Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Батыр якташыбыз Марат Чулпан улы Мөхәммәтҗанов безнең күңелләрдә яши

Ул көн бүгенгедәй күз алдымда... Мобилизациянең соңгы көне иде бу. Бер төркем егетләребезне яу кырына озатабыз. Салкын көннең зәһәр җиле үзәккә үтсә дә, аны беркем дә сизми бугай, бәгырьне аерылу газабы, билгесезлек телепме-телә. Менә бер төркем сугышчы егетләребезне утырткан автобус юлга кузгалды. Үзәк өзгеч елау авазлары... Киттеләр... Газиз аналарын, яраткан гаиләләрен утларга салып, үзләре дә ут эченә киттеләр. Алар арасында язмам герое Марат Мөхәммәтҗанов та бар иде

Тормыш сынаулары алдында

Марат 1981 елның 21 августында Чистай шәһәрендә Дамирә һәм Чулпан Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә икенче бала булып доньяга килә. Дамирә апа поликлиникада, Чулпан абый машина йөртүче булып эшли. Тырыш, уңган гаиләне сөендереп ике уллары үсә. Кечкенәдән үк мәрхәмәтле, шәфкатьле, дус-тату була алар. 
Ни кызганыч, шушы матур гаилә ишеген көтмәгәндә кайгы җиле шакый. 44 яшендә Чулпан абый йөрәк өянәгеннән вафат була. Өзгәләнсә дә, чыдый адәм баласы. Көчле рухлы Дамирә апа бар көчен җыеп уллары хакына тормыш йөген тарта. Уллары да мәрхәмәтле, шәфкатьле булып үсә. Әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр.Тормышта икесе дә үз юлларын таба. Марат 5нче номерлы мәктәпне тәмамлагач, әтисе һөнәрен сайлый, шоферлыкка укый. Ил алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына китә. Башта Волгоградта хезмәт итә, аннары кайнар ноктага Чечняга җибәрәләр. Ел ярым якыннары белән элемтәгә дә чыга алмый. Түзә ана йөрәге, уттай янса да, түзә. Ә беркөнне күршеләрендәге телефонга чакырып, Чечняда икәнен хәбәр итәләр. Бишенче катка ничек менеп җиткәнен сизми Дамирә апа. Улының тавышын ишеткәч, нинди хисләр кичерүен аңлатырдай сүзләр юктыр ул! Ә ике елдан исә Марат Мөхәммәтҗанов туган шәһәренә кайта. Күкрәген «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыга», «Кавказдагы хезмәте өчен» күкрәк билгеләре, II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен» медале бизи. 

Өзелгән хыяллар...

Элеваторга эшкә керә Марат, аннары балалар  бакчасында эшли. Яшьлек дәрте ташып торган, сугышта чыныгу алган егет тормышны, кешеләрне бик ярата. Тормышның ямен, яшәү тәмен тагын да ныграк аңлый. Кибеттә эшләүче сөйкемле кыз Ләйсән белән танышып, чын-чынлап гашыйк була. Бер еллап дуслашып йөргәч гаилә коралар. Бик матур башлана тормышлары. Әниләре Дамирә апа белән бергәләп аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Кызлары Адилә, Азалия дә уңышлары белән шатландырып торалар. Хәзер инде Адилә медицина көллиятен тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли. Азалия 7нче сыйныфта укый.

– 23 ел бергә тату-дус яшибез. Киленем Ләйсәннән бик уңдым, акыллы, сабыр, хөрмәт итеп яши. Алма агачыннан ерак төшми, оныкларым да тәртипле, бәхетле булсыннар, – дип тели Дамирә апа

Тик... Тәкъдир дигәнең туганчы ук языла диләр. Ни кызганыч, гаилә бәхетенә коенып яшәгән язмам герое Маратка да тәкъдирнең аянычлысы язылган күрәмсең... Илебездә башланган махсус хәрби операция башлангач та, Чечняларда чыныгып кайткан егеткә повестка килә. 


– Миңа повестка китерделәр, иртәгә китәм дигәч, бар дөньямның асты өскә килде, – дип сөйли Ләйсән. – Ни әйтергә дә белмәдем. Кызларыма, беркемгә дә кызыллык китерәсем килми, кирәк булгач, барам диде. Тиз арада кирәкле әйберләрне әзерләдек, – дип озату мизгелләрен кабат яңарта ул.


Донецк шәһәрендә хезмәт итә Марат, ике ел буе телефоннан аралашып торалар.  Өйдәгеләр кавышу мизгелләрен минутлап санаса, сугыштагылар ялга кайтуны, якыннары белән очрашуны көтеп яши. Марат Чулпан улы да ялларга кайтып, якыннарын сөендерә. «Бер генә зарлану сүзе дә ишетелмәде. Телефоннан сөйләшкәндә дә, кайткан вакытларында да бар белгәне «барысы да яхшы, кайгырмагыз» булды. Әнием, син мине көт кенә» дия иде. Хәер, кечкенәдән үк мин аларны «тормышның авырлык­лары күп булыр, сабыр итегез дип өйрәттем», – дип сөйли Дамирә апа. «Контарктникларга әйберләр биреп торам. Ашарга-эчәргә бар, бетсә, кыйммәт булса да, сатып алырга була» дип тынычландыра ул якыннарын. 


Бер кайтуында умыртка баганасына операция дә ясата. Таяк белән йөри, бер аягым сизми дә дигәне була. Әмма яңадан хезмәт урынына китәргә туры килә. Ныгып та бетмәгән сәламәтлеге белән хезмәтен дәвам итә.


Шомлы кара көндә

24-25 ноябрь көннәрендә Марат әнисенә һәм хатынына үзләрен каядыр күчерүләре турында әйтә. 27 ноябрь көнне килеп җитүләре турында хәбәр килә. 
– Шушы сөйләшүебез соңгысы булыр дип кем уйлаган? Сүзләре хәзер дә колагымда яңгырый. «Барысы да яхшы. Мин сезне бик  яратам. Мин барыбер кайтам, көтегез» диде, – дип сөйли Ләйсән күз яшьләре аша.
Шуннан бирле элемтә өзелә... Күңел­ләргә шомлы уйлар оялый. Яхшыга гына юрарга тырышсалар да, чынбарлыктан, язмыштан качып котылып булмый шул.

5 декабрь бәргәләнгән җаннарга кара хәбәр китерә. 


– Ул көнне һава торышы да бик куркыныч булды: кап-кара болытлар йөзә, шомлы, шыксыз...Көн бик күңелсез дип әнигә дә әйттем әле... Күңел дигәнең барыбер сизенә икән. Иртәнге 9лар тирәсенәдә эштә вакытта телефоныма «Сезнең тормыш иптәшегез Мөхәммәтҗанов Марат батырларча һәлак булды»дигән коточкыч хәбәр килеп иреште... Җир убылды сыман. Беребезнең дә моңа ышанасы килмәде, аның исән-сау кайтасына күңелебездән ышанып яшәдек бит...


 Аннары хәбәр итүләренчә, аларны Торецк авылын азат итәргә алгы сызыкка керткәннәр икән. Өсләренә дрон төшкән. Марат та, иптәшләре дә шунда ук һәлак булганнар. Исән калган иптәшләре аларны үзебезнең якка алып чыга алганнар. Башта самолет белән кайтарасылар булган. Әмма ул якларда атышлар булганга, поезд белән алып кайталар. Батыр якташыбыз 10 декабрьдә туган шәһәребездә җирләнде. Яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен Марат Чулпан улы Мөхәммәтҗанов «Батырлык өчен» ордены, «Сугышчан батырлыклары өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре -,белән бүләкләнгән.
 
Истәлекләр – йөрәк түрендә

Бүген инде аның якыннары матур истәлекләрне барлап, күңел түрендә кадерләп саклый.


– Кечкенә вакыттан ук балык тотарга ярата иде, ә үзе балык ашамый. Пылау-шашлыкларны искиткеч тәмле пешереп, сыйларга яратты, – дип хатирәләрен яңарта Дамирә апа. –Аннары күз яшьләрен тыя алмый улы белән соңгы сөйләшүен кабатлый. «Әнием, син мине көт кенә» дия иде бит,балакаем. Күңелем һич тә ышанмый, һаман көтә, хәлем беткәнче шулай көтәрмен инде», – ди ул өзгәләнеп.

 

– Миңа карата гадел булды, яратты мине. Бик кешелекле иде ул, үзеңне сакла дия иде. Без яңгыр дими, кар дими, урамда һава сулап йөрергә ярата идек. Барыбызны да утыртып,  урман-кырларга да алып бара иде. Төпчегебез Азалия дә балык тотарга ярата. Тышкы кыяфәте белән дә, холык-фигыльләре белән дә әтисенә охшаган ул.
Марат чәчәкләр, гөлләр яратты. Әллә кайлардан заказ белән кайтарта иде. Әнигә, миңа да гел розалар бүләк итәргә яратты, – дип бәхетле мизгелләрне искә төшерә Ләйсән. – Хәзер бу шөгылен Азалиябез дәвам итә, барыбызга да чәчәкләр алып кайта.
Аннары моңсуланып өстәп куя: «Хәзер инде үзем аның каберенә роза чәчәкләре утыртам. «Элек розаларны миңа бүләк итә идең, хәзер инде мин сиңа бүләк итәм» дип күңелемне бушатып, серләшеп кайтам. Күңелем барыбер ышанмый, һаман да елмаеп кайтып керер төсле тоела…

Әлфия Зәйнулла кызы Хәки­мова, 
5нче номерлы мәктәпнең элеккеге тарих укытучысы: 

– Марат минем күңелемдә киң күңелле, бернәрсәгә дә битараф булмаган, ярдәмчел укучым буларак саклана. Тарих дәресендә бар күңеле белән кызыксынып тыңлап утырулары бүгенгедәй күз алдымда. Һәр яңа нәрсә белән кызыксына иде ул. Дусларының кадерен белде. Аларның сыйныфлары да бик әйбәт иде, дус-тату булды, Маратны да махсус хәрби операциягә  бар сыйныфлары белән озаттылар. 
Шундый батыр ул тәрбия­ләгәне өчен әнисенә чиксез рәхмәт. Марат җәмгыятьнең барлык яхшы сыйфатларын алган. Сугыштан качмады, җиңел юллар эзләмәде... Үз гомерен тынычлыгыбыз хакына, Ватан өчен корбан итте!
Махсус хәрби операциягә китәр алдыннан мин аны тормыш иптәше белән урамда йөргәндә очраттым. Ул әнисе, хатыны турында шатланып сөйләде, кызлары белән горурлануын әйтте. Кызларының киләчәге якты булсын, « Герой кызлары» дигән исемне горур йөртсеннәр, беркем дә аларны рәнҗетергә җөрьәт итмәсен! Без батырларны истә тотарга тиешбез, аларның каһарманлыкларын онытырга хакыбыз юк. 


Акыл аңласа да, күңел дигәнең гел өмет белән яши шул. Хәер, батырлар үлми алар. Батыр якташыбыз Марат Мөхәммәтҗанов та мәңге шулай яшь булып, якыннары, балалары, халкы күңелендә яшәр. Аның каһарманлыгы әнисенең, нәсел дәвамчылары-кызларының горурлыгы, йөз аклыгы булып буыннан-буынга дәвам итәр... 

 

Язма авторы Гөлсинә Сорутдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев