Бер ел эчендә Татарстанның экологик кабул итү бүлмәсенә 6 меңнән артык мөрәҗәгать кергән
2025 ел башыннан Татарстанның республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 6 меңнән артык мөрәҗәгать кергән
Шикаятьләрнең күбесе чүплекләргә кагылган – бу темага якынча 3,1 мең хәбәр килгән, дип яза ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.
Шулай ук республика халкы һава сыйфаты белән бәйле проблемалар – 924 мөрәҗәгать, су сыйфаты – 594, җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз урнаштыру – 44 белдерү һәм башка мәсьәләләр турында актив хәбәр иткән.
Бүгенге көнгә 5,8 меңнән артык мөрәҗәгать хәл ителгән, Бу гомуми санның 96 проценттан артыгын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев