Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

БДИдан 200 балл җыйган Чистай кызы табиб булырга хыяллана

Арина Астафьева мондый уңышка ничек ирешүе һәм нинди һөнәр үзләштерергә теләве хакында сөйләде

Чистайда ике чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханында ике фән буенча иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Шуларның берсе — 1нче номерлы лицейдан Арина Астафьева. Ул химия һәм биология фәннәреннән 200 балл җыйды.

— Химиядән 100 балл җыясыма мин шиклән­мәдем дә. Бу фән 8 сыйныфтан ук күңелемә хуш килде. Шуңа күрә ышаныч белән әйтәм: БДИга әзерләнү минем өчен артык авырлык тудырмады. Ә менә биология буенча мин 11 сыйныфта бик тырышып әзерләндем, — дип сөйли Арина.
200 балл иясе күпләр әйтүенчә, бердәм дәүләт имтиханының аның кадәр куркыныч булмавы турында сөйли. Иң мөһиме, йомгак аттестациясенә алда ачык төзелгән план буенча тулы әзерлек белән килергә кирәк.

— Мин БДИ белән куркытучыларны, аны бирергә мөмкин түгел дип арттырып сөйләүчеләрне тыңламаска киңәш итәм. Андый борчылулар, тискәре эмоцияләр сиңа да күчәргә мөмкин, шуңа күрә үзеңә һәм үз көчеңә генә ышанырга кирәк, — дип киңәш бирә Арина.

Бердәм дәүләт имтиханына максатчан әзерлекне Арина Астфьева уку процессы белән аралаштырып алып барган. Ягъни мәсәлән, башка фәннәр дә «зыян күрмәгәннәр», дөрес бүленгән вакыт барысына да, хәттә яраткан шөгыленә дә җиткән. Ә мәктәпне ул «Укуда аерым уңышлары өчен» медале белән тәмамлаган.

— Имтиханнарда сиңа авырлык тудырган биремнәр булдымы? — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

— Нигездә, барлык сораулар һәм биремнәр минем өчен таныш иде.

Химия буенча соңгы биремнең авыр булуы гына бераз тоткарлады. Миңа андыйны чишәргә туры килгәне юк иде. Дөресен генә әйткәндә, мин башта югалып калдым, әмма аннары үземне кулга алдым һәм үз-үземә: «Син барысын да беләсең, булдырасың, тынычлан!» — дидем. Бу миңа нык булышты һәм мин бирелгән вакыт эчендә барлык биремнәрне дә үти алдым, — дип сөйли Арина.

БДИ буенча әлеге фәннәрне сайлауда аңа шушы фәннәрне яратуы, укытучыларының аларга мәхәббәт уятулары тәэсир иткән. Шунысы да бик мөһим, химия белән биология Аринаның булачак һөнәре өчен дә кирәк. Ул һәрвакыт табиб булырга хыялланган, әлеге фәннәр буенча югары нәтиҗә аңа абруйлы уку йортына керергә мөмкинлек бирә.

— Әлегә мин кайсы уку йортына керәсемне төгәл генә белмим, әмма факультеты «Дәвалау эше» булачак. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта медицина университетларын карыйм, гаризамны берничә уку йортына бирергә планлаштырам, — дип билгеләп үтә 200 балл иясе.

Арина Астафьевага һәм башка чыгарылыш сыйныф укучыларына хыялларының чынга ашуларын һәм яхшы белгечләр булуларын телибез! Исегезгә төшерәбез, быел шәһәр һәм район мәктәпләрендә 11 сыйныфны 255 укучы тәмамлады, шуларның 8е БДИда 10 иң югары нәтиҗәгә иреште.

Сүз уңаеннан

1нче лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Александра Гришанова шулай ук Арина Астафьева кебек ике фән буенча 200 балл алды. Без аның хакында язманы газетабызның 25нче санында (30 июнь) бастырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев