Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер горурлык хисе яна миндә

...

Мин куанам шуңа – матур итеп,

Сөйли беләм анам телендә.

Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен,

Мин туганмын татар илендә.

 

Шуңа сөенеп бетә алмыйм, халкымның гүзәл теле, матур яшәеше, өметле киләчәге бар. Безгә үз җиребездә , үз телебездә сөйләшеп, аралашып, туган җиребезнең саф һавасын сулап, иркен кыр-басуларында тәгәрәп үсү бәхете тәтеде. Шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Без моның өчен, билгеле, әти-әниләребезгә, әби-баба ларыбызга, безгә аны мирас итеп калдырган борынгы бабаларыбызга рәхмәтле.

... 21 май көнне Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган олуг тантанада катнашырга дип без юлга кузгалдык. «Иман» мәчете имам-хатыйбы Адел хәзрәт безгә хәерле юллар, изге теләкләрен теләп озатып калды. Борынгы бабаларыбыз яшәгән җиргә барганда дулкынлану да, горурлану да, шатлык хисләре дә кичердем...

Болгар җире исә безне салмак кына искән җилләре, яңгырлары белән каршы алды. Билгеле, һава торышы гына безнең кәефне төшерә алмады, без бит көчле рухлы, нык халык. Нинди генә сынаулар булса да, без бергә, бердәм булып алга атлыйбыз һәм алга омтылабыз. Бүгенге хәл шуны янә бер кат раслады. Һава торышына карамастан, бирегә төрле җирләрдән килүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде.

Унбиш-егерме ел бу җирләрдә хәрәбәләр булса, бүген Болгар җирен танырлык та түгел. Гаҗәеп тарихи биналар, Ак мәчет, музей барысы да таң калырлык итеп эшләнгән. Кырык сигез илдән, төрле төбәкләрдән җыелган халыкка карап күңелдә милләтебез, динебез өчен горурлык хисләре туа. Халкымның шундый бай тарихлы, мираслы, бердәм булуына туган шатлык хисләрен ак кәгазь битләрендә генә аңлатып булмый! Татарстаныбызда гына да күпме милләт вәкиле яши, барысы белән дә тату, дус гомер кичерәбез әлһәмдүлилләһ!

Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясаучы җитәкчеләребезнең чыгышларын да зур дулкынлану белән тыңладык. Аеруча Тәлгать Таҗетдиннең чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Чыгышлардан соң тирән эчтәлекле мөнәҗәтләр тыңларга, концерт карарга насыйп булды. Сокландык та, горурландык та, сөенечебезнең иге-чиге булмады, күзләрне яшь тамчылары сарды...

Искиткеч тантанада катнашуым, борынгы бабаларыбыз йөргән эзләргә кабат аяк басуым белән мин бәхетле. Анда алган тәэсирләр, кичерешләр онытылмаслык якты хатирә, горурлык хисләре булып күңел түрендә урын алды. Безгә шундый шатлыклы мизгелләр бүләк итүләре, автобуслар белән Изге Болгарга сәяхәт оештырганнары өчен Чистай шәһәре мөхтәсибәтенә, оештыручыларга зур рәхмәт.

Мәдинә Кашапова. Иске Роман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев