Бер атнада ике янгын
Узган атнада Чистайда ике янгын килеп чыкты. Әлеге хәлләр турында Чистай районы буенча күзәтчелек һәм кисәтү эшләре буенча бүлектә хәбәр иттеләр.
26 августта Энгельс урамындагы бинада янгын чыкты. Янгын урынына ПСЧ-67нең кизү бүлеге чыкты. Янгын нәтиҗәсендә бинаның фасады зыян күргән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
— 29 августта авиатор Костин урамындагы шәхси йортларның берсендә янгын чыга. Янгын бүлегенә 1 сәгать 33 минутта хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә шәхси торак йорт участогында урнашкан терраса җимерелгән. Үлүчеләр һәм имгәнүчеләр юк. Янгынның сәбәбе — электр приборлары эшенең аварияле режимы, — дип сөйли күзәтчелек һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Күзәтчелек ведомствосында халыкка уяу булырга, ут белән бик сак эш итәргә, барлык янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырып мөрәҗәгать иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев