Балыкка кислород кирәк!
Четырчы авылында Плотское күлендә 200гә якын бәке борауладылар һәм суны кислород белән баеттылар
Кар автомобильләрендә ерак юл һәм зәһәр җил балыкларны коткару операциясен үткәрү өчен киртә түгел. Нәкъ менә февральдә сулыкларда боз юкара һәм су астында яшәүчеләрдә кислород кытлыгы башлана. Балыкчылар әйтүенчә, балыкның кабуы начарая, ә иң уяу балыкчылар әлеге вәзгыятьне төзәтә алалар: балык тоту тәмамланганда сабаклары аша суга кислород эләксен өчен бәкеләргә камышлар куялар. Әмма бу гына җитәрлек түгел әле.
Балыкларны үлемнән саклау өчен ТР Дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре һәм «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре яңа җиһаз – аэратор ярдәмендә махсус чаралар үткәрәләр.
– Берничә артосферага басымлы мотокомпрессор тирәннән өслеккә күкертле углерод кысып чыгаручы атмосфера һавасы бирә. Әлеге процессны аквариумдагы газ алмашыну белән чагыштырырга мөмкин, монда бары киң күләмдә үткәрелә. Аэрация балыкка гына түгел, су астында яшәүче моллюскаларга, кышын су астында кышлаучы бөҗәкләргә, җир-су хайваннарына да исән калырга ярдәм итә, – ди биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Чистай районы буенча районара бүлек начальнигы Линар Гыйльметдинов.
Аэратор эшен күзәтү мавыктыргыч. Карап торышка әлеге аппарат тирәсенә бәкеләр борауланган зур сигезаякка охшаган. Компрессорны кабызгач, анда су ургылып ага башлый. Мондый күренешне Чистайда беренче тапкыр күзәткәннәр. Акцияне үткәргәндә аэратор алыштыргысыз ярдәмче булачак.
Биредә белгечләр 200 бәке борулаганнар. Әлеге чаралар язга кадәр күлләрдә кирәкле күләмдә кислород тотарга мөмкинлек бирә. Бу эштә ДОСААФ техник мәктәбендә укучылар һәм Казан федераль университетының табигатьне тергезү һәм судан файдалану кафедрасы студентлары ярдәм итте. Берәүләр бәкеләр бораулаганда икенчеләре аларга камышлар бәйләме салдылар.
– Без мондый акцияне ел саен берничә этапта үткәрәбез. Язын, мәсәлән, ясалма уылдык чәчү урыннары куела. Ә кышын, сулыкларда кислород күләме чикле булганда, бозда махсус бәкеләр ясала һәм анда камыш сабаклары куела. Мондый эшне студентлар белән үткәрү файдалы. Алар проблема турында беләләр һәм ярдәм итәргә тырышалар. Биредә балыкчыларның үзләренең дә уяу булулары кирәк. Алар белән агарту эшләре алып барабыз, – дип билгеләп үтте «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы начальнигы Максим Улыбин.
Алмаз Хәсәнов безнең як егете түгел. Бу акция турында ишеткән булган, әмма анда беренче тапкыр катнаша. Төркемдәшләре белән алар экологиягә үз өлешләрен керттеләр. Әле аларга аэрация вакытында күлдә кислородны контрольдә тоту эшен дә йөкләгәннәр.
Шулай итеп, яңа борауланган бәкеләрдә кислород күләме литрга 3 миллиграмм булса, бәкеләрдә аэрация үткәргәч, аэратордан 50 метр ераклыктагы сулыкларда да күрсәткеч 9,5кә күтәрелде. Нәтиҗәсе күз алдында.
– Безгә барыбызга да болар турында белү, аеруча эшләп карау кызыклы булды. Әлеге эш мавыктыргыч, иң мөһиме – табигать өчен файдалы. Җәйге чорда да балыкларның хәле моңа бәйле. Шулай итеп, белеп, аңлап эшләргә генә кирәк, – дип тәэсирләре белән бүлешә Алмаз.
Егетләргә табигатьне тергезү һәм судан файдалану кафедрасы ассистенты Наил Назаров ярдәм итте. Ул Чистайга егетләр белән бергә акциядә катнашу өчен килгән. Аның сүзләренчә, студентлар өчен яхшы практика. Шулай итеп булачак экологлар табигатькә сакчыл карарга гына өйрәнеп калмыйлар, аның ресурсларын сакларга ярдәм дә итәләр.
ДОССАФ техник мәктәбе укучылары да берничә бәке борауладылар. Заманча техника булу да бик ярап куйды.
– Эш авыр түгел. Без үзебез өчен дә күп нәрсә ачтык, игелекле эш тә башкардык. Дәресләрне ачык һавада файдалы итеп үткәрдек. Бүген исә камышларны бәкегә төшерер алдыннан аларның башларын йолкырга икәнен дә белдек. Шул очракта гына алар торба сыман булып һава үткәрүче була алалар.
Барлык студентларны да кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре һәм «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгының белгечләре егетләрдән балык тотуның нинди төре белән мавыгулары турында сораштылар.
Хәзер балыкларга кислород бик кирәк.
Шуңа күрә белгечләр кар белән капланган сулыкларга бер генә тапкыр бармаслар әле.
Акциянең алдагы этабы уылдык чәчү чорына билгеләнде. Ул биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре студентлар белән бергә ясалм уылдык чәчү урыннары куелган вакытка планлаштырыла. Бу исә су тирбәлеп торган вакытта нәтиҗәле уылдык чәчәргә ярдәм итәчәк. Татарстанда, шул исәптән Чистайда да уылдык чәчү 25 апрельдән 5 июньгә хәтле үтәчәк.
Сүз уңаенда
«Балык булсын!» акциясе 2018 елда старт алды, шуннан бирле бар республикада актив үткәрелә. Ул вакытта кыш бик карлы иде, без балыкчылардан сулыкларда һәм күлләрдә балыкларның «януы», кислород җитешмәүдән тончыгулары турында хәбәрләр алдык. Күп күләмдә явым-төшем булганда кар бозга басым ясый, аңа тыгыз булып ябыша. Су астында исә кислород юк, шуңа күрә балыклар үлә.
Белешмә өчен
Плотское күлендә төрле балыклар бар. Әлеге территориядә балык тоту «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы кагыйдәләре буенча рөхсәт ителә, ә менә анда мото һәм автотранспортта йөрү һәм басып тору тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев