Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер атна эчендә өч янгын: Чистай районында каралты-кура, балкон һәм ташландык бина янган

Бәхеткә, барлык очракларда да зыян күрүчеләр булмаган

Узган атнада шәһәр һәм район территориясендә өч янгын теркәлгән. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә шундый мәгълүматлар китерелде. Бәхеткә, барлык очракларда да һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булмаган.

Беренче янгын 21 май төнендә Галактионово авылында чыга. Шәхси хуҗалыкларның берсендә ут ишегалды корылмаларын – чатырны һәм сарайны тулысынча юк иткән. Белгечләр мәгълүматлары буенча, беренчел сәбәп ут белән саксыз эш итү булган.

Икенче көнне үк, 22 майда, шәһәрдән хәвефле сигнал килә. Янгын Мир урамы, 38 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта чыккан.

 

– Янгын сүндерү расчетлары килгән вакытта 5нче каттагы фатирларның берсендә балкон яна торган булган, тәрәзәләрдән кара төтен чыккан. Вакыйга нәтиҗәсендә фатирга зыян килгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның башлангыч сәбәбе –тәмәке тартканда саксызлык, – дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

 

Өченче очрак 24 май көнне көндез «Энергетик-2» бакчачылык ширкәтендә теркәлгән. Анда файдаланылмый торган корылма яна башлаган. Ут ташландык корылмага зыян салган, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Белгечләр янгын чыгу сәбәбен ачыклый.

Ведомствода чираттагы тапкыр халыкка янгын иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм ут белән эш иткәндә уяулыкны югалтмаска кирәклеге турында искәртәләр.

 

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев