Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Банк хезмәткәре»нә ышанып, акчасын югалткан

Полиция бүлегенә Чистайда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул телефон мошенникларының тозагына эләгүе турында сөйләгән.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа үзен банк хезмәткәре дип таныштырган чит кеше шалтыраткан. Ул хатын-кызга кемнеңдер ышаныч кәгазе буенча аның исеменә кредит алырга омтылуын сөйләгән. Әгәр ул беркемгә дә мондый хокукны бирмәгән булса, кредитны тиз арада яңадан рәсмиләштерергә һәм акчаны куркынычсыз счетка күчерергә кирәклеген хәбәр иткән.

Хатын-кыз югалып калган. Ул барысын да онлайн режимда мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алмаячагын әйткән. Аннары мошенник хатын-кызга телефонга онлайн керү программасын ничек урнаштырырга кирәклеген аңлаткан. Аның шәхси кабинетына керә алгач, ул хатын-кызның счетыннан 66 мең сум күләмендә акча күчергән.

Әлеге очрак буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев