Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырлык — рухи матурлык ул

Украинада барган махсус хәрби операциядә илебездән, республика, районыбыздан егетләр катнаша, Ватан алдында изге бурычларын үти.

Бүгенге көндә аларның күрсәткән батырлыклары турында еш ишетергә туры килә. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Тормышта батырлыкка һәрчак урын бар. Батырлык. Нәрсә соң ул батырлык? Батырлык ул кеше кайгысына битараф булмыйча, көндәлек кыенлыклар алдында каушап калмау. Батырлык ул һәр кылган эшең өчен үзеңдә җаваплылык тоюдан башлана.
30 декабрь көнне Татар Талкышы авылы урта мәктәбендә Батырлык дәресе узды. Әлеге дәрес моннан 36 ел элек булган фаҗигане искә төшереп, 15 яшьлек комсомол егет Әминов Равил Дамир улына багышланып үткәрелде. Әлеге чарада Равилнең туганнары, сыйныфташлары, өлкән буын укытучыларыбыз, мәктәп укучылары, бүгенге көндә мәктәптә эшләүче укытучылар коллективы катнаштык.
«Равил үзенең олы йөрәк­ле, шат күңелле, тәр­бияле, сабыр холыклы, тормышны яратучы, максатчан, һәрвакытта да ярдәм кулы сузарга әзер егет булуы белән барыбыздан да аерылып тора иде. Мәктәптә бер генә чара, бер генә спорт ярышы да Равилдән башка узмады. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумына укырга керү турында хыялланды ул. Равил беркайчанда авырлыкларга бирешмичә, үз алдына зур максатлар куеп яшәде», — дип җылы хатирәләр белән искә алабыз аны сыйныфташлары.
…Эссе җәйге көн. Кояш бик нык кыздыра, хәтта күләгәдә дә аның көйдергеч нурларыннан яшеренеп булмый. Печән өсте. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган 15 яшьлек егет, тимер атына атланып, печән чабарга китә. Кызыл Ялан авылында башланган янгынны күргәч ярдәмгә ашыга. Әлеге янгын сүндерүдә үзен нәкъ олылырча тота ул, бер генә минутны да әрәмгә уздырмый. Кеше кайгысына битараф кала алмый, дөрләп янган аяусыз янгынны сүндерүдә катнашып, Равилнең гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Башланырга да өлгермәгән яшь гомер…
25 июнь иртәсе кем өчендер гадәти җәйге көн, ә кемдер әлеге көндә йорт- җирсез, тораксыз кала, Әминовлар гаиләсенә бу коточкыч көн әйтеп бетергесез тирән хәсрәт, мәңге төзәлмәс әрнү-яра алып килә.
1989 елның 12 маенда Чис­тай районы Татар Талкышы урта мәктәбе укучысы Әминов Равил РСФСР ның Югары Советы указы нигезендә «Янгын сүндерүдә күрсәткән батырлыгы өчен медале белән бүләкләнә.
36 елдан соң сыйныфташлар Равилне яңадан үзе белем алган мәктәбебезгә кайтардык. Равил рухын яңартып, аның истәлегенә Татар Талкышы урта мәктәбенә мемориаль такта эленде. Бүгенге буын укучылары тыныч тормышта батырлыкка урын барын, батырлыкның рухи матурлык булуын белеп үссеннәр.
Тәрбия гаиләдән башлана, Равилне әбисе, әти-әнисе мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кеше хәсрәтенә битараф калмаска өйрәтә. Әгәр Равилне кире кайтарып булса, ул һичшиксез яңадан шул ук батырлыкны кабатлар иде.
Барлык әлеге чараны оештырган сыйныфташларга, апа-абыйсына, мәктәп коллективына, килгән укытучыларыбызга рәхмәт әйтеп 1990 елгы чыгарылыш сыйныф исеменнән:

Гөлия Җәләлетдинова (Мансурова),
Гөлнур Миңнегалимова (Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев