Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкларны кислород җитмәүдән «тергезделәр»

Әлеге операция белән биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы хезмәткәрләре җитәкчелек итте.

Елганы кислород белән баету өчен 200ләп бәке борауланды.

Карда йөрү машинасында озын юл, җилле, юеш яңгыр балыкларны коткару операциясенә киртә була алмады. Нәкъ менә февраль аенда сулыкларда бозлар калыная һәм шуңа күрә су астында яшәүчеләрдә кислород кытлыгы башлана. Шундый стресс булганга күрә балыклар кармакка да эләкми башлый диләр балыкчылар.Алар әлеге вәзгыятьне иң яхшы аңлаучылар, шуңа күрә «тергезүчеләр» үзләре дә ир-егетләр.

Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, шулай ук «Чиста болыннар» табигый тыю­лыгы хезмәткәрләре Прость елгасына чыктылар һәм эшкә керештеләр. Берәүләр алдан ук борауланган бәкеләрне тутыру өчен коры камышлар әзерләде. Нәкъ менә алар һава үткәргечләр булып торалар.

Биоресурсларны саклау буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре әйтүенчә, әгәр дә балыкчылар балык үлүне бетерү буенча ныклап кызыксынсалар, әлеге акция киңрәк тә колач алыр иде.

– Бүгенге көндә бәке бораулыйлар – минималь финанс чыгымнары таләп итүче иң нәтиҗәле юл. Бу уртак эшебез булганга без яшьләрне дә җәлеп итәбез. Балыкчылардан да ярдәм булса, бик тә яхшы булыр иде. Булдыралганча, бәкегә балык тотканнан соң алдан әзерләнгән камыш куярга кирәк, – дип сөйли биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт комитеты белгече Роман Гринин.

ДОССАФ техник мәктәбе курсантлары Эдуард Калмыков һәм Раил Сафин да әлеге мавыктыргыч һәм файдалы чарада катнашу теләге белдерделәр.Алар үзләре безнең районныкылар түгел. Мондый акция турында элек тә ишеткән булганнар, әмма катнашулары беренче тапкыр гына.

– Дөресен генә әйткәндә, безгә күбрәк җәен балык тоту ошый. Әмма хәзер балык күп­ләп үлсә, җәен дә алар аз булачак билгеле. Без акциядә катнашуыбызга бик шат. Иң авыры – бәкеләр бораулау. Әмма электр техникасы ярдәме белән без бу мәсьәләне дә тиз хәл иттек, – дип тәэсирләре белән уртаклаша егетләр.

Берәүләр бәке тишкәндә, икенчеләре аларга камышлар салдылар. Ярты сәгать эчендә акциядә катнашучылар 200дән артык бәке ясарга өлгерделәр дә инде.

Тыюлык хезмәткәрләре сөйләвенчә, әлеге юнәлештә эшләр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау акциясе бөтен Татарстан буенча бара. Беренче тапкыр әлеге «Балыкны яшәтик» акциясе 2019 елда узган иде. 2021 елның кышкы чорына шундый чаралар 17 яр буе муниципаль районнарында, шулай ук Татарстанның аерым сакланучы сулыкларында үтәчәк.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев