Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Батырларга мәңгелек дан!

Күгебез аяз, җиребез тыныч булсын өчен гомерләрен дә кызганмаучы якташ геройларыбыз безнең күңелләрдә яши.

Яуширмә урта мәктәбендә Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Батырларга мәңгелек дан!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Совет халкының Жиңүгә нинди юллар аша килүен, 1418 михнәтле көннәрне, халыкның фронтта һәм тылда батырлыгын искә алдылар. Сугыш бер генә гаиләне дә читләп үтмәде, вакыт дигәнеңне «сугышка хәтле» һәм «сугыш» вакытына аерды... Мәскәү, Севастополь, Одесса, Киев, Минск, Идел һәм Нева ярындагы шәһәрләр, Смоленск сугышы Ватанны саклаучыларның каһарманлыгы турындага истәлекне мәңгегә саклый.

Бөек Җиңү көненнән соң 77 ел вакыт узды. Канлы сугышны бары тарих битләреннән генә укып белгән буын да үсеп җитте. Әмма әле аларның яшьлеген, сәламәтлекләрен урлаган ул куркыныч еллар алар күңелендә мәңгелек яра булып сызлый... Алар хәзер бик аз калды. Әмма Бөек Ватан сугышы солдатлары хәзерге буынга сугыш турында бар дөреслекне, явыз дошманны җиңгән совет солдаты белән горурлану хисләрен тапшырып калдырырга өлгерделәр.

Җиңү безгә күпсанлы корбаннар, җимереклекләр, күпме кан-яшь китерде. Күпме гомерләр өзелде, авыл-шәһәрләр җимерелде... Әмма совет халкы бирешмәде, батырларча сугыштылар, дошманны тар-мар иттеләр һәм Берлин өстенә Җиңү байрагын кададылар.

1418 көн дәвамында безнең солдат-офицерлар, матрослар, мичманнар, очучылар, һава укчылары, саперлар һәм элемтәчеләр, кавалеристлар һәм артиллеристлар, паризаннар, разведчиклар, генераллар, көн-төн дими Җиңүгә таба атладылар.

Алар Мәскәү, Сталинград, Ленинград урамнарына фашистны кертмәс өчен калкан булып бас тылар, Севастопольне саклап һәлак булдылар, Киевне, Минскны, Брест, Риганы, Вильнюсны азат иттеләр. Ә исән калучылар шәһәр һәм авылларны, завод- фабрикаларны күтәрделәр. Аларның кайгыртучан куллары белән яраланган, теткәләнгән җиребездә бакчалар, иген кырлары шаулый башлады...

Чара барышында укучылар һәм мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр тарафыннан шигырьләр, җырлар яңгырады. Хәрби темага багышланган җырларны башкардык. Әлеге чарада ветераннар советы рәисе Рәшит Хәмит улы Шиһабетдинов, хәрби-диңгез флоты офицеры Александр Петрович Сальцин, хәрби-һава көчләре офицеры Николай Николаевич Дудин, Альберт Әхнә улы, «Ышаныч» хатын-кызлар хәрәкәте рәисе Нина Аркадьевна Елькина, Советлар Союзы Геройлары Гали Шәмсетдинов һәм Габделәхәт Вәлиевнең туганнары катнашты. Габделәхәт Вәлиевнең килене Ясирә Вәлиева, Гали Шәмсетдиновның туганы Лилия Вафина (Шәмсетдинова) геройлар турында сөйләделәр

Рәшит Хәмит улы исә 2008 елдан 2021елга кадәр «Җиңү солдатлары» китабын язуда зур өлеш керткән.

Әлеге чарада ул мәктәп музее өчен «Җиңү солдатлары» китабын, сәгать, сәгать заводы ветераннарына багышланган альбом, Борис Видяйкинның «О нашем театре. Полвека спустя» дигән китабын бүләк итте. Технология укытучысы Алмаз Абделхәй улы мәктәп музеена түгәрәктә эшләнгән «Автомат ППШ»ны, хәрби машинаны һәм борынгы кылыч, ОБЖ укытучысы Миңлебәян Шәрәфетдинова турында фотография һәм мәгълүматлар тапшырды.

Ул Чистай районы Яуширмә авылында туган. 1942 елның мартында фронтка китә. Калинск һәм Балтыйк буе фронтларында җиңел яраланучылар өчен булган 3823нче армия кыр госпиталендә өлкән шәфкать туташы була. Хезмәтен 1946 елда Кенигсберг янында медицина хезмәте лейтенанты вазифасында төгәлли.

«Сугышчан хезмәте өчен», «Фашистлар Германиясен җиңгән өчен» медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Безнең әдәби кичәдә «Россия ышанычы» хатын-кызлар хәрәкәте рәисе Нина Аркадьевна Елькина катнашты. Ул пионер оешмасының оештырылу тарихы, пионерлар һәм аларның ил тарихында гы роле турында сөйләде. Уку чы ларга В.И.Ленин исемен дәге Бөтенсоюз пионер оеш масының 100 еллыгына багыш ланган тантаналы чарага чакыру, пионерның өч Уставын тапшырды.

Пионер хәрәкәтенең хөр мәтле ветераннарына үзләрен яңадан пионер әйдаманнары итеп сизсеннәр өчен кызыл галстуклар бәйләдек. Укучылар музейда пионер отряды альбомнары, Советлар Союзы пионер оешмасы мисалында балалар хәрәкәте, шулай ук балалар пионер атрибутлары, өндәмәләр һәм пионер символлары белән таныштылар.

Балалар пионерның кем булуын белеп кенә калмадылар, пионер галстугын тагып та карадылар.

Чара тәмаланганда барлык һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Кичәдә катнашучыларның барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Лилия Фәсхетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Сибгатуллина, Мәдәният йорты режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев