Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бахтада яшәүчеләрнең үз музее бар

Киштәләрдә керәшеннәрнең көнкүреш әйберләрен, фотоальбомнарны, фронт хатларын күрергә мөмкин

Бахта авылында туган якны өйрәнү музее эшли башлады. Аны ачу тантаналы шартларда узды. Ул Чистай районы керәшеннәренең милли мәдәнияте үзәге булган авыл клубы бүлмәләренең берсендә урнашкан.

— Музейны булдыру Мәдәни инициативалар президент фонды гранты ярдәмендә мөмкин булды. Проект «Тарихи мирас һәм яңа чынбарлык — Татарстан авылында музей» дип атала. Проектның максаты — музей булдыру ярдәмендә халкыбызның мәдәни мирасын саклау, — дип сөйләде ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчәсе советы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов.

Музейны ачу, биредә урнашкан күркәм гадәт буенча, авыл халкы, кунаклар катнашында, җирле керәшен ансамбленең халык җырлары башкаруында узды. Аның составына төрле яшьтәгеләр: кечедән алып олыларга кадәр керә. Музейның буыннар дәвамчылыгындагы роле турында аны ачу вакытында күп кунаклар сөйләде.

— Туган якны өйрәнү эшчәнлеге мәдәният хезмәткәрләрендә һәрвакыт өстенлекле бурыч булып тора. Бердәм һәм тату хезмәтегез ярдәмендә сез мөһим эш башкарасыз: мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклыйсыз һәм яшь буынга тапшырасыз, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Ирина Герасимова. — Сезнең авылыгыз, мәдәниятегез чәчәк атсын, алда сезне күп җиңүләр көтсен, ә музейда кунаклар күп булсын.

Бирегә җыелганнарга котлау сүзләре белән Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хәбибуллина да мөрәҗәгать итте.

— Үз үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ә туган якны өйрәнү музее — тарихның чын сакчысы һәм аны ачу — авыл халкы өчен генә түгел, ә районыбызның барлык керәшеннәре өчен дә мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Бу эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм, уңышлар телим! — диде Ландыш Зариф кызы.

Котлау һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтелде, тантананың төп мизгеле килеп җитте — музей кунаклар өчен үз ишекләрен ачты. Символик кызыл тасманы кисү хокукы җирле халыкка, авылның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучыларга — Алексей Кузьмич Григорьевка һәм Нина Степановна Еремеевага бирелде.

Музей кечкенә, әмма якты һәм уңайлы бүлмәдә урнашкан. Дивар буендагы витрина киштәләрендә экспонатлар, бүлмә уртасында милли керәшен киемендә зур манекеннар басып тора, бу экспозициягә аерым төсмер бирә.

Музей өчен экспонатларны авыл кешеләре, тумышы белән шушы авылдан булганнар, әмма хәзер читтә яшәүчеләр дә алып килгәннәр. Витриналардагы киштәләрдә керәшеннәрнең көнкүреш әйберләрен, фронттан килгән хатларны, документларны күрергә мөмкин. Мәсәлән, киштәләрнең берсендә радиоалгычның беренче экземпляры, икенчесендә — хатын-кызларның милли бизәнү әйберләре, өченчесендә — төрле еллардагы тәңкәләр һәм кәгазь акчалар, шулай ук сәгать, открыткалар, йорт кирәк-яраклары… Авылның өлкән кешеләре музейга тапшырган узган гасырның 50нче елларындагы фотоальбомда ул елларда яшәүчеләр, колхоз алдынгылары турында мәгълүмат, фотосурәтләр урнаштырылган. Музейга килүчеләрнең һәрберсе үзе өчен кызыклы һәм яңа нәрсәләр беләчәк.

— Музейны булдыру идеясе безгә, әлбәттә, бер көндә килмәде. Авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре белән күп тапкырлар фикер алыштык, барысын да планлаштырдык. Нәтиҗәдә, Анна Акманова җитәкчелегендәге команда проект язды һәм, бәхеткә, ул грант ярдәме алды. Музей — ул экспонатлар гына түгел, ә эзләнү, фәнни эш. Аны ачу — башлангыч этап кына. Без экспозицияне замана материаллары белән тулыландырырга планлаштырабыз, архив документлары белән эшләячәкбез, — дип сөйли Алексей Тихонович. — Быел безнең атаклы якташыбыз, ТАССР һәм РСФСРның халык артисткасы, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры актрисасы Вера Минкинага 105 яшь тулган булыр иде. Бу көнгә тематик күргәзмә әзерләргә телибез. Кыскасы, экспонатларны бер тапкыр урнаштырдык та түгел, эш даими алып барылачак, үсәргә планлаштырабыз.

Алексей Ефимов сүзләренә караганда, музей эшендә үсеп килүче буын һәм өлкәннәр өчен экскурсияләр, үзенчәлекле тарих дәресләре, кичәләр, лекцияләр һәм башка күп нәрсәләр планлаштырыла. Шулай итеп, авыл музеен оештыручылар җирле мәдәни ландшафтны
күрсәтергә ниятлиләр, ул авыл тормышын гына түгел, ә төбәк мәдәниятенең һәм гореф-гадәтләренең үзенчәлекле территориясен чагылдырачак. Тере буыннар хәтерендә үткәндәге әһәмиятле вакыйгалар һәм кешеләр, керәшеннәрнең милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүматны саклау — музей булдыруның төп максатларының берсе.

— Безнең планнарыбыз зурдан. Хәзер авылда файдаланылмый торган биналарның берсен ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Әлегә тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырырга өлгердек, хәзер түбәгә материаллар булдыру өстендә эшлибез, анда коммуникацияләр бар. Яңа бинада урын күбрәк, без анда «җәелә»: этномәдәни өлешне дә, тематик экспозицияләрне дә булдыра алабыз. Моннан тыш, грант музейны карап тотучы эшен күздә тота, без моны эшли алырбыз дип уйлыйм, — ди Алексей Ефимов.

Чистай районында берничә мең керәшен яши, Бахтада — 300дән артык. Мондагы музей җирле халыкны гына түгел, ә керәшен халкының тарихи үткәне һәм көнкүреше белән кызыксынучы туристларны да җәлеп итәчәк дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев