Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Барысы да йөгерә, йөгерә, йөгерә...

Безнең район Бөтендөнья йөгерү көненә кушылды. «Татарстан кроссы- 2020» масса ярышларында йөгерү буенча үзләренең көчләрен сынарга теләүчеләр аз түгел иде.

Чират буенча дистанциягә мәктәп укучылары, вуз һәм махсус уку йортлары студентлары, оешма һәм предприятие эшчеләре чыкты. Йөгерүгә болытлы көн дә комачаулык итмәде.

Йөгерешчеләр модульле чаңгы базасы янында старт алдылар. Финиш та анда булды. Алар 2020 метрга сузылган дистанцияне үттеләр.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спортчылар тигез юлдан гына йөгермәделәр.

Гадәттә кросс трассасы урман зонасында аркылы кисеш­кән җирлектә яисә ачык киңлектә үтә. Гадәттә ярышлар көзен һәм кышын үткәрелә. Әлеге ярышларны үткәрү урыны яңа түгеллеген билгеләп үтәсем килә. Совет елларында да пристань урманында «сәламәтлек сукмагында» да кросслар үткәрелде. Барысына да катнашканнары өчен рәхмәт җиткерәсе килә, – диде ярышларның баш судьясы Юрий Ильин.

Юрий Владимирович ачык­лык керткәнчә, мондый ярышларны үткәрү спорт бүлегенә чистайлыларны ГТО нормаларын бирергә әзерләргә, шулай ук Чистай районы җыелма командасына катнашучыларны сайлап алырга мөмкинлек бирә. – Мин җиңел йөгердем, дистанцияне үткәндә аерым авырлыклар сизмәдем. Миңа спорт­ны яратуым ярдәм итте, мин җиңел атлетика, футбол, волейбол, белән шөгыльләнәм, бер сүз белән әйткәндә, актив яшәү рәвеше алып барам һәм бик теләп төрле ярышларда катнашам, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты 5нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Александр Дойников. Ул йөгерүдә беренче урынны яулады. Йөгерүчеләр өчен үзеңне тикшерергә, аралашырга, вакытыңны файдалы үткәрергә мөмкинлек иде бу.

 Яшьтән үк спорт ярышларында катнашырга яратам, шул исәптән йөгерү буенча ярышларда да. Әлеге кросста үзем эшләүче оешманы яклап хезмәттәшләрем белән ярышта катнаштым. Мин актив яшәү рәвеше алып барырга тырышам, вакытым булганда дус кызым белән йөгерәбез, кышын чаңгыда шуабыз. Спорт кәефне күтәрә, ул сәламәтлек өчен файдалы, шуңа күрә мин бик теләп саф һавада дистанциягә йөгердем, башка катгнашучылар белән аралаштым, – дип билгеләп үтте Чистай су каналы хезмәткәре Екатерина Сапарина. Ул өченче урынны яулады.

Каргалы гимназиясенең укытучы-тренеры Илшат Кәлимуллинның бер генә көне дә күнекмәләрдән башка узмый.Ул да йөгерүдә катнашты.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Миңа хәтта үземнең тренерым да һәр шахматчы актив тормыш рәвеше алып барырга тиеш дип әйтә иде. Шуңа күрә дә мин кросста катнашырга, үземнең мөмкинлекләремне сынарга уйладым. Әйтергә кирәк, минем өчен бу өстәмә тренировка, чөнки мин көн саен шөгыльләнәм, герлар күтәрәм, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Илшат Ирек улы.

Йөгереш вакытында тамашачылар һәм тренерлар тарафыннан спортчыларга көч-куәт өстәп, «Бирешмә! Бирешмә! Аз гына калды!», «Афәрин! Азакка хәтле түз!» дигән тавышлар ишетелеп торды. Һәр катнашучыны финишта көчле алкышлар белән каршы алдылар.

Бу көнне әлеге дистанцияне Скандинавия йөрешен яратучылар да үтте. Әлеге төр спорт өчен махсус таякчыкларны Татарстан Дәүләт Советының III-V чакырылыш депутаты, Чистайның Мактаулы гражданины Виктор Смыков бүләк итте.

Виктор Васильевич безгә Скандинавия йөреше өчен 100 пар таякчык бүләк итте. Без аңа моның өчен зур рәхмәт белдерәбез. Спортның әлеге төре белән шөгыльләнүчеләр көннән көн арта, шуңа күрә әлеге таякчыклар зур сорау белән файдаланыла. Барлык теләүчеләр әлеге таякчыкларны чаңгы базасы бинасында прокатка ала алалар, – дип ачыклык кертә спорт бүлеге начальнигы Владимир Толоконников.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев