Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем көне белән!

Кадерле чистайлылар! Сезне чын күңелемнән Белем көне белән котлыйм!

1 Сентябрьдә укучыларның тормышында яңа этап башлана. Мәктәп һәм студент елларында киләчәккә нигез салына. Кеше чын дуслар таба һәм гамәлләре белән үрнәк булырдай укытучылар белән очраша.

Быел 800дән артык малай һәм кыз үзләре өчен тәүге кыңгырау чыңлавын көтә. Ул аларга белем дөньясына юл ачачак, олы тормышка зур юлның башы булып торачак.

Хөрмәтле педагоглар, Белем көне сезнең өчен дә дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн. Сез үз укучыларыгызга күпме көч бирәсез, белемнәрне үзләштерергә ярдәм итәсез, алар белән бергә борчыласыз һәм шатланасыз. Без дә, үз чиратыбызда, лаеклы белем дәрәҗәсе, искиткеч укытучылар, сәләтле укучылар белән горурлана алабыз.

Кадерле укучылар, студентлар, хөрмәтле педагоглар, остазлар һәм ата-аналар! Яңа уку елы уңышлы, яңа ачышларга бай булсын! Белем, тәҗрибә туплагыз, ирешкәннәрдә тукталмагыз!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев