Белгечләр Татарстан урманнарының торышын тикшерделәр
Республикада урман массивларының санитар торышын бәяләү буенча чаралар дәвам итә
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, июль уртасына тикшерүләр 1930 гектарны үз эченә алган. Диагностиканы җирле урман хуҗалыклары хезмәткәрләре дә, Россия урманны саклау үзәге профильле учреждениесе белгечләре дә үткәрә.
Мондый тикшерүләр үсентеләрнең нинди хәлдә булуын билгеләргә һәм кирәк булганда санитар кисүләр һәм башка савыктыру процедураларын үткәрү өчен нигез әзерләргә мөмкинлек бирә.
Эшләр «Экологик иминлек» милли проектына керә торган «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында алып барыла.
Чыганак: НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев