Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Барыбыз да чаңгыга басыйк!

Спортчылар һәм актив ял итәргә яратучылар өчен шатлыклы вакыйга булды.

Яңа ел алдыннан яңа модульле чаңгы базасы ачылды. Объект «Татнефть-Олимп» стадионы базасында барлыкка килде.

Тантаналы чарага барысы да: чаңгы спортының нәрсә икәнен яхшы белүче спорт ветераннары да, яшь спортчылар һәм чаңгы шуарга яратучылар да әзер иде. Салкын кичә бирегә җыелучылар өчен проблема булмады, һава торышы чаңгы сезонын башлап җибәрү өчен тулысынча туры килде.

Чистайлыларның кышкы спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде, модульле чаңгы базасы барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, шулай ук модульле чаңгы базалары төзү республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзеделәр. Базаның урнашу урыны шәһәр халкы һәм кунаклар өчен бик уңайлы. Ул Энгельс урамы, 140 адресы буенча урнашкан. Якында гына яктыртылган чаңгы трассасы – чаңгыда йөрү һәм актив ял итү өчен менә дигән урын.

Мәйданы 135 квадрат метр тәшкил иткән бинада кереп җылынырга мөмкин булган иркен фойе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен киенү-чишенү, душ бүлмәләре, санузел, тренерлар бүлмәсе, чаңгы бирү бүлмәсе бар, анда кирәк-яраклар белән 200 пардан артык чаңгы бар.

Урманда чакрым ярым чаңгы эзе салган зур заманча кар чанасын күрмичә мөмкин түгел, ул яңа база янында басып тора иде.

Тантаналы ачуда мөхтәрәм кунак­лар катнашты. Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов моның спортчылар өчен генә түгел, ә яшьләрне һәм шәһәр халкын физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен дә мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте.

– Спорт белән бәйле булган бала чагымны искә төшерәм. Без малайлар белән иске чаңгы базасына даи­ми йөрүчеләр идек. Тимераякта, чаңгыда шудык. Вакыт бер урында гына тормый. Безнең республикада кырыктан артык программа эшли, шуларның берсе – спортны үстерү. Чистайлылар яңа чаңгы базасы турында күптән хыялландылар. Ул безнең районда чаңгы спортын үстерүгә ярдәм итәчәк дип уйлыйм, – диде Эдуард Рөстәм улы.

Авыл спортчылары арасында чаңгы ярышлары буенча республика чемпионы Юрий Никитин та яшьләргә теләкләрен җиткерде.

– Спорт белән шөгыльләнегез һәм аны беркайчан да ташламагыз. Саф һавада шуу сәламәтлекне ныгыта, чыныктыра, чыдамлыкны, рухи көчне, җитезлекне үстерә, – диде спортчы.

Чаңгы ярышлары буенча баш тренер Анатолий Мисолин чистайлыларга шундый бүләк ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Советлар Союзының спорт мастеры, Татарстанның атказанган хезмәткәре Равил Минапов та бу вакыйгадан читтә кала алмады.

– Иске чаңгы базасы инде үзенекен хезмәт итте. Аны ачканда без әле балалар гына идек. Җылы хатирәләр нәкъ менә шушы урын белән бәйле. Әмма яңа модульле чаңгы базасына ихтыяҗ күптән барлыкка килде, – ди Равил Ибраһим улы.

Ул ассызыклаганча, база янында урнашкан яктыртылган чаңгы трассасы бары тик массакүләм шуу өчен генә каралган. Зона, республика ярышларын үткәрү өчен күтәрелү, төшү урыннары кирәк, ягъни трассаны катлауландыру зарур. Бу хыял гына түгел, ә тиздән ирешеләчәк максат.

Шуннан соң Кыш бабай һәм Кар кызы өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар үткәрделәр, бергәләп әйлән-бәйлән әйләнделәр, бер-берсенә бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Малайлар һәм кызлар буш кул белән китмәделәр, алар татлы бүләкләр алдылар.

Күпләр чаңгы трассасын сынап карадылар. Кечкенә спортчылар Яңа ел ялларына аеруча сөенде. Кемдер чаңгыда беренче адымнарын ясады, кемдер берничә чакрымны ышанычлы үтте, ә кемдер урман тавыннан рәхәтләнеп чанада шуды. Әлеге яшь спортчыларга карап, сәламәт буын үсә, дип ышанып әйтергә була.

Беренчеләрдән булып Сергей Булгаков яңа чаңгыларны сынап карады. Аның гаилә әгъзалары яңа чаңгы базасы ачылу турында белүгә үк, трассаны яуларга килгәннәр.

– Шәһәребездә заманча чаңгы базасы булуы сөендерә. Трасса матур, бигрәк тә кичке вакытта. Чаңгыга күптән басканым юк, хәзер ешрак йөрербез дип уйлыйм. Бу төп бүләккә – сәламәтлеккә бер адым, – дип кичерешләре белән уртаклаша Сергей.

Яңа чаңгы сезонын ачу шундый тантаналы һәм матур булды. Модульле чаңгы базасы спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр өчен ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев