Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Белемнәрне ныгытырга театр ярдәм итә»

Балаларны яратуы һөнәр сайлаганда аның өчен хәлиткеч фактор була да инде. Бүген ул Татар Талкышы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә.

– Үземнең беренче дәресемне моннан 27ел элек Изгар мәктәбендә биргән идем. Анда күпчелеге рус телле балалар иде, әмма аларның татар теле дәресләрендә бик теләп шөгыльләнүләре, үзләренең яңгыравыклы тавышлары белән минем сорауларыма җавап бирүләре истә калган, – дип сөйли Гөлчәчәк Рәмдис кызы.

Берничә ел ул Нарат Елгада да укыта. Әмма аның хезмәт биографиясендә иң күп урынны Татар Талкышы мәктәбе алып тора. Ул биредә менә 17 ел инде малай-кызларны туган телебезнең серләренә өйрәтә.

– Безнең мәктәптә укучы балаларыбыз өчен татар теле – туган теле. Аларның күбесе өйдә дә, мәктәптә дә үз яшьтәшләре белән татар телендә аралашалар, бу мине нык сөендерә. Бу дәрестә дә ярдәм итә. Беләсезме, мин бер генә тапкыр да укучыларымнан татар телен ник өйрәнәбез, әлеге фән буенча дәресләр нигә шуның кадәр күп дигән сорауны ишетмәдем. Балалар дәресләрдә, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиа­даларда актив катнашалар, еш кына җиңүчеләр һәм призерлар да булалар. Бу аларның телебезне камил белергә омтылышлары һәм телебезне сак­ларга теләүләренең нәтиҗәсе, – дип сөйли стажлы педагог.

Гөлчәчәк Рәмдис фәнне ныклап үзләштерергә, белемнәрне ныгытырга һәм тирәнәйтергә дәрестән тыш эшчәнлек ярдәм итә дип саный. Мәсәлән, берничә ел инде Татар Талкышы мәктәбендә театр түгәрәге эшли. Аңа йөрүче балалар татар телендә сәхнә әсәрләре күрсәтәләр. Алар республика фестивальләрендә дә күп тапкырлар лауреат исеме алдылар. Түгәрәк белән Гөлчәчәк Рәмдис кызы җитәкчелек итә.

– Бу эш минем укучыларыма бик ошый, театрда уйнау - телне өйрәнү өчен өстәмә стимул. Бер мисал китерәм. Хәзер инде мәктәпне тәмамлаган бер укучым 10 сыйныфка кадәр «ң» авазын әйтә алмый иде. Ә театр­да уйнау өчен әдәби татар телендә дөрес һәм ачык итеп сөйләшергә кирәк, бу – мәҗбүри критерий. Кызның бик тә сәхнәдә уйныйсы килә иде. Берничә көн эчендә ул үзлегеннән әлеге авазны әйтергә өйрәнде һәм аңа роль дә бирделәр. Шәхсән минем өчен бу искитәрлек нәрсә булды, – дип сөйли Гөлчәчәк Шәйхетдинова.

Стажлы педагог туган телне белергә һәм сакларга укучыларны гына өйрәтми. Гаиләдә дә шундый матур традиция сак­лана: ата-аналар һәм балалар, әби-бабайлар барысы да татар телендә аралашалар.

– Минем балаларымның үзара һәм дуслары белән дә татар телендә аралашулары алар әле русча белмиләр дигән сүз түгел. Алар рус телен дә җитәрлек дәрәҗәдә беләләр. Бу бик яхшы. Мин укучыларыма да, балаларыма да әйтәм, кеше нинди генә милләттән булса да, үз ана телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен белергә һәм әлеге мирасны киләсе буыннарга тапшырырга тиеш. Теле һәм мәдәнияте яшәгәндә генә халык яши. Шуны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.

– Татарстанда 2021 ел республикада яшәүче барлык милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгытуга, аларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелде. Ә сез татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әлеге елдан нәрсә көтәсез? – дип кызыксынам мин әңгәмәдәшчемнән.

– Ирешелгән уңышларны саклап һәм арттырып, шул ук юнәлештә эшемне дәвам итәргә ниятлим. Һәм, билгеле инде, тагын бер максатыбыз – балаларга туган телебезгә мәхәббәт орлыклары чәчү, – дип әңгәмәсен тәмамлады Гөлчәчәк Рәмдис кызы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев