Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батыр якташыбыз Рифат Нәсыйбуллин безнең күңелләрдә яши

Махсус хәрби операция башлануга бер елдан артык вакыт үтеп тә китте. Ир-егетләребез шуннан бирле илебез тынычлыгын саклый. Бер ел буе аналар, якыннары ут йота, тизрәк улларының, ирләренең, әтиләренең кайтуларын көтеп яши. Исән генә булсыннар балакайлар, исәннәр кайта алар

Ә менә шушы яуда башларын салган асыл ир-егетләребезнең якыннарын юату сүзләрен каян табарга?! Шиңгән гөлләр кабат яшәрмәгән төсле, яшь гомерләр дә кире ялганмый ләбаса… Өзелгән яшь гомерләр — барыбызның да йөрәк ярасы. Алар белән горурланабыз, дога кылабыз, рәхмәт укыйбыз, якыннарын юатабыз… Тик нишләсәк тә, нинди генә юату сүзләре әйтсәк тә, йөрәккә сызылган тирән яралар тиз генә төзәлми шул.
Әлеге язмам махсус хәрби операциядә үз вазифасын үтәгәндә гомере өзелгән, батыр, кыю егетебез Рифат Нәсыйбуллин турында.

«КЕЧКЕНӘДӘН ӘНИ ҖАНЛЫ БУЛДЫ»

Татар Сарсазы авылында Фәния һәм Ирек Нәсый­буллиннар гомер буе намуслы хезмәт итеп, булганына шөкер кылып яшәүче, фидакарь авыл кешеләре. Лачындай өч егетне — Илфатны, Рифатны, Ришатны үстерә алар. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, өчесе дә тырыш, хезмәт сөючән, әти-әниләренең таянычы, терәге булып үсәләр. Уртанчылары Рифат турында аеруча мактау сүзләре еш ишетелә. «Авыл егетләре арасында эшчән, акыллы, кыю, үз сүзен әйтә белүе белән аерылып торды. Барысын да тәртиптә тотты, аларга бер өлге кебек булды», — ди шушы авылда гомер итүче, озак еллар Мәдәният йортын җитәкләгән Азат абый Габитов. Кечкенәдән әни җанлы булуы турында да ишеткәнем булды. Әнисен гел саклап, кочаклап кына тора иде диләр. Мәктәптән соң Чис­тай шәһәренең 18нче номерлы көллиятендә токарьлеккә укый Рифат. Аны тәмамлагач, Биектау­да токарь булып эшли. Армиягә киткәнче үк акча эшләп калдыра. Армиягә алынгач, Екатеринбург шәһәрендә пешекчеләр мәктәбен тәмамлый. Ел ярым хезмәт итеп кайтканнан соң Казанда газ тармагына эшкә урнаша. Тамырлары Татар Сарсазы авылыннан булган Алинә исемле кыз белән бик матур гаилә корып җибәрәләр. Гаиләне тулыландырып, мәхәббәт җимешләре Ранэль һәм Адель туа. Эшендә дә бик яраталар үзен. Хезмәткәрләр арасында хезмәт сөючән, тәвәк­кәл булуы белән хөрмәт яуларга да өлгерә. Ремонт бригадасынына бригадир итеп куялар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да чакыруларга баралар. Җаваплы, тырыш булуы өчен аны мактап бетерә алмыйлар. Күп кенә Мактау грамоталарына ия була. Аннары «Чиста шәһәр» оешмасына күчәргә туры килә. Биредә бер ел машина йөртүче булып эшли. Кыскартулар башлангач, элеккеге хезмәтенә кайтырга уйлый, аны анда бик шатланып кабул итәләр. Әмма… Өлешчә мобилизация игълан ителгән көннәр була бу. Рифатка повестка китерәләр. «Әни, миңа повестка бирделәр, ачуланма, елама гына», — дип Казаннан әнисенә шалтырата ул. Ана кеше нишләсен инде, бәгыре телгәләнсә дә, улының карарының нык булуын бар йөрәге белән сизә ул.

«МИН АНДА АШАРГА ПЕШЕРЕП ТОРАЧАКМЫН»

26 сентябрьдә барысы бергә җыелышып, Казан хәрби комиссариатына Рифатны озатырга китәләр. Күпме генә сабыр итәргә тырышса да, ана йөрәге бу хәлләргә түзми, 28 сентябрьдә Фәния ханым инфаркт кичерә. Бәхеткә, дәваханәгә алып барып җиткерәләр, операция уңышлы чыга. Билгеле, бу хакта Рифатка әйтмиләр, тикшеренергә генә салдык диләр…
Бер айга якын Казанда ЭКСПОда өйрәнүләрдә була Рифат. Гаиләсе дә, туганнары да янына барып йөриләр. Шул вакытларда да ул барысын да юатып тора. «Әни, мин ашарга гына пешереп торачамын, елама инде, барысы да яхшы булыр», — дип үзенең пешекче икәнен искә төшереп, бигрәк тә әнисен тынычландырырга тырыша. Бер айга якын шунда булалар алар. 23 октябрь көнне исә Воронеж шәһәренә озаталар. Анда 4 ноябрьга кадәр тоткарланалар. Аннары аларны Луганск районы Сватово поселогына җибәрәләр, асфальт-бетон җитештерү заводына урнаштыралар. Биредә Рифатка алмашчысы белән сугышчыларга ашарга пешерү вазифасы йөкләнә. Ул көннәрдә алар якыннары белән гел элемтәдә булалар.

— 9 ноябрьдә кич белән телефоннан сөйләштек. «Әти-әни, мин сезне бик яратам», — диде балакаем. Соңгы сөйләшүебез, соңгы сүзләре булыр дип башыбызга да килмәде ул вакытта. 10 ноябрь көнне дошман ягыннан очып килгән миналарның икесе завод яныннан очып үтә. Ә өченчесе нәкъ менә алар өстенә килеп төшә. Рифатның күкрәген һәм баш чүмечен яралый. Алган яраларыннан бәгырькәем шунда ук һәлак була, иптәшләренең күбесе яралана, — дип күз яшьләре аша сөйли Фәния ханым.

Мондый хәлләр ул вакытта берәүнең дә башына да килми әле… Сватовода булган шартлау турында ишеткәч тә, берсе дә начарга юрамый. Менә шалтыратыр, хәбәр итәр дип көтәләр. Көтеп-көтеп тә хәбәр килмәгәч, күңелләргә шик керә, хәрби комиссариат аша эзләтә башлыйлар. Анда булган, шунда яраланган иптәшләренең берсе бу хәлнең дөреслеген раслый. «Мина нәкъ Рифат белән аның янында булган иптәшебез өстенә төште, без читтәрәк булганга гына исән калдык, күбебезне мина кыйпылчыклары яралады», — ди ул. Рос­тов шәһәреннән Рифатның фотосын сорап җибәрәләр. Шул хәлләрдән соң шактый вакыт үткәч кенә аның үлеме турында рәсми хәбәр килеп ирешә.

Эх ул көннәрнең авырлыгы, куркыныч бер төш кебек… Ана кешегә, якыннарына, тормыш иптәшенә, балаларына килгән югалту ачысын нинди сүзләр белән генә аңлатып булмый. Тик нишләсәң дә, нәрсә генә уйласаң да, язмыштан узмыш юк шул.

Рифатны Иске Роман авылына әби-бабасы янына җирләделәр. Озатырга килгән халыкның исәбе-хисабы юк иде, ул хезмәт иткән частьтан командирлары, иптәшләре… Барысы да аның менә дигән иптәш, куркусыз, ышанычлы сугышчы булуы турында сөйләделәр. Аның янында булган бөтен нәрсәләрен: балдагын, карточкаларын, сәгатен алып кайтканнар. Сүз уңаеннан, командирлары әле аннан соң дә килеп киткән, елына уздырылчак Коръән ашына да килергә җыена икән… Әмма нәрсә генә булса да, типсә тимер өзәрдәй, әни-әтисен, гаиләсен, балаларын, тормышны өзелеп яратучы, лачындай батыр ир-егетебезнең безнең арада юклыгын күңел дигәнең кабул итми. Хәер, батырлар үлмиләр, алар безнең күңелдә яши…

— Мин әле улымның үлеменә һаман ышана алмыйм. Кырыгыннан соң төшемә керде, имеш өйгә кайткан. Абыйсына да, энесенә дә шулай кергән. Ә дусты Робертка төшендә әнигә әйтегез, еламасын дигән. Аллаһы Тәгалә биргән сынауга түзәргә инде, бернишләп булмый, — ди Фәния.

Уллары Ранэль белән Адель әниләре белән әтиләренең каберенә барып сөйләшеп кайталар, үзләренең бүләкләрен дә анда алып барып күрсәтәләр ди. Сабыйлар әле тулысы белән аңлап бетермәсәләр дә, яраткан әтиләренең батыр, кыю булуын нәни йөрәкләре белән сизәләр, аның белән горурланалар. Барыбыз да горурланырлык батыр ул үстергәннәре өчен

Фәния белән Иреккә һәммәбез дә рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә аларга күркәм сабырлыклар, түземлек бирсен, калган балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә насыйп итсен.

…Ә юл буенда калучы зиратта батыр Рифатыбыз каберенә кадап куелган ике әләм узып баручыларны көн дә сәламләп, батыр сугышчыбыз турында көн дә искәртеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев