Барыбыз да өмәгә чыгыйк!
Санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
Апрель-май айларында, гадәттәгечә, шәһәр паркларын, бакчаларны, ишегалларын, урамнарны төзекләндерү буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрелә. Ел саен экологик акциягә шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары кушыла.
Бу атнада өмәләргә балалар сәнгать мәктәбе, Скарятин бакчасы, шәһәр һәм районның мәгариф һәм мәдәни учреждениеләре, Чистай муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, шәһәр башкарма комитеты, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре коллективлары чыкты.
Көрәк, себерке, тырма белән коралланып, кайбер коллективлар учреждение янындагы территорияләрне тәртипкә китерделәр, ә кемдер парк һәм бакчаларны җыештыруга кушылды.
Битараф булмаган чистайлылар көче белән Скарятин бакчасы, Геройлар Аллеясы, яр буе, балалар сәнгать мәктәбе, мәдәни-ял итү үзәге, «Чистай» мәдәни үзәге һәм башка җәмәгать киңлекләре чистартылды.
Массакүләм чәршәмбе һәм шимбә өмәләреннән кала, икеайлык чорында экологлар хезмәте эше дә көчәйтелде. Алар даими рәвештә рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр.
– Без шәһәр һәм район башкарма комитетлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, эш планы-графигы төзелде. Без чүп-чар җыелган урыннарны күзәтәбез. Икеайлыкның беренче ике атнасында 13 рөхсәтсез чүплек ачыкланды. Бу территорияләр өчен җаваплы затларга карата беркетмәләр төзелде. Мондый тикшерүләр дәвам итәчәк. Шулай ук бакча ширкәтләре, гараж кооперативлары да безнең хезмәткәрләребез игътибарыннан читтә калмаячак. Моннан тыш, Экология министрлыгы да территорияләрне һавадан күзәтәчәк, – дип сөйләде ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, экологлар чисталыкны күзәтеп кенә калмыйлар, үзләре дә төзекләндерүдә актив катнашалар, территорияләрне тәртипкә китерү буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрәләр.
Бу атнада, шимбә көнне, 24 апрельдә, Бөтенроссия өмәсе узачак. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов халыкны анда актив катнашырга чакырды. Мөрәҗәгатьне ул социаль челтәрләрдә үз битләрендә урнаштырды һәм атна саен үткәрелә торган киңәшмә-планеркада җиткерде.
– Шәһәребез паркларына, бакчаларына, ишегалларына, подъездларга бергәләп күз салыйк, анда чүп-чарны җыеп, яшел үсентеләрне тәртипкә китереп кенә калмыйча, аларны чисталыкта тотарга тырышырга кирәк. Элеккеге вакытлардагы кебек үк, урамнарыбызга һәм мәйданчыкларыбызга чыгыйк, коймаларны рәтләп куйыйк, түр-бакчаларны, тротуарларны төзекләндерик. Агач һәм куакларның артык ботакларын кисеп, кәүсәләрен агартыйк, яңа агачлар һәм куаклар утыртыйк, – дип өндәде Дмитрий Иванов.
Ул шулай ук чистайлы лар ның территорияләрне чистартуда һәм төзеклән дерүдә актив катнашачагына ышаныч белдерде:
– Безнең чакыруыбыз предприятие, учреждение, оешмаларның хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр – шәһәребезне һәм районыбызны чын күңелдән яратучылар тарафыннан хупланыр дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев