«Бар эшкә күңелемне бирәм»
Кайгыртучан әни, уңган хуҗабикә, сөйкемле, яшь хатын-кыз, яраткан ире өчен ышанычлы тыл – үзен гаиләсенә багышлаган Резидә Сафиуллина турындагы әлеге язманы шушы сүзләр белән башлыйсы килә.
Ире Илгиз белән алар 13 ел бергә гомер итәләр, өч уллары үсеп килә. Сафиуллиннар Исләй авылында яшиләр. Гаилә башлыгы фермерлык белән шөгыльләнә, ә Резидә балаларын тәрбияли, хуҗалыкны карый, ә ул аларда зур, өй учагын саклый.
– Миңа хуҗабикә булу, күп вакытны балалар белән үткәрү, аларны кайгырту, өйдә уңайлылык, гармонияле атмосфера тудыру, якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйлау, көннең уңышлы үтүен теләп, аларны мәктәпкә, эшкә озату, ә кичен ачык йөз белән каршы алу ошый, – ди Резидә.
Сафиуллиннар гаиләсе шәхси йортта яши, янәшәдә генә зур бакчалары бар, сыерлар, бозаулар, тавыклар, ә җәен үрдәк-казлар асрыйлар. Күп балалы әнинең барысына да вакыты һәм көче җитә.
– Барысына да ничек өлгерәсез һәм кайчан ял итәсез? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Дөресен генә әйткәндә, белмим, – ди елмаеп Резидә. – Мөгаен, барысын да яратып һәм күңелемне биреп башкаргангадыр, барысына да өлгерәм. Иртә торам, гаиләм өчен иртәнге ашны әзерләгәндә, башымда
бер-бер артлы көне буена планлаштырылган эшләрне барлыйм һәм кайсы мөһимрәк шуннан башлыйм. Бигрәк тә җәй көне эш күп. Ирем бу вакытта иртә таңнан төнгә кадәр эштә, авыл хуҗалыгында башкача булмый. Ул крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләгәнгә, эшчеләребез дә бар, чәчү һәм урып-җыю эшләре чорында алар өчен төшке аш әзерлим. Кайчагында, әлбәттә, авырга туры килә, әмма берни дә эшләп булмый, һәр эшнең үз авырлыклары бар, – дип сөйли Резидә Сафиуллина.
Җәмгыятьтә хуҗабикәнең билгеле бер стереотибы булуы сер түгел. Күбесе аны юу, җыештыру, ашарга пешерү белән шөгыльләнүдән тәмам арыган хатын-кыз итеп күз алдына китерә, ә кызыклы тормыш аны читләтеп уза кебек тоела. Әмма бу Резидә Сафиуллина турында түгел, көндәлек эшләр арасында ул һәрвакыт үзе өчен вакыт таба.
– Мин инде күп еллар руль артында йөрим. Шуңа күрә үзем өчен уңайлы булган теләсә кайсы вакытта кирәкле урынга бара алам. Менә, мәсәлән, мин даими рәвештә шәһәргә фитнес белән шөгыльләнергә, балалар белән төрле мәдәни чараларга йөрим һәм Чистайда гына да түгел. Еш кына гаиләбез белән бергә башка шәһәрләргә барабыз. Күптән түгел мин челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башладым, көненә берничә сәгать читтән торып эшлим, моның белән мавыктым, тагын бер шөгылем барлыкка килде. Минем башлангычымны, хәер, һәрвакыттагыча кебек үк, ирем дә хуплады. Илгиз – минем ышанычлы һәм ныклы терәгем. Соңгы елларда мин китаплар күп укый башладым. Бу минем өчен үзенә күрә ял һәм, әлбәттә, үзлектән үсү, – ди Резидә.
Минем әңгәмәдәшем авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, атнага бер тапкыр авыл мәчетенә йөри, кыскасы, барысына да өлгерә.
– Теләк кенә булсын! Мин үзем турында бәхетле хатын-кыз дип тулы ышаныч белән әйтә алам, чөнки үзем белән гармониядә, яраткан кешеләрем янәшәсендә яшим. Ә кеше бәхетле булганда, бу аның якыннарына да уңай тәэсир итә, кулыннан бөтен эш килә һәм мөмкинлекләре дә күпкә күбрәк була. Мөлаем хатын-кызлар, бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев