Баш саны кимеде, ә савым артты
Районның эре инвесторы терлекчелек белән шөгыльләнүдән туктады, әмма аның урынын ышанычлы төстә фермерлар биләп ала башлады
2022 елда терлекчелек тармагының эш нәтиҗәләре турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Александр Ромадановский сөйли.
– Бүгенге көндә район буенча мөгезле эре терлекнең гомуми саны 15,5 мең башка җиткән. Шулар исәбеннән 6149 баш сыер, шуларның 3 меңнән артыгы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә, 3 меңгә якыны шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм фермерларда асрала. 2022 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт җитештерү күләме 17 553 тоннадан артып китте, 1600 тонна ит җитештерелгән, – дип мәгълүматлар җиткерде Александр Александрович.
Тармак эше турында сөйләгәндә ул игенчеләргә проблемалар белән очрашырга туры килүен, әмма уңай үзгәрешләр дә булуын билгеләп үтте.
– 2021 ел корырак булу сәбәпле, хуҗалыкларга азык әзерләү җиңелләрдән булмады. Шуңа күрә дә беренче ярты елда терлекләрнең азыгы ярлы булды, бу сөт җитештерүдә дә күренә. Әмма икенче ярты елда яхшы яшел масса өлгергәч, ашлык, кукуруз җитәрлек күләмдә булгач, ашату белән проблемалар хәл ителде. Хуҗалыкларга ел ярымга җитәрлек азык запасы: сыйфатлы силос, сенаж әзерләргә мөмкин булды, – дип ассызыклый Александр Ромадановский.
– Кайсы хуҗалыклар узган елда уңышлы эшләде?
– Терлекчелек тармагында Кызыл Ялан авылында урнашкан «Агро Л» хуҗалыгын билгеләп үтәсе килә. 2021 елда анда реконструкция үткәрделәр, зур күләмдә эшләр башкардылар: биналарны, җиһазларны яңарттылар. Таналар сатып алдылар, 2022 елда инде алар үрчем бирделәр. Билгеле, шуннан соң баш саны, савым көтүе артты. Бүгенге көндә узган ел белән чагыштыганда сөт җитештерү ике тапкырга артты. Ел нәтиҗәләре буенча хуҗалыкта 1835 баш мөгезле эре терлек бар, барлыгы 5843 тонна сөт җитештерелгән.
Кайчандыр хуҗалыкта терлекләрне үрчетү белән проблемалар бар иде. Бу юнәлештә хәзер эшне җайладылар – ясалма орлыкландыру буенча хезмәт күрсәтүче компанияләрне чакыралар. Хәзерге шартларда хуҗалык яисә фермер ясалма орлыкландыру кулланмаса, киләчәккә өмет бөтенләй юк. Ясалма орлыкландыру гарантияле, сыйфатлы үрчем алырга мөмкинлек бирә. Теләге булган хуҗалыклар һәм фермерлар нинди юнәлештә эшләүләренә карап, билгеле бер токымны: сөтнекен яисә итнекен сайлый ала.
– Фермерлар арасында кем алда бара?
– Узган ел нәтиҗәләре буенча крестьян- фермер хуҗалыкларында баш саны сизелерлек артты. Бүгенге көндә фермер хуҗалыкларында 1968 баш мөгезле эре терлек бар, бу 2021елдагыга караганда 142 башка артык, шулар исәбеннән 641 сыер, ул 2021 ел дәрәҗәсеннән 144 башка арткан. Сөт җитештерү 10 процентка, ә ит җитештерү 5 процентка артты.
– Хәзер безнең районда терлекчелек белән фермерлар актив шөгыльләнә. Аларның нинди перспективалары бар?
– Фермерларның мөмкинлекләре зур, былтыр эре инвесторларның берсе терлекчелектән үсемлекчелеккә күчте. Кызганычка каршы, шул сәбәпле, бездә терлек башы 3 меңгә якын кимеде. Калган биналарны фермерлар сатып алды. Хәзер алда аларны җайлаштыру бурычы тора. Фермерлар терлек башын планлы рәвештә, юл карталары белән килешенеп үстерәчәкләр.
– Терлекчелекне үстерү өчен нинди чаралар каралган?
– Күп кенә, шулай ук республика һәм федераль ярдәм итү программалары эшләнгән. Мисалга, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар өчен товар һәм токымлы таналар, бер тапкыр бозаулаган сыерлар алу өчен субсидия каралган. Моңардан тыш, лейкоз белән авыраган сыерны алмаштырганда өстәмә рәвештә 10 мең сум акча кире кайтарыла.
Сөт юнәлешендәгә мини-фермаларны төзегәндә дә яхшы ярдәм күрсәтелә. Биредә 8 сыеры булган сөт фермасына 600 мең сум, 3 сыеры булган фермага 300 мең сум күләмендә акча бирелә. Былтыр безнең районда шундый ярдәмне 4 кеше алды.
Быел чебешләр алырга субсидия бирүне яңартырлар дип уйлыйбыз. Ел саен авыл халкы «Агростартап» һәм башка грант программаларында катнаша.
– Республикада терлекчелек тармагын цифрлаштыру буенча зур эш алып барыла. Безнең районда нинди эш башкарылды?
– Теләсә нинди цифрлы программа ул эшне җиңеләйтә торган инструмент. Бүгенге көндә районда барлык терлек башын
тулысынча тиңләштерү бурычы тора. Киләчәктә тиңләштерүдән башка ул терлекнең продукциясен сатып булмаячак. Цифрлаштыру буенча «Молко» хуҗалыгында зур эш башкарылды. Аларда ашату идарәсе һәм көтү исәбе программалары кертелгән. Көтүне исәпкә алу үрчем алырга, терлекләрнең йөрешенә ярдәм итәчәк.
Ашату программасы баланслы азык әзерләргә, төяп җибәрүне, ашату режимын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Болар барысы да җитештерүчәнлеккә йогынты ясый.
Быел цифрлаштыру буенча эшләр дәвам итәчәк. Моңардан тыш, без азык үзәкләре оештырырга уйлыйбыз. Алар фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сыйфатлы, баланслы азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев