Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бер-береңне хөрмәт итәргә һәм озак ачу сакламаска кирәк!»

Марс Мансур улы һәм Иләлия Заһидулла кызы Әхмәтшиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Озак еллар бер-берсен хөрмәт итеп, татулыкта яшәгән парларга карап сок ланмый мөмкин түгел. Бүген шундый парларның берсе – Йолдыз поселогында яшәүче Әхмәтшиннар турында сүз бара.

«Сезне ир белән хатын дип игълан итәм!» – әлеге сүзләр Марс Мансур улы һәм Иләлия Заһидулла кызы өчен ярты гасыр элек яңгырый. 10 ноябрьдә әлеге пар алтын туен билгеләп үтә.

Юбилярларны Никахлашу сараенда хөрмәтләделәр. Әлеге тантаналы көндә алар тантаналы теркәү залына Мендельсон маршы астында керделәр: йөзләрендә – елмаю, кулларында – чәчәк бәйләмнәре... Аларны зал түренә чакырдылар.

– Хөрмәтле Марс Мансур улы һәм Иләлия Заһидулла кызы! Сезнең хисләрегез вакыт белән сыналган – сез ярты гасыр бергә! Без сезнең тагын озак еллар кулга-кул тотынышып бергә баруыгызны, бер-берегезне гел шулай яратып, җылытып, хөрмәтләп яшәвегезне, юлыгызда очраган киртәләрне җиңүегезне телибез, – дип Әхмәтшиннар гаиләсен сәламләде ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева.

Бу көндә әлеге парларга аларны ир белән хатын дип игълан иткән иң дулкынландыргыч мизгелләрне искә төшерделәр.

– Хәзер менә ничә еллар сез бергә яшәгәннән соң минем сезгә сорау бирәсем килә: сез бер-берегезне яңадан гомер юлдашы итеп сайлар идегезме? – дип юбилярларга мөрәҗәгать итте Ильмира Ильяс кызы.

Алар, бер-берсенең күзләренә карап, кулга-кул тотынышып, озак уйлап тормастан: «Әйе» дип җавап бирделәр. Аннан соң юбилярларның гаилә тормышы турындагы истәлек китабына кул куйдылар һәм вальс биеделәр.

Марс Мансур улы Чирүле Шенталасы авылыннан, ә Иләлия Заһидулла Акъяр авылыннан. Аларның танышуы хатлардан башлана... Өлкән сыйныф укучысы Иләлия армиядә хезмәт итүче Марс ка хат яза. Яшьләр бер-берсен бөтенләй белмәүләренә дә карамастан, хатлар аша ихлас аралашу аларның арасын якынайта. Армия хезмәте тәмамланганнан соң алар очрашалар.

– Без 1972 елның 10 нояб рендә Яуширмә авыл советында язылыштык. Иләлия миңа үзенең елмаюлы, матур, аралашучан булуы белән ошады. Ул бик йорт җанлы кеше. Хатлар алышканда ук мин аның шундый икәнен сизгән идем инде, – дип сөйли гаилә башлыгы Марс Мансур улы.

Ул озак еллар авылда укытучы булып эшли, ә тормыш иптәше Иләлия Заһидулла кызы колхозда сыер савучы була. Бәхетле, хезмәт сөючән гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Әхмәтшиннарда дүрт малай һәм ике кыз дөньяга аваз сала.

Әлеге гаиләне кайгы дигәнең дә читләтеп үтми. Бер уллары вафат була. Әлеге олы хәсрәтне җиңәргә аларга бер-берсенә терәк булу, тормышка мәхәббәт һәм балаларын ярату кебек сыйфатлары ярдәм итә.

– Әйе, кызганычка каршы, бала хәсрәте күрергә дә туры килде, әмма бернишләп тә булмый... Әлеге кайгы безнең гаиләне тагын да ныгытты, без бер-беребезгә тагын да якынайдык, – дип күз яшьләре аша сөйли Иләлия Заһидулла кызы.

35 ел элек алар Йолдыз поселогына барып урнашалар һәм бүгенгәчә шунда яшиләр. Гаилә башлыгы үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгында дәвам итә: башта балта остасы була, аннары озак еллар бригадир булып эшли. Берничә ел лаеклы ялга чыккач та эшли. Иләлия апа да эшсез утырмый билгеле, башта фермада эшли, аннары мәктәптә пешекче була.

– Хәзер без икебез дә пенсиядә, шәхси йортта яшибез. Үз бакчабыз, сыерлар, атлар тотабыз. Хуҗалыкта эш күп, бу шатландыра. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, – дип сөйли Марс Мансур улы.

Безнең юбилярларның җиде оныклары үсеп килә, алар яраткан бабайлары һәм әбиләре янына еш киләләр. Алар турында кайгыртып, булышып тору яраткан шөгыльләре, ул аларга зур канәгатьләнү китерә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә Әхмәтшиннарның зур, тату гаиләсе шатлыклы авазлардан гөрләп тора.

–Сезнең шулай бергә озак, бәхетле яшәвегезнең сере нәрсәдә? – дип сорыйм мин алардан.

– Кисәк кенә әйтүе дә авыр әле, – дип тыйнак кына елмая алар. – Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңне тыңлый белү. Барысын да бергә эшләргә, хәбәрләшергә, киңәшләшергә , озак ачу саклап йөрмәскә, юл куя белергә һәм бер юнәлештә барырга кирәк, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Марс Мансур улы һәм Иләлия Заһидулла кызы.

Алтын туйга багышланган тантана котлаулар белән үрелеп барды. Юбилярларны әлеге искиткеч матур бәйрәмнәре белән котларга балалары, оныклары, туганнары да килгән иде. Алар кадерле кешеләренә иң җылы, изге теләкләрен юлладылар. Тантана сәбәпчеләре адресына ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге вәкилләре дә ихлас котлау сүзләре җиткерделәр. Алар Марс абый белән Иләлия апага бәхет, сәламәтлек, озын гомер теләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар

Юбилей тантанасын тәмам лап, Ильмира Ильяс кызы аларны бриллиант туйларын билгеләп үтәргә дә чакырды.

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп, бәхетле гомер итү һәркемгә дә эләкми. Мондый бәхет икәү бергә тормыш авырлыкларына каршы торган, тормыш сынаулрын җиңә алган, бер-берсенә хөрмәт, ярату хисләрен саклый алган, бер-берсенә ышанган, сак лаган парларга гына насыйп буладыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев