Башлык 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2026 елга бурычлары турында: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм
...
2022 елдан башлап иң мөһим вакыйга булып махсус хәрби операция, ә уртак бурычыбыз булып СВОда катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү кала.
2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы булды. Безнең эшебез ышанычлы тылны ныгытуга, СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга һәм аны адреслы илтеп җиткерүне оештыруга юнәлдерелгән иде.
СВО башланган көннән алып безнең район тарафыннан барлыгы 200 миллион сумга 1800 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. Шулай ук 71 автомобиль, 90 мотоцикл һәм 15 квадроцикл тапшырылды.
Районда волонтерлык хәрәкәте 20 мең кешене берләштерә. Алар бер үк вакытта маскировка челтәрләре үрәләр, сугышчылар өчен махсус киемнәр тегәләр, җыелган акчаларга техник җайланмалар, медицина препаратлары, транспорт һәм башка күп кенә нәрсәләр сатып алалар.
Предприятиеләргә, волонтерларга, дини оешмаларга һәм безнең егетләребезгә ярдәм итүдә битараф булмаган кешеләргә аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә.
Чулпан Габдрахман кызы Сөләйманова җитәкчелегендәге «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм аны илтеп тапшыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
СВОда катнашучыларның гаиләләренә һәм хәрби хезмәттән азат ителүчеләргә җирле үзидарә, социаль хезмәтләр, «Ватан сакчылары» кадрлар үзәге һәм фонды тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. Безнең максат – тулы социаль, психологик һәм һөнәри адаптация өчен шартлар тудыру.
Узган ел безгә СВОда катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 183 мөрәҗәгать керде. Районда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына тәкъдим ителүче 10 муниципаль ташлама һәм социаль ярдәм төре каралган.
Матди ярдәм белән беррәттән өстенлекле юнәлеш булып үз вакытында заманча һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү тора. Аны клиника психологы һәм «Статус» үзәге хезмәткәрләре күрсәтә.
Шулай ук СВО ветераннарын төрле җәмәгать проектларына, спортка тарту буенча да эш алып барыла. Безнең ветераннар махсус хәрби операция ветераннарының йөзү буенча Кубогында да катнаштылар. Рәиснең спорт Кубогында Фәнил Галимҗан улы Кәримов бронза призеры булды.
СВО ветераны Денис Яшманов «Абилимпикс 2025» һөнәри осталыгында «Пешекче эше» компетенциясендә милли чемпионатның көмеш призеры булды.
Без үз бурычларын намус белән үтәүче, Ватаныбызга какшамас тугрылыклы, батырлык һәм югары һөнәрилек күрсәткән якташларыбыз белән горурланабыз. Аларның күбесе дәүләт бүләкләре һәм үрнәк хезмәтләре өчен командование рәхмәтләре белән билгеләп үтелделәр.
Ни кызганыч, бер генә сугыш та корбаннарсыз булмый. Кызганычка каршы, алар безнең сугышчыларыбыз арасында да бар. Аларның батырлыклары алдында баш иеп, якыннарына, гаиләләренә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
2025 елда Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын билгеләп үттек. Әлеге датаны бәйрәм итү кысаларында ел дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Елдан-ел аз кала барган ветераннырыбызга аерым игътибар, хөрмәт күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев