Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер атна эчендә – 2 янгын

31 гыйнвардан 6 февральгә кадәрге чорда Чистай районында 2 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.

Беренче янгын 1 февральдә торак йортта килеп чыга.

– Пушкин урамындагы йортта янгын чыгу турындагы хәбәр 12 сәгать 16 минутта килде. Янгын йортка зыян салды. Аның сәбәбе – ут белән сак эш итмәү, – дип хәбәр итте Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Икенче көнне янгын сүндерү частенә Чистай районы авылларының берсендә янгын чыгу турында кабат хәбәр керә.

– 2 февральдә, 14 сәгатьтә, Кызыл Яр авылында Яр буе урамында янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә сарай зыян күрә. Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана, – диде янгын күзәтчелеге инспекторы.

Ул шулай ук халыкны янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырды, ә янгын чыккан очракта «01», «101» телефоннарына шалтыратырга кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев