барыннан да бигрәк ошады, анда без барыбыз бергә җырладык, биедек, бик күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев