Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«БДИда куркыныч бернәрсә дә юк!»

1нче номерлы лицей укучысы Александра Гришанова бердәм дәүләт имтиханында рус теле һәм әдәбияты буенча иң югары балл җыйды һәм киләчәктә әлеге йомгаклау аттестациясен үтәргә тиешле кешеләргә үзенең киңәшләрен бирде.

Александра өчен рус теле һәм әдәбияты һәрвакыт яраткан фәннәре булдылар. Бишенче сыйныфтан алып, ул шушы юнәлештә үсәчәген аңлый инде. Болардан тыш лицей укучысы лингвистика, филология, социология белән актив шөгыльләнә.

– Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Анатольевна Семеновага рәхмәт әйтәсем килә. Без аның белән 5 сыйныфтан ук уртак тел таптык, бу уку программаларында гына түгел. Без бик еш төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда, конкурсларда катнаштык, приз­лы урыннар яуладык. Безнең уртак эшчәнлегебез шундый уңышка китерде, – дип сөйли Александра Гришанова.

– БДИга максатчан әзерләнү кайчан башланды? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– Рус теле һәм әдәбиятыннан әзерлек 10 сыйныфта башланды. Мәктәптә ныклап әзерләнүдән тыш мин онлайн-курсларда шөгыльләндем, мөстәкыйль рәвештә төрле методик әдәбият, материаллар укыдым, мәгълүматларны төрле чыганаклардан алдым, ә җәмгыять белеме буенча имтиханга 11 сыйныфта ашыкмыйча, тыныч кына әзерләндем. Миңа вакыт җитәрлек булды.

Имтиханга әзерләнеп, Александра мәктәп прграммасыннан тыш та күп күләмдә әдәби, фантастик әсәрләр укый.

– Мин барлык рус классикасын укып чыктым. Миңа аеруча Достоевский, Толстой әсәрләре ошый. «Сугыш һәм тынычлык» әсәрен мин ике тапкыр укып чыктым. Мин әлеге әсәр белән танышуым беренче тапкыр сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң булды. Ә менә 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң укыгач миңа аеруча кызыклы тоелды, мин күп кенә яңалык ачтым. Мин әле аны берничә тапкыр укырмын дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте ул.

Имтиханга ныклап әзерләнгән вакытта да Александра үзенең шөгыленә вакыт тапкан. Берничә ел инде ул музыка белән шөгыльләнә.

– Мин «Ретурнель» дигән төркемдә җырлыйм. Һәрвакыт репетицияләр, концертлар өчен вакыт табам. Билгеле, кайвакыт барысына да җитешү җиңел булмый. Әмма яраткан шөгылем һәрвакыт проблемалардан арынып торырга, үсәргә ярдәм итә. Даими рәвештә әзерләнү баш миен томалый, шуңа күрә ял итәргә, тын алырга кирәк. Мин үземне музыкада таптым һәм минем мавыгуларым имтиханга тагын да яхшырак әзерләнергә ярдәм итте. Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да өлгерергә мөмкин, – дип билгеләп үтә Александра Гришанова.

Имтиханнарга әзерләнүдә якыннарыңның ярдәме бик зур. Ул әти-әнисенең даими рәвештә ярдәм итүләре, бервакытта да басым ясамаулары, борчымас өчен тырышулары турында сөйли.

«Без сиңа ышанабыз, синең барысы да килеп чыгачак» – әти-әниемнең шул сүзләре миңа көч, ышаныч бирә, рухландыра! – дип җавап бирә минем әңгәмәдәшем.

– Ике фәннән дә 100 балл җыюыңны ишеткән мизгелләрне хәтерлисеңме, ниләр кичердең?

– Мондый шатлыкны онытып буламы? – дип елмаеп җавап бирә Александра. – Ялганларга теләмим, мин югары балларга өметләндем билгеле, әмма ике тапкыр йөзәр балл көтмәгән идем. Ишеткәч елап җибәрдем. Болар шатлык, соклану, горурлык яшьләре иде. Ул вакытта мине катнаш хисләр биләп алды, әмма бик күңелле булды!

– БДИ имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына нәрсә киңәш итәр идегез?

– Курыкмаска, БДИның да гадәти имтихан икәнен аңларга, анда куркыныч бернәрсә дә юк. Әгәр дә укытучы белән 10 сыйныфтан башлап бергәләп әзерлек планын төзесәң, аны төгәл үтәсәң, һичшиксез, бар да яхшы булачак. Ә имтиханда – кайгырмаска, үзеңне тыныч тотарга, башта сорауны игътибар белән өйрәнергә, аннары җавап бирергә! Бердәм дәүләт имтиханында, яшермим, баштагы 20минутларда дулкынлануларым булды. Аннары барлык сорауларны укыганнан соң, бу теманы белгәнем искә төште, барысы да таныш, икәне ачыкланды, шуннан тынычлап кына яза башладым...

Әгәр дә укучы әзерлекле икән, барысы да яхшы булачак! – дип сөйли Александра.

Ул үзенең киләчәген филология белән бәйләргә тели. Аңа һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, яңа үрләр һәм куелган максатларына ирешүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев