Белем сыйфаты турында сөйләделәр, иң яхшы педагогларны бүләкләделәр
Районда биш фән буенча БДИның уртача баллы күтәрелде.
Яңа уку елы алдыннан укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре «Чистай» мәдәни үзәгендә гадәткә кергән август киңәшмәсенә җыелдылар.
Фойеда педагогик эшчәнлектә кулланыла торган санлы технологияләр, шәһәр һәм район мәгариф оешмаларының төп казанышлары турында сөйләүче күргәзмә тәкъдим ителде.
Аннары залда пленар утырыш булды. Аның эшендә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова катнаштылар.
Белем бирү чарасының өстенлекле тематик юнәлеше – хәзерге заман мәгарифендә үзгәрешләр шартларында сыйфат белән идарә итү мәсьәләләре. Башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова узган уку елында шәһәр һәм район мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә анализ ясады. Ул балаларның һәм педагогларның уңышлары турында сөйләде, уңай моментларны һәм аерым игътибар таләп итә торган проблемалы урыннарны билгеләп үтте һәм киләсе елга бурычлар билгеләде.
– «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төп юнәлеш – инфраструктураны үстерү. Мәгариф системасының инфраструктура базасын киңәйтү белем бирү сыйфатын күтәрүне тәэмин итәргә тиеш. Узган ел авыл мәктәпләрендә азык-төлек блокларына комплекслы ремонт ясалды, 8нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланып килә. «Мәгариф» милли проекты кысаларында өч мәктәптә «Үсеш нокталары» ачабыз. Әлеге мәгариф үзәкләре заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Шулай итеп, район балаларына сыйфатлы, заманча белем алу өчен тигез шартлар тудырылган, – дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна.
Узган уку елы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, ул үзенең анализын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән башлады.
– Безнең өчен мәктәпкәчә яшьтә үк функциональ грамоталылыкка алшартлар салынуы мөһим. Районда «Мозаика» мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын сынау буенча республика эксперименталь мәйданчыгы эшли. Ул һәр баланың шәхси потенциалын һәм сәләтен үстерү мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Бу программаны 5, 17, 20нче номерлы балалар бакчалары гамәлгә ашыра. Педагог лар бөтенроссия конкурсларында, вебинарларда, семинарларда катнашалар, педагогик форумнарда бу юнәлештә тәҗрибә уртаклашалар, – дип сөйләде Ольга Купцова. Ул шулай ук шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган башка программаларны да атады.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе белем бирү сыйфатын бәяләүнең мөһим критерийларының берсе булып тора. Быел коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, аны югары уку йортларына укырга керүче чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырган. Калганнар (10 кеше) рус теле һәм математиканы дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшырганнар.
– Чыгарылыш сыйныф укучылары аеруча җәмгыять белеме, физика, биология кебек фәннәрне сайлаганнар. 2021 елда химия, математика, физика, биология һәм инглиз теле буенча БДИ нәтиҗәләренең уртача баллы артты. 5 укучы БДИны 100 баллга тапшырды. 2020 елда алар дүртәү иде, ә 2019 елда – 3 кеше. 218 укучы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 2021 елда 70 чыгарылыш сыйныф укучысы, бу гомуми санның 22,6 процентын тәшкил итә, мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Бу узган ел белән чагыштырганда, 4,4 процентка күбрәк. Шул ук вакытта медальләрне расламаган укучылар саны кимеде: быел 1 укучы.
Ольга Купцова туган телне өйрәтү мәсьәләләренә дә тукталды.
– Яңа уку елында 9 балалар бакчасында татар телендә тәрбия бирүче 10 төркем ачылды. Аларга 537 бала йөреячәк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар телендә тәрбия бирү 14,7 процентка артачак, – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы.
Киңәшмәдә сыйфатлы тәрбия бирү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этномәдәни белем бирү, мәктәптә милли белем бирү шартларында ике дәүләт телен укытуда заманча алымнарга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Киңәшмә ахырында шәһәр һәм районның мәгариф системасын үстерүгә өлеш керткән иң яхшы педагогларны бүләкләү булды. Шулай ук Екатерина Таркаева Александр Никитич Таркаевның исемле премиясен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев