Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр Чистайда ике катлы бинада чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар

Узган көннәрдә шәһәрдә һәм районда 3 янгын теркәлгән

Узган атнада янгын сүндерү бүлекчәләре янгын очраклары буенча өч тапкыр чыкканнар. 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр шәһәрдә һәм районда 3 янгын килеп чыккан. Бу хакта Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр иттеләр.
31 октябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә, Йолдыз бистәсендә печән төргәкләренә ут каба. Хуҗалар янгынны янгын сүндерүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә сүндергәннәр. Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә аңлатуларынча, янгын сүндерүчеләр калган печәнгә су сипкәннәр. Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Белгечләр фикеренчә, янгын ут төртү сәбәпле килеп чыккан.
2 ноябрь көнне Мөслим авылыннан янгын чыгу турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү бүлекчәсе урынга килгән вакытта гараж яна торган булган. Янгын чыгуның сәбәбе — электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
4 ноябрь көнне, иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә Чистайда янгын чыга. Бутлеров урамында ташландык бина яна.
— Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәндә мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән, файдаланылмый торган агач бинаның икенче катын ут чолгап алган булган. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана, — диде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев