Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем көнендә капиталь ремонтланган 16нчы мәктәп ачылды

Белем көне уңаеннан шәһәрнең һәм районның барлык мәгариф оешмаларында тантаналы линейкалар узды. Бәйрәм чараларының берсе 16нчы мәктәптә булды.

Быел мәктәп бусагасын 75 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Малайлар һәм кызлар бәйрәмгә матур чәчәк бәйләмнәре тотып һәм яхшы кәеф белән сыйныфташлары, яраткан укытучылары белән күрешү өчен линейка башланганчы ук килделәр.
— Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Яңа уку елында мин сыйныфташларыма уңышлар, яхшы билгеләр, әти-әниләренең кәефен төшермәүләрен телим! — дип теләде барлык укучыларга тугызынчы сыйныф укучысы Маргарита Кәлимуллина.
Тантананың рәсми өлеше Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт әләмнәрен күтәрүдән һәм мәртәбәле кунакларның котлавыннан башланды.
— Кадерле укучылар, хөрмәтле педагоглар, ата-аналар, әбиләр һәм бабайлар, сезне шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйм! Җәй бер көн кебек үтеп китте, менә яңа уку елы килеп җитте. Мин барлык укучыларга яхшы билгеләр телим, — диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.
Яңа уку елы башлану белән укучыларны һәм педагогларны шулай ук мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова, шәһәр прокуроры Тимур Дияров һәм мәктәп директоры Ирина Коновалова котладылар.
— Барыгызны да Белем көне белән котлыйм! Кадерле беренче сыйныф укучылары, укуыгызда уңышлар телим, һәр фән җиңел бирелсен, сыйныф җитәкчегез иң яхшысы булсын! Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең өчен катлаучы чор башлана, сезгә киләчәккә һөнәр, алга таба кирәк булачак һәм БДИ, төп дәүләт имтиханын тапшырганда югары баллар җыярга ярдәм итәчәк фәннәрне сайларга кирәк. Максатчанлык һәм үҗәтлек, барлык фәннәрне югары балларга тапшыруыгызны телим! Хөрмәтле әти-әниләр, мин сезгә сәламәтлек һәм балаларыгыз белән бергә булырга вакытыгыз булуын телим. Хөрмәтле коллегалар, нәкъ менә сез укучылар өчен үрнәк булып торасыз. Хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел көрлеге һәм илһам телим, — диде Ирина Александровна.
Башлангыч мәктәп укучылары чарада катнашучыларны музыкаль чыгышлары белән сөендерделәр, шулай ук укытучылар белән бергә мәктәп гимнын җырладылар.
Беренче сыйныф укучылары да мөһим көнгә әзерләнгәннәр: тормышларындагы яңа этап турында шигырьләрне яттан укыдылар. Ә югары сыйныф укучылары укытучыларга дәрестә алган белемнәре һәм тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар каникулда булганда мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде.
— Әлбәттә, бөтен нәрсәгә дә акча җитмәде, шуңа күрә муниципаль фонд хисабына без якын арада яңа асфальт салырга ниятлибез. 16нчы мәктәпнең республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә иң яхшыларның берсе булуын телибез. Барысы да безнең кулда! — дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Тантанадан соң балалар мәктәп эченә үттеләр һәм уку йортларының нык үзгәрүенә шаккаттылар! Алар коридорлар һәм сыйныфлар буйлап сокланып йөреп чыктылар.
— Без җәйге каникулдан соң килдек һәм үз мәктәбебезне танымадык. Ниһаять, монда ремонт ясалган: диварлар буялган, зур актлар залы ясалган, яңа кабинетлар өстәлгән, ашханә яңартылган. Мондый үзгәрешләргә мин бик шат! Хәзер безнең мәктәп менә дигән, — диде өлкән сыйныф укучысы Михаил Толкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев