Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бер урында гына тормыйча, үсәргә тырышам»

Светлана Миңнекиева үзен спортта гына түгел, иҗатта да күрсәтте

 

Яшь, башлап йөрүче, шат күңелле һәм талантлы... Әлеге язмамның герое – Светлана Миңнекиева.

«Мин якыннарыма рәхмәтле»

35 яшьлек Светлана балачактан инвалид, аңарда сирәк очрый торган генетик авыру. Әмма бу аңа актив, энергияле булырга, спорт белән шөгыльләнергә, иҗат итәргә комачауламый. Ул үзен ничек бар шулай кабул иткән һәм үзенең үзенчәлекләре белән яшәргә өйрәнгән.

– Минем сәламәтлек белән проблемаларым беренче сыйныфка барганда медицина тикшеренүе үткәндә ачыкланды. Шул вакытта миндә Марфин сидромы барлыгы беленде. Ул бик сирәк очрый торган авыру. Ул җитди авырулар китереп чыгара – күз, йөрәк, сөякләрнең зәгыйфьләнүе күзәтелә, –дип сөйли Светлана.

Әлеге авыруның тагын бер билгесе – буй озынлыгы. Шуңа күрә ул үзенең яшьтәшләре арасында гел аерылып торган, барысыннан да озын була.

– Мин гадәти мәктәптә укыдым. Вакыт-вакыт күзләр проблемасы түгел, ә буем озын булганга авыр булды, чөнки малайлар миннән көлә иделәр. Әмма мин боларга игътибар итмәскә тырыштым. Гомумән алганда, сыйныфыбыз бердәм иде, кызлар мине гел якладылар, без тату укыдык. Мәктәптә авыруым аркасында аерым проблемалар булмады. Бары мин физкультурадан азат ителгән идем, билгеле, үземнең шөгыльләнәсем бик килде, – дип елмаеп сөйли ул.

Светлананың гаиләсе зур. Әти-әнисе һәм өч абыйсы һәрвакыт аның өчен терәк һәм яклаучылары булалар. Ул инвалид булуы аркасында туганнары арасында иркәләнеп ятмый, һәрвакыт алар белән бертигез эшли.

– Мин үземнең якыннарыма бик рәхмәтле, бервакытта да үземне үзенчәлекле дип сизмәдем, киресенчә, барыбыз да бертигез эшләгәнгә, үземне шундый ук гадәти бала кебек тоя идем. Без хуҗалыкта да булыштык, бакчада да эшләдек, гомумән алганда, барысын да эшли беләбез, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

– Хәзер сезнең буегыз белән бәйле авырлыклар туамы? – дип сорыйм Светланадан.

– Аңардан башка булмый инде,– дип елмаеп җавап бирә ул. – Минем буем 195 сантиметр. Үземә ярардай киемне озак эзләргә туры килә. Ишекләр нигездә стандарт, уртача зурлыкка исәпләнгән, башымны бәрмәс өчен бөкрәергә туры килә. Әмма болар мөһим түгел, мин гадәтләндем инде.

«Спорт минем өчен – барысы!»

Мәктәптә Светланага физкультура дәресләренә йөрергә рөхсәт булмаса да, хәзер аның тормышында спорт мөһим роль уйный. Аның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында үткәрелгән төрле зур күләмле ярышларда җиңгән өчен яуланган бүләкләре бик күп. Ул Әлмәт физкультура көллиятен педагог-тренер белгечлеге буенча тәмамлый. Ә барысына да яхшы остазлар белән очрашу ярдәм итә.

– Бу күп еллар элек булды. Инвалидлар декадасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән инвалидлар өчен спорт бәйрәмнәре оештырылган иде. Мине ул вакытта сукырлар җәмгыяте җитәкчесе булган Рифкать Гәрәйхан улы Гардиев чакырды. Ярышларда инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Алексеевна Хөснетдинова шахматка утыртты. Мин азрак уйный белә идем инде, әмма ярышларда катнашырлык осталыгым юк иде, – дип искә төшерә Светлана. – Өч айдан соң мине респубика ярышларына җибәрделәр, мин анда өченче урынны алдым. Шулай итеп инвалидлар җәмгыятенә кереп киттем.

Светлана Миңнекиева волейбол, шахмат, халыкара шахмат, бочче, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә бик яхшы уйный. Армспорт, җиңел атлетика, җәяүле туризм серләрен үзләштерә. Моңардан тыш, ул Татарстанның голбол буенча җыелма командасы әгъзасы да әле.

– Спорт – минем өчен барысы! Бу купшы сүзләр генә түгел, чынбарлык! Әгәр дә спорт булмаса, минем тормышым соры, кызыксыз булыр иде, – дип кичерешләре белән уртаклаша Светлана. Үзенең казанышлары турында ул ашыкмыйча гына сөйли, тыйнак икәне әллә каян күренеп тора. Ә яшь спортчыларга үзенең белеме һәм тәҗрибәсе турында бик теләп сөйли. Аның актив катнашы ярдәмендә моннан берничә ел элек безнең Чистайда яшь инвалидларның җәмәгать оешмсы оештырыла, аның әгъзаларына да безнең героинябыз бик теләп күнекмәләр уздыра.

«Үземнең остаханәм турындагы хыялым чынга ашты!»

Талантлы кеше кая да талантлы инде ул. Светлана да шундый. Ул әле спортта гына түгел, иҗатта да уңышларга иреште.

– «Хоровод идей» остаханәсе Чистайда инвалидлар җәмгыяте янында оештырыла. Аның максаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үз куллары белән төрле әйберләр ясый торга кешеләр табу һәм акча эшләү була. Бу тормышка аша. Әмма миңа моннан берничә ел элек Казанга китәргә туры килде, мин үзмәшгуль булып теркәлдем һәм үз иҗади эшчәнлегемне анда дәвам иттем. Үземнең остаханәмдә лазер белән кисү һәм гравировка белән шөгыльләнәм. Агач белән эшләргә яратам, шуңа күрә бу табигый материалдан төрле сувенирлар әзерлим, эшемнән зур канәгатьлек алам, – дип илһамланып сөйли Светлана.

Игелек дәресләре

Безнең героебыз – «Игелек дәресләре» социаль проектында катнашучы. Ул Казан шәһәр үзәге тарафыннан «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештырыла. Светлана «Мәктәпне кабул итү»пректында инвалидларны аңлау буенча курсларда белем алган. Ул шулай ук башка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән балалар өчен игелек дәресләре үткәрә. Күптән түгел шундый дәрес 4 нче номерлы мәктәптә узган. Игелек дәоресләрен Светлана Миңнекиева үзенең дус кызы Анна Макарова белән үткәргән. Алар яшь чис­тайлыларга сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә дөрес мөнәсәбәт , хәйриячелек, волонтерлык, инвалидларның ничек яшәүләре, аларның җәмәгать оешмаларында нинди эш алып барулары һәм башкалар турында сөйләделәр.

– Игелек дәресләре – ул балаларны яңа белемгә генә өйрәтеп калмый, һәр баланың йөрәгенә салынган нәрсәләрне дә ача. Дәресләрдә балаларга бездән курыкмаска, читләшмәскә, инвалидларның да башкалар кебек булулары турында сөйлибез. Игелек дәресләре алып бару безнең үзебезгә дә ярдәм итә. Шундый аралашулар вакытында без үзебездәге кыюсызлыкны, ышанмаучанлыкны җиңәбез, коммуникаль, креатив күнекмәләр, җаваплылык, башлап йөрү кебек сыйфатларыбыз үсә.

Тормыш шигаребез:» «Сиңа авыр булганда, синнән дә авыр хәлдә булганнарга ярдәм ит!»

Светлана шундый җанлылык, елмаю һәм күзләрендә очкын белән үзенең мавыгулары турында сөйли. Күңелдә бары бер сорау туа: боларны ничек берләштерә ала икән? Шул соравымны мин әңгәмәдәшемә дә юлладым.

– Берсүзсез, барысын да берләштерергә авыр, әмма мин алга барырга яратам, шуңа күрә бер урында гына тормас­ка, ә үсәргә, күңелсезлекләргә бирелмәскә, авыр уйлар эчендә бикләнеп тормаска (андый халәт башкалардагы кебек миндә дә булгалый) чакырам. Барысы да үтә, шуңа күрә комплексларга ирек куймагыз, сезнең хакта нәрсә әйтерләр дип куркып тормагыз! Иң мөһиме янәшәгездә якын кешеләрегез, чын дусларыгыз булсын!

– Сез нәрсәне кичерә алмыйсыз?

– Ялганны! Ул иртәме-соңмы барыбер беленәчәк. Мин уйларымны эчтә әйтмичә калдырырга яратмыйм, нәрсә уйлаганымны күзгә карап әйтеп бирәм.

– Тормыш шигарегез нәрсә­дән гыйбарәт?

– Үзеңә авыр булганда, синнән дә авыр хәлдә булганнарга ярдәм ит! Мин кешеләргә ярдәм иткәч, минем күңелем рәхәтләнеп, иркенәеп китә, канәгатьлек хисләре кичерәм, кешеләргә минем ярдәмнән җиңелрәк булуына шатланам.

– Светлана, сезгә уңышлар юлдаш булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев