Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Белемнәрне яңарту артык булмас

Боз астыннан балык тоту сезоны бара. Кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары балыкчылар белән әңгәмәләр үткәрәләр

Кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе бүлегенең бу рейды кышын балык тотарга яратучылар арасында бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлдерелде. Белгечләр елгада боз калынлыгын үлчәделәр һәм балыкчылар белән сөйләштеләр.

Чулманда боз әле калын, әмма балыкчыларга иминлек кагыйдәләре турында искәртү артык булмас. Яз җитәргә дә озак калмый, димәк, тиздән кышкы кармакларны һәм кирәк-яракларны киләсе сезонга кадәр җыеп куярга туры киләчәк.

Озак еллар дәвамында боз астыннан балык тотучылар да, яшь балыкчылар да – кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе вәкилләренең күз уңында.

– Балыкчыларның барысы да тәртипле. Алар үз иминлекләре турында онытырга ярамавын аңлыйлар. Күпләр үзләре белән балык тоту өчен кирәкле әйберләр, бур гына түгел, ә коткару кирәк-яраклары, шул исәптән бау да йөртәләр – дип билгеләп үтте Кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең Чис­тай бүлекчәсе дәүләт инспекторы Олег Потемкин.

Тәҗрибәле балыкчы кышкы бозның куркыныч булуын яхшы белә. Боз өсте таш кебек нык күренергә мөмкин, ләкин бер адым ясау җитә, шунда ук суга төшә башлыйсың, аннан калын киемнән чыгуы җиңел түгел.

– Боз өстеннән ясалган сукмаклар буенча йөрергә кирәк. Боз астына төшкән очракта, янәшәгездә сезгә чыгарга ярдәм итәрлек кеше булсын. Җылуга якын килергә ярамый, чөнки аяк астында боз көтмәгәндә ярылырга мөмкин. Бу хакта даими рәвештә балыкчыларыбызга искәртәбез, – дип аңлатма бирде инспектор.

Хәзерге вакытта боз калынлыгы 40 сантиметрдан артык, бу куркыныч саналмый. Әмма температура үзгәреп тору сәбәпле, Чулман өстендә боз тиз йомшара, ә көчле агым булган участок­ларда җылу барлыкка килә. Бу хакта Павел Платонов яхшы белә, чөнки ул үзе дә берничә тапкыр елгада килеп чыккан вакыйгаларның шаһиты булган. Шунысы сөендерә, барлык очрак­лар яхшы тәмамланган.

– Иң истә калган очрак 20 ел элек булды. Карасам, Чулман буйлап бер балыкчы йөгерә, ә алда җылу, ул аны хәтта күрми дә. Әлбәттә, шунда төшеп китте дә. Иптәшем белән аның янына йөгереп бардык, бур суздык, ул аңа тотынды һәм аны судан тартып чыгардык. Хәзер мондый очраклар сирәк очрый, – ди Павел Михайлович. – Шәхсән мин апрель аенда кышкы балык тоту сезонын ябам. Яз башлану белән ялгыз йөрмим һәм һәрвакыт үзем белән бау алам. Яшисе килә бит!

Безнең әңгәмәдәшебез яшь чактан ук боз астыннан балык тоту белән мавыга. Бу аның иң яраткан шөгыле. Ә лаеклы ялга чыкканнан соң, эшкә йөргән кебек, Чулманга тикшерелгән сукмаклар буенча йөри.

– Без, стажлы балыкчылар, кайда, ничек йөрергә икәнен беләбез. Әмма дәүләт инспекторын тыңлау артык булмас, боз өстендә үзеңне дөрес тотарга, иминлекне сакларга кирәк. Тиздән яз, белемнәрне яңарту яхшы булыр, – дип саный Павел Платонов.

Куркынычсызлык рейдлары атнага берничә тапкыр үткәрелә. Көзге-кышкы чорда Чистай районында ел башыннан бозда бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.

Уңай вәзгыятьне саклап калу – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең генә түгел, ә балыкчыларның да бурычы. Алар катгый үтәргә тиеш тагын бер төп кагыйдә: боз өстендә машинада йөрмәгез. Беренчедән, бу куркыныч, икенчедән, бездә боз кичүе юк.

– Кышын бозга чыгу һәм аның буенча автотранспортта йөрү махсус кичүләр куелган яки күрсәтмә билгеләр беркетелгән урыннарда гына рөхсәт ителә. Чистай районында боз кичүе юк. Татарстанда кышкы чорда Яшел Үзән, Аракчино, Алабуга һәм Түбән Камада кичүләр эшли, – дип аңлатма бирә өлкән дәүләт инспекторы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Чистай инспекторлык бүлеге җитәкчесе Михаил Марфин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен бозган өчен ТР Административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ җәза яный.

 

Игътибар!

Су астына төшеп китсәгез яки боз астына төшкән балыкчыны күрсәгез, нәрсә эшләргә?

Үзегез белән бау булса, аны суга төшкән кешегә бирергә кирәк. Кул астындагы чаралардан

кышын һәр балыкчыда булган каеш, шарф, куртка яки бур ярдәмгә килә.

Кешене судан чыгаргач, 112 номерына шалтыратырга һәм коры кием кигезергә, чөнки кеше бик тиз туңа башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев