Башлык 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2026 елга бурычлары турында: икътисад
...
2025 ел өчен район бюджеты керемнәре 3,5 миллиард сумга, шәхси керемнәр 1 миллиард 561 миллион сумга үтәлгән. Бу узган елдагыга караганда 8 процентка артык. Бюджет керемнәренең төп чыганагы – НДФЛ. Ул салым акчаларының структурасының 77, 5 процентын тәшкил итә.
Район бюджеты социаль юнәлештә эш алып бара, аның чыгымнары 2025 ел өчен 3,4 миллиард сум тәшкил итте. Бюджетның гомуми күләмендә социаль өлкәгә чыгымнар 80 процент тәшкил итә.
Территориянең икътисад үсешенең төп шартларыннан берсе –нәтиҗәле кадрлар потенциалы. 2026 елның 1 гыйнварына районда 31 эшсез теркәлгән, эшсезлек дәрәҗәсе 0,08 процент тәшкил итә (ТР буенча – 0,16 процент).
2025 елда район предприятиеләрендә 530 яңа эш урыннары булдырылды, шуларның 158е – яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә.
Эшче кадрларга сорау зур булу сәбәпле, бүген хезмәт хакы сизелерлек артты. 2025 елның 11 аенда 72 934 сум тәшкил итте. Елның төп бурычларыннан берсе –хезмәт базарында тотрыклылыкны саклау.
Халыкның мәшгульлеген һәм керемнәрен арттыру максатында дәүләт тарафыннан социаль контракт төрендә социаль яклау чаралары үткәрелә. 2025 елда гражданнар белән 121 соцконтракт төзелгән.
Икътисад территориянең социаль-икътисади үсешенең нигезе булып тора. Районда 2025 ел өчен бәя буенча тулаем территориаль продукт күләме 46 миллиард 170 миллион сум тәшкил итә. Предприятиеләр 38 миллиард 800 миллион сумга продукция төяп җибәрделәр. Сәнәгать җитештерүенең индексы алдагы елда 86, 3 процент тәшкил итте.
2025 елда күрсәткечләрнең түбәнәюе объектив характерда. Без «югары планка» нәтиҗәсе белән очраштык. 2024 елда сәнәгатьнең көчле үсеше югары дәрәҗәгә җиткерде, 2025 елда аны саклап калу катлаулы мәсьәлә булып чыкты. 2024 елда югары күрсәткечләр сыйфатлы икътисади үсешне тәэмин итәргә сәләтле булган производствоның куәтен, кадрлар һәм идарә потенциалының булуын расладылар. Агымдагы һәм киләсе елларга бурыч булып әлеге исбатланган потенциалны тотрыклы, нәтиҗәле һәм рентабельле эш режимына күчерү тора.
Җитештерү күрсәткечләрен күтәрү вариантының берсе булып предприятиеләрнең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашуы тора. Чараларны тормышка ашырудан безнең предприятиеләрнең гомуми икътисади нәтиҗәсе 110 миллион сум тәшкил итә.
Безнең районның үсеш двигателе булып сәнәгать тора. Эре предприятиеләр продукция җитештереп кенә калмыйлар, алар тотрыклылыкны тәшкил итәләр, инфраструктураны үстерәләр һәм безнең һәркайсыбызның тормышын яхшырталар.
«Восток» фәнни-техник үзәге – үзенчәлекле прибор төзү предприятиесе. 2025 елда яңа цех файдалануга тапшырылды, 32 берәмлек жиһаз сатып алынды, электрон компонентлар һәм радиоэлектрон аппаратуралар эшләүгә субсидия алынды.
«Галант» ширкәте – металл эшкәртүче нык үсеп килүче предприятие. Ул үз тирәсенә 7 компаниядән торган төркемне берләштергән. 2025 елда «Галант» эре предприятие статусы алды.
«Яңа технологияләр» компаниясе нефть табу өчен төяп җибәрелә торган җиһазлар җитештерүдә специальләшә. Узган ел 59 берәмлек җиһаз сатып алынды, яңа буяулар цехы һәм төгәлләү детальләре җитештерү участогы эшли башлады.
«Камлит» төяү насослары өчен комплектлар эшләп чыгара. Узган ел производствоны өлешчә модернизацияләү кысаларында ике эретү миче һәм 8 ЧПУ станогы сатып алынды.
«Бетар» компаниясе энергоресурсларны куллануны исәпкә алу һәм мәгълүматны автоматик җыю, эшкәртү һәм тапшыру өчен «Акыллы йорт» системасын эшләде.
«Чистопольский» үсемлек майлары заводы үсемлек майлары һәм түп җитештерүне һәм сатуны елдан-ел арттыра бара.
2025 елда рафинацияләү өчен яңа цех ачылды.
«Ак Кремль» сыра кайнату заводында 2025 елда фильтрлауның яңа системасы җибәрелде. Бу исә айга җитештерү дәрәҗәсен 1,5 миллион даллга кадәр үстерү мөмкинлеге бирде. «ЗМК» Чистай филиалы агымдагы елда производство куәтен, май цехын, эремчек участогын, шулай ук каймак җитештерү участогын модернизацияләүне төгәлләде. Җибәрү, көйләү эшләре бара.
Эре сәнәгать предприятиеләре белән беррәттән районның социаль-икътисади үсешендә кече сәнәгать компанияләре дә әһәмиятле роль уйный.
«Татполимер» компаниясе түбә ябу, сантехник һәм янгынга каршы җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасына запас частьлар да җитештерә. Ел саен җитештерү күләме һәм эш урыннары арта бара.
«Вектор» радиокомпаниясе уңышлы эшләп килә, ул иминлек локаль системаларын әзерләү һәм кую буенча заказлар эшли, шулай ук нефть компанияләре өчен электрның автоном системаларын җитештерә.
«ФтизисБиоМед» – «Вектор» радиокомпаниясенең өстәмә предприятиесе. Бүгенге көндә ясалган медицина ясалма интеллекты ярдәмендә илнең 35 субъектыннан 7 миллион рентгенограмны эшкәртү алып барыла.
Сәгать заводы мәйданчыгында 30 заманча производство компанияләре актив үсә. «Восток» Чистай сәгать заводы акционерлык җәмгыятенә 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Хезмәт фидакарьлеге предприятиесе» исеме бирелде.
Район икътисадына ЖБИ производствосы – «Блок икъ Мастер», спиральвинтлы торбалар әзерләү – «ЧЗГК», гараж җиһазлары җитештерүче – АСО заводы, светодиодлы җиһазлар җитештерү –«Квест» та район икътисадына зур өлеш кертәләр.
Чистай өчен алгарышлы үсеш территориясе статусы икътисади үсешнең саллы катализаторы булды. Ташламалар һәм яклау механизмы 29 компания – резидентны җәлеп итте. Алар эшчәнлекләре башланганнан алып 25 миллиард сум керем алдылар, 4 миллиардтан артык сумга милли проектларны тормышка ашырдылар, 1431 эш урыны булдырдылар.
Түбәндәге резидентларның ачык мисаллары шуны сөйли.
«Барс» аяк киемнәре компаниясе ел саен специальләшкән аяк киемнәре җитештерүне арттыра.
«Уңыш технологиясе» предприятиесе ел әйләнәсе яшеллек үстерү белән шөгыльләнә.
«Чистай пластмассалар заводы» – медицина калдыкларын җыю, саклау һәм юк итү өчен чыгым материаллары һәм җиһазлар җитештерүче һәм куючы.
«Колизей» кирпеч заводы кирпечләр һәм төзелеш катнашмалары җитештерә.
«Тандем» компаниясе брусчатка һәм бордюр ташлары җитештерә.
«Камский пекарь» 70 кә якын икмәк-күмәч әйберләре җитештерә башлады.
«Литейно-механический завод» нефть һәм автомобиль сәнәгате өчен чуен әйберләре җитештерә.
«АВИС» компаниясе авиация техникасы өчен әйберләр җитештерә.
Мобиль телемедицина флюорография комплексы «Таттелемед» алгарышлы үсеш территориясе резидентының ясалма медицина интеллекты белән климатик һәм клиник сынаулар узды, 2025 елда Россия сәламәтлек саклау күзәтчелегеннән теркәү таныклыгы алды.
2025 елда алгарышлы үсеш территориясенең яңа резидентлары булып тагын ике компания барлыкка килде. «Галант-Пласт» предприятиесенең юнәлеше булып пластмассадан һәм силиконнан әйберләр ясау тора. Шулай ук «Чисто Фри» компаниясе «Чистополь» индустриаль паркы территориясендә бәрәңге эшкәртү буенча эшләр башлады. Предприятие тарафыннан 40 мең тоннадан артык бәрәңге эшкәртү күздә тотыла.
«Чистополь» индустриаль паркы районның икътисад үсешендә зур роль уйный. Аның мәйданчыгына 13 предприятие-резидент урнашкан.
Индустриаль парк өчен Икътисад минстрлыгыннан аккредитация алу – аның резидентлары өчен яклауның чаралы пакетын киңәйтүдә төп этап. Моңа бару юлында түбәндәге мәҗбүри шартны үтәргә – идарәче компания оештырырга кирәк. Бу эшләр алып барыла инде.
Шулай ук районның үсеш һәм инвестицияле җәлеп итү нокталары булып шәхси сәнәгать парклары тора. Чистайда бүген алар өчәү. «Стахеева Ю.М.» сәнәгать паркының резиденты булып 22 компания тора, 159 эш урыны булдырылган.
«Центр» сәнәгать паркы 2025 елда аккредитация алды. «Интеграция» шәхси сәнәгать паркы узган ел оештырылды.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше – районның икътисади сәясәтендә төп өстенлек. Бүгенге көндә әлеге өлкәдә 2464 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты һәм 6888 үзмәшгуль эшләп килә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек секторы тулаем территориаль продуктның 28,5 процентын формалаштыра.
Шәһәрнең кулланучылар базарында ваклап сату әйләнешенең үсеше күзәтелә. Бәяләмә буенча агымдагы елда әлеге күрсәткеч 17 миллиард 657 миллион сум яисә алдагы елның 111,6 процентын тәшкил итә. Электрон сәүдә өлеше арту дәвам итә.
Инвестиция эшчәнлеге – районның социаль-икътисади үсешендә төп юнәлеш. Тугыз ай эчендә төп капиталга салынган инвестицияләр күләме 8,5 миллиард сум тәшкил итте. Аның төп өлеше сәнәгать җитештерүе үсешенә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев