Белгечләргә ихтыяҗ бар!
Чистайда эшче һәм инженер белгечлекләренә ихтыяҗ аеруча зур. Шулай ук табиблар җитми.
«Безнең шәһәрдән китәргә кирәк, эш тә, перспективалар да юк!». Соңгы вакытта чистайлылардан, бигрәк тә яшьләрдән, шундый сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Аларны аңлап була, чөнки кайбер предприятиеләр ябыла, икенчеләре үзгәртеп корыла, кешеләрне кыскарталар. Әмма, гаделлек хакына, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа производстволар да ачыла. Мәсәлән, шәһәрдә кече эшмәкәрлек һәм бизнес үсә, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары саны арта бара, алар еш кына яңа эш урыннары булдыру турында сөйлиләр. Хәер, бюджет тармагының кайбер учреждениеләрендә дә белгечләр җитмәү күзәтелә.
Хезмәт базарына үткә релгән анализ күрсәткәнчә, Чистай районында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исем легендә зур өлешне эшче бел гечлекләр алып торалар, әмма билгеле бер белемнәргә, квалификациягә ия булган хезмәткәрләр дә таләп ителә. Шулай ук инженер белгечлекләргә дә ихтыяҗ бар. Районда табиблар җитми.
Кирәкле кадрларны сай лап алу өчен кайбер пред приятиеләр җитәкчеләре уку йортлары белән элемтәләр урнаштыралар, студентлар белән аралашалар, аларның эш перспективалары турында сөйлиләр.
Мисал өчен, шундый һөнәри юнәлеш бирүче очрашуларның берсе КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалында булды. Потенциаль хезмәткәрләр артыннан «ауга» нефть чыгару өчен җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнүче эре пред приятиенең генераль директоры Евгений Игнатов килде. Ул төрле юнәлешләр буенча белем алучы уку йорты студентлары белән очрашты.
– Безнең кадрлар җәлеп итү өлкәсендә әлеге югары уку йорты белән элемтә җайга салынган. Без берничә ел рәттән уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштырабыз. Шунысы куанычлы, яшь белгечләрнең күбесе предприятиедә кала һәм карьера баскычы буенча өскә күтәрелә, яхшы гына хезмәт хакы ала. Безнең компания даими рәвештә киңәя бара, шуңа күрә яхшы кулларга һәм акыллы башларга ихтыяҗ һәрвакыт бар, – дип билгеләп үтте Евгений Иванович.
Ә менә иминият оешма ларының берсендә Чистай филиалы җитәкчесе белгеч сайлаганда билгеле бер авырлыклар белән очрашуы турында сөйләде.
– Хәзер яшьләр эшләргә телә миләр дигән тәэсир калды. Мин озак вакыт офиска хезмәткәр таба алмадым. Бе рәү ләргә эшләмичә генә югары хезмәт хакы кирәк, башкаларны иртән тору авырсындыра. Дәгъвачыларның берсе эшләүгә караганда мәш гульлек үзәгендә исәптә тору яхшырак диде. Хезмәт хакы зур ук булмаса да, вакытында түләнә һәм социаль пакет та бар, – ди Таһир Нәсыйбуллин.
Димәк, Чистайда эш бөтен ләй юк дигән сүз дөрес түгел. Әмма һәр кешенең эшкә дә, бигрәк тә хезмәт хакына үз ихтыяҗы бар. Ул исә күпчелек очракта эшкә урнашканда хәлиткеч фактор булып тора.
«Үз-үзләренә» эшлиләр
Халыкны эш белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, «үз-үзләренә» эшләүне өстен күргән кешеләр турында да әйтеп узмыйча мөмкин түгел. Сүз үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр турында бара. Соңгы елларда үз эшен ачарга теләүчеләр саны арта бара.
Без берничә чистайлы белән аралаштык, алар ни өчен «үз-үзләренә» эшләргә карар кылулары турында сөйләделәр.
Эльвира Демидова, маникюр буенча мастер:
– Белемем буенча мин юрист. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Бераздан декрет ялына киттем. Бала белән өйдә утырганда маникюр белән мавыктым. Миңа моның белән шөгыльләнү бик ошады. Вакыт узу белән шөгылем төп эшемә әверелде, мин үзмәшгуль буларак теркәл дем һәм яраткан эшем белән бик теләп шөгыльләнәм һәм акча эшлим.
Алексей, шәхси эшмәкәр:
– Мин йөк ташу белән берничә ел шөгыльләнәм инде. Минем хезмәт биографиямдә берничә чор бар. Махсус урта белем алгач, Чистай заводларының берсенә эшкә урнаштым. Өйләнгәч, эшче хезмәт хакына гаиләне тәэмин итү авыр булачагын аңладым һәм шунда ук үз эшемне ачу турында уйлана башладым. Йөк ташу өлкәсендә күп еллар хезмәт иткән туганым үрнәк булды. Мин аңардан тәҗрибә тупладым һәм эшмәкәрлек белән мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә булдым. Хәзер барысы да үземә, күпме һәм ничек эшләячәгемә бәйле. Миңа еш кына танышларымнан «үз-үзеңә» эшләргә яхшы дип ишетергә туры килә. Әйе, үз эшең булу шәп, әмма бу эшләмәсәң дә була дигән сүз түгел бит. Акча үзе килми, гел эшләргә кирәк, минем очракта атнасына берничә мең чакрым юл үтеп.
Рузилә Фәтхуллина, шәхси эшмәкәр:
– Минем хезмәт юлым офис та эшләүдән башланды. Мин дип ломлы юрист һәм белгеч легем буенча Казан компанияләренең берсендә эшләдем. Шулай килеп чыкты, ирем белән без туган авылыбызга күченеп кайттык. Ә авылда эш табу мөмкин түгел дияр лек, шуңа күрә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйладык. Безнең гаилә эшебез бар: кош-корт үрчетәбез, итләтә дә, тереләй дә сатабыз. Алга таба да эшебезне киңәйтергә планлаштырабыз. Миңа калса, мөмкинлегең һәм теләгең бар икән, үз эшең белән шөгыльләнү яхшы. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, бу бик күп көч, идеяләр һәм түземлек таләп итә торган катлаулы хезмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев